Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Педагогическая мастерская 15.11.2017

В рамках выполнения ГЗ Министерства образования и науки РТ под руководителем семинара заведующей лабораторией инклюзивного образования ГАОУ ДПО ИРО РТ Морозовой А.Н. прошел семинар "Коррекционное (специальное) направление педагогической практики.Основные тенденции для учителей-логопедов, дефектологов, психологов, воспитателей", где учитель-логопед Халимова М.Р. провела мастер-класс по "Предупреждению дисграфии у дошкольников с нарушениями речи".
-
"Сюжетлы-рольле уеннар" 14.11.2017

Икенче кечкенәләр төркеме балалары сюжетлы-рольле уеннарны бик яратып уйныйлар. (тәрбиячеләре Хазиева А.Х) Балаларның бу уеннарны уйнаганда кызыксынучанлыклары арта, мөстәкыйльлекләре үсә, уртак телне тиз табуларына ирешәләр. Бу уеннар вакытында бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәт тә тәрбияләнә.
-
Курчакларга сушкилар. 10.11.2017

Бүген 1 нче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары (Хамидуллина Резеда Ринатовна) белән эвәләү белем бирү эшчәнлегендә курчакларга сушкилар эвәләделәр. Алар бу эшне бик теләп тырышып башкардылар, курчакларны сыйлау аларның күңелләрен күтәрде.
-
"Йон бияләй" 10.11.2017

Балаларны татар халкының кул эшләре белән таныштыру, халкыбызның кул эшләре белән кызыксыну, чисталык, пөхтәлек, тырышлык, киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан уртанчылар төркеменә әби кунакка килде. Ул үзе белән йон җебеннән ясалган йомгаклар алып килде. Балалар йомгаклар белән таныштылар. Алар йомгакларны сүтеп,җепне урый-урый йомгаклар килеп чыгуын , йомгакларның түгәрәк формасында булганын аңладылар. Йон җебен кулларына тотып карап аның калын, җылы, йомшак икәнен белделәр. Әби белән балалар йон җебе нәрсә өчен кирәк, аннан нәрсәләр бәйләп булганы турында сөйләштеләр. Әбинең кәрзинендәге буталып беткән бияләйләрнең парларын табарга булыштылар. Бияләйләр белән перчаткалар нәрсәләре белән аерылып торуын ачыкладылар, кешеләргә бияләй һәм перчаткаларның ни өчен кирәк булуы турында сөйләштеләр. Соңыннан балалар курчакларыбызга матур бияләйләр ясап бирделәр (тәрбияче Ханова Г.Р.)
-
"Куянкайда кунакта" 10.11.2017

Бүген уртанчылар төркеме балалары (тәрбияче Хайриева Г.Т.) “Әдәплелек дәресләре. Табын янында. Киемнәр дә безне бизиләр” атналыгының йомгаклау чарасы буларак ”Куянкайда кунакта “ ситуациясен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Куянкайга кунакка килгән әдәпсез Алсу курчак мисалында кунакта үз- үзеңне ничек тотарга кирәклекне, табын янында матур утыру, дөрес тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
-
Күңелле очрашу 09.11.2017

Мәктэпкә әзерлек төркеменен инглиз теле шөгыленә Белмәмеш кунакка килгән иде. Алар бергәләшеп , “Уенчыклар” кибетенә бардылар.Күңелләренә хуш килгән уенчыкларны сатып алдылар. “Кәрзиндз ниләр бар?, “ Тупны тот” һ. б. уеннарны уйнарга өлгерделәр. Сонынннан бергәләшеп җыр тыңладылар.
-
“Юеш кәгазьдә рәсем ясау” 08.11.2017

Балаларны акварель буяулары б/н таныштыруны д.и; буяуларны дөрес һәм пөхтә итеп кулланырга өйрәтү, балаларны пумала б/н дөрес эшләргә өйрәтү; төп төсләр буенча алган белемнәрне ныгыту, яңа төсләр б/н таныштыру, төсне тою хисен үстерү, рәсем ясауга кызыксыну уяту.
-
"Китап-киңәшчең синең". 03.11.2017

Атна темасы уңаеннан, икенче кечкенәләр төркеме әти-әниләре, кулдан кызыклы, эчтәлекле, матур китаплар ясап алып килделәр. Бу китапларны күргәннән соң әти-әниләрнең фантазияләренең бик бай булуы ачыкланды. Әти-әниләренең ясалган китаплары белән, тәрбиячеләре Хазиева А. Х укып-таныштыргач, балалар сөенеп, горурлык хисләре кичерделәр.
-
Китапханәгә сәяхәт 03.11.2017

Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Ханова Г.Р. һәм тәрбияче ярдәмчесе Сибгатуллина З.С. белән “Китап киңәшчең синең” темасы атналыгын йомгаклап китапханәгә экскурсиягә бардылар. Балаларны китапханәче Алсу Дамировна каршы алды. Ул балаларга китапханә сүзенең кайдан килеп чыгуы турында бик кызыклы хикәя сөйләде, балаларны төрле китаплар белән таныштырды, китапларны ничек кулланырга һәм ничек сакларга кирәк икәнен аңлатты. Соңыннан балалар төрле табышмакларга җаваплар эзләделәр, мультфильм геройлары белән бергәләп биеделәр. Балалар бик яратып татар телендә “Су анасы”, “Куян кызы”, “Ике кыз” мультфильмнарын карадылар, китапханәгә экскурсиядән бик канәгать булып кайттылар.
-
Китапханәгә экскурсия. 02.11.2017

Зурлар төркеме балалары китапханә белән танышу максатыннан Саба үзәк китапханәседә булдылар. Тәрбиячеләре Галия Гаптелфартовна, Сиреня Садриевна ,тәрбияче ярдәмчеләре Юлия Раисовна, Ләйлә Фаритовна белән берлектә китапханәгә бару юлын өйрәнделәр. Китапханәче Алсу Дамировна китап, аның кайдан килүе, китапханәче хезмәте турында балаларның белемнәрен киңәйтте, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләде, китап карау, укуга, белемгә омтылыш тәрбияләде, китапларга карата сак караш, хөрмәт тәрбияләде. Китапларны ничек дәвалап булуын күрсәтте. Балалар, татарча мультфильмнар карап, китапханәдән чыкканда рухи азык алып чыктылар.












