Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"Шугалактагы күңелле мизгелләр " 17.02.2023

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары атнаның ике көнендә, районыбызның Лесхоз бистәсендә урнашкан "Нарат"боз сараенда үтүче тренировкаларны түземсезләнеп көтеп алалар. Үзләрен чын спортсменнарча тотып, боз өстендәге методик яктан тиешле күнегүләрне эшли беләләр.
-
"Танграм" башваткыч уены 16.02.2023

Зурлар төркемендә танграм уенын балалар уйнарга бик яраталар, төркемгә бүленеп уйныйлар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен танграм логик фикерләү, вак моториканы, сөйләмне, хәтерне үстерү, хәрәкәтләрне координацияләүгә ярдәм итә. Бу күнекмәләр балалар бакчасында уен процессында үзләштерелә.
-
"Кызыл ромашка" 15.02.2023

Муса Җәлил атналыгына багышланган кисеп-ябыштыру шөгелендә, без уртанчылар төркеме белән " Кызыл ромашка" чәчәген ясадык. Балалар үз көчләре белән,төсле кәгазьләрне, төрле формада кисеп ябыштырдылар.
-
"Лего конструкторлар" 14.02.2023

Бүгенге көндә безнең балалар бакчасында шөгыльләнү өчен алыштыргысыз материаллар булып тора. Эшчәнлектән тыш вакытта балалар лего белән уйнарга яраталар. Лего-конструктор уеннары аша бала әйләнә-тирә дөнья белән таныша, ориентлаша. Мондый уеннар балаларга физик, эстетик һәм социаль үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирә.
-
"Гашыйклар көне" 14.02.2023

14 февраль-Гашыйклар көне. Бүген балаларны һәм ата-аналарны зур йөрәк һәм фәрештә каршы алды. Һәр балага фәрештә мәхәббәт символы - йөрәк бүләк итте.
-
"Лыжня России - 2023" 14.02.2023

"Әллүки" балалар бакчасы мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары 11 февраль көнне "Лыжня России - 2023" чаңгыда узышу ярышында бик теләп катнаштылар. Һәр катнашкан бала истәлекле бүләккә ия булды.
-
"Аҗаган" 13.02.2023

Аҗаган -мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гражданлык позициясе, патриотик хисләр, спортка һәм Ватанга карата мәхәббәт хисләрен тәрбияләүдә бик зур урын алып тора.
-
"Муса Җәлил атналыгы" 13.02.2023

Безнең балалар бакчасында Бөек татар шагыйре -герой М. Җәлил атналыгы башланып китте. Әти-әниләрне аның тормышы һәм иҗатына багышланган сорауларга җавап бирү формасында каршы алып тордык. Бик куңелле узды.
-
"Әллүкидә күңелле тамаша" 10.02.2023

Атналык темага нигезләнеп безнең беренче кечкенәләр төркеме балалары зурлар төркеме балаларына "Цирк аренасында" дип исемләнгән музыкаль күңелле тамаша күрсәттеләр. Бу күңелле бәйрәмдә барлык тамашачы балалар үзләре дә чын күңелдән катнаштылар һәм күңел ачтылар.
-
"Зур һәм кечкенә түгәрәкләрне аерырга өйрәнәбез" 09.02.2023

Бакчабызның нәниләр төркеме балалары түгәрәк төшенчәсен үзләштерделәр. Зур, кечкенә, шундый ук, андый түгел-сүзләрен активлаштырдылар, руль ясап уенда да кулландылар.









