Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
"Я - за мир на дорогах" 12.04.2018

Поздравляем воспитанника подготовительной группы Ханова Самира, занявшего первое место в районном конкурсе детского рисунка "Я -за мир на дорогах", в номинации "Я сам,я сама". Желаем Самиру дальнейших успехов и побед!!!
-
Ачык эшчәнлекләр карадык 11.04.2018

Бүген, еллык эш планы нигезендә, тәрбиячеләребез өчен ачык эшчәнлекләр күрсәтелде. Уртанчылар төркемендә Якупова Г.Г. математикадан "Куян бездә кунакта", мәктәпкә әзерлек төркемендә Ханова Г.Р. интегральләштерелгән "Салават күпере төсләрендәге куяннар" һәм музыка җитәкчесе Галимуллина А.Р. "Путешествие в космос" темаларына эшчәнлекләр күрсәттеләр.Педагоглар шөгыльләрен ФДББС таләпләренә туры китереп төзегәннәр иде, һәрберсе кызыклы һәм нәтиҗәле булды.
-
"Кичке якта уеннар" 10.04.2018

Икенче кечкенәләр төркеме балалары кичке якта өстәл уеннарын бик теләп уйныйлар. Алар таякчыклардан төрле предметлар ясап уйнарга бик яраталар.
-
“Макулатура тапшыр –агачны коткар!” 09.04.2018

Республикабызда 1 апрельдан “Макулатура тапшыр –агачны коткар!” акциясе старт алды. Проектның бурычлары булып халыкның экология өлкәсендә аң-белемен арттыру, киләчәк буыннарга табигатьне саклап калу теләген көчәйтү тора. Безнең “Кыңгырау” балалар бакчасы бу акциядә актив катнашты. Әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре көче белән 425 кг макулатура җыеп тапшырылды.
-
Без булдырабыз ! 06.04.2018

Бүген район күләмендә балалар бакчалары арасында теннис ярышы булып үтте. “Кыңгырау” балалар бакчасы I урынга лаек булды. Бу ярышта балалар үзләренен осталыкларын, җитезлекләрен, булганлыкларын тагын бер кат исбатладылар.Афәрин, балалар! Сез безнең горурлыгыбыз.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын!!! 06.04.2018

Бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды! Балалар яз турында шигырьләр сөйләп, җырларын җырлап Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Нәүрүзбикә дә буш кул белән килмәде, балаларга күчтәнәч алып килде.
-
Чәчәкләр патшалыгында 05.04.2018

Зурлар төркеме.Рәсем шөгеле. Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргә карап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрә белергә , табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калдыруларына ирешү.Балаларга экологик тәрбия бирү..Чиста, пөхтә ясау күнекмәләре булдыру.
-
“Кошлар кайта җылы яклардан” 05.04.2018

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары рәсем белем бирү эшчәнлегендә атна темасы уңаеннан (“Кошлар кайта җылы яклардан”) сыерчык оясы ясадылар. “Уңган сыерчык” дигән шигырьне сөйләп шөгыльне тагын да тулыландырдылар.
-
Әкияти тутый кош. 04.04.2018

Бүген зурлар төркеме балалары кисеп ябыштыру шөгылендә Экияти кош образын аерым олешлэрен hэм сурэт детальлэрен бизэргэ ойрэнделәр. Активлык, ижадилык, матур эшлэрне аера белу, алар турында сойлэу, кузаллауны устеру максаты куелган иде. Рэсемдэ поэтик образ тудырырга, туры килуче тослэр гаммасын сайларга ойрэту бурычы куелды. Акварель белэн ясау, пумала hэм буяулар белэн дорес куллана белулэрен ныгыту остендә эшләнде. Образлы, эстетик кузаллауларын устерүгә басым ясалды. Экияти кош образын бизәү балаларда зур кызыксыну уятты. Алар шөгыльдә бик теләп катнаштылар.
-
Дымка әтәче 03.04.2018

Әтәч елы үтте диеп,
Тормадык без аптырап!
Дымка әтәчләребезне
Ясап куйдык матурлап!
Ямь биреп торалар алар
Безнең матур бакчага
Рәхмәт Резеда апаебызга
Өйрәткәнгә ясарга.
Бүген тәрбияче Резеда Ринатовна Хамидуллина зурлар төркемендә бик уңышлы мастер-класс күрсәтте. Балалар "Дымка уенчыклары" гына ясап калмыйча, аларның килеп чыгышы, тарихы белән дә таныштылар. Шулай үк төсләрне дөрес куллануны да тагын бер кабат ныгыттылар.һәрбер балага индивидуаль якын килеп эшләүче тәрбияченең уңышлары балаларда чагылыр. Бүгенге шөгыль балаларга бик ошады.












