Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | воспитанники - 140 |
У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Балаһөнәр" проекты 04.11.2022
Без зурлар төркеме "балаһөнәр" проекты белән танышу максатыннан спорт мәктәбендә булдык. Проектның һәр катнашучысы буларак үзебезгә уңай эмоцияләр алдык. Балалар биредә хезмәтнең бөтен үзенчәлекләре белән таныштылар һәм үзләредә әлеге һөнәрнең үзәгендә булдылар, нинди җаваплы хезмәт булуын аңладылар.
-
”Минем туган илем –Рәсәй” 31.10.2022
Бүген без балалар белән Россияның гербы,аләме,гимны, аның гүзәл табигате һәм Россия-башкаласы –Мәскәү белән таныштык. Россия- зур дәүләт дигән темага рәсемнәр карадык, дидактик уеннар белән белемнәребезне ныгыттык.
-
"Уйный-уйный үсәбез!" 28.10.2022
Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
Иң кечкенәләрнең беренче кечкенәләр төркеме нәниләренең сөйләмен, игьтибарын, бармаклар, кул чукларының моторикасын үстерү максатыннан төрле вкладышлар, шнуровкалар белән уеннар оештырыла. -
"Төлке бездә кунакта" 27.10.2022
Икенче кечкенәләр төркеме балалары кыска әкиятләр сөйләп, әкият геройларына үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрәләр.
-
"Кызыл миләш" 26.10.2022
Әвәләү балаларның вак моторикасын үстерергә, кул чукларының хәрәкәтен камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу үз чиратында баланың уйлау һәм сөйләм үсешенә унай йогынты ясый. Әвәләү өчен искиткеч жиһаз ул - пластилин.
-
"Ком терапиясе" 25.10.2022
Без балалар бакчасында ком терапиясе белән шөгыльләнәбез. Ком терапиясе балаларның эмоциональ торышына файдалы йогынты ясый. Ә комлы уеннар балага тулы шәхес булырга ярдәм итә, балаларга зур ләззәт бирә һәм психикасына файдалы йогынты ясый, киеренкелекне җиңеләйтә, тискәре эмоцияләрне сүндерә һәм сабырлыкка өйрәтә.
-
"Бармак уеннары" 24.10.2022
Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.
Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин-ул үзенә күрә массаж була.
Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер:):
Бу бармак-бабай,
Бу бармак-әби,
Бу бармак-әти,
Бу бармак-әни,
Бу бармак-нәни бәби,
Аның исеме- чәнти!
-
“Татар мәдәнияте көне” 21.10.2022
Бүген безнең бабалар бакчасында “Татар мәдәнияте көне” бәйрәме уздырылды. Балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар, татар халык җыр-биюле уеннары уйнадылар. Безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне балаларга өйрәнетеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
-
"Физик культурасы" 20.10.2022
Физик культура - ул җәмгыять мәдәниятенең бер өлеше, ул кешенең сәләтен физик һәм интеллектуаль үстерү, аның хәрәкәт активлыгын камилләштерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, билгеле бер тәрбия һәм әзерлек юлы белән социаль адаптацияләү максатларында төзелә һәм файдаланыла торган кыйммәтләр һәм белемнәр җыелмасыннан тора.
-
"Музыка кораллары" 19.10.2022
Бүген кече төркем балалары белән музыкаль дәресләрдә музыка кораллары белән таныштык, музыка кораллары тембрын аерырга өйрәндек, уен күнекмәләрен формалаштырдык, ритм хисе, кулларның вак моторикасын үстердек.