Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
"Әниләр бәйрәме" 21.11.2022

Әни!- диеп язып куйдым
Йөрәгемнең түренә
Рәхмәтемнең чиксезлеге
Менә шуннан күренә.
Кадерләп кенә йөртегез
Кадерле әниләрне
Тел тидерә күрмәгез
Газиз әниләргә.
-
"Минем гаиләм" 18.11.2022

Уртанчылар төркеме бүген ”Минем гаиләм” темасына төсле кәгазьдән аппликация ясадылар, иҗади осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Гаилә" 17.11.2022

Без бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары белән гаилә темасына сөйләштек. Балалар белән гаиләдә яшәүчеләрнең исемнәрен кабатладык, бармак уеннары уйнадык һәм бергәләп гаилә карточкаларын ябыштырып газета чыгардык.
-
"Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту" 16.11.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кичке якларда да элементар математик кузаллауларны формалаштыру өстендә өстәмә эшлиләр, логик мәсьәләләр чишәләр, төрле биремнэр эшлиләр.
-
"Кирәк чиста булырга..." 15.11.2022

Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын.
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын,
Авызым елмайсын,
Колагым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәбезне чиста ю!
Иң кечкенәләрнең беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр культура-гигиена күнекмәләрен үзләштерәләр. -
"Балаларга һөнәри юнәлеш бирү" 14.11.2022

Бакчабызда мәктәпкәчә яшьтәгеләр күңеленә киләчәктә һөнәри нигез салуга юнәлеш бирү, һөнәр дөньясы турындагы белемнәрне киңәйтү, өлкәннәрнең хезмәт эшчәнлегенә кызыксынуны формалаштыру максатыннан "Авыл җирендә бакча балаларына һөнәри юнәлеш бирү чарасы буларак социаль партнерлар белән үзара хезмәттәшлек итү" темасына республика семинар киңәшмәсе булып узды. Балалар уен формасында өлкән тормышка чумып, үзләрен сынап карадылар, уен аша сыер савучы һөнәренең нигезләрен аңлап үзләштереп файдалы күнекмәләр адылар.
-
Республиканский семинар-совещание по теме: «Взаимодействие с социальными партнерами как средство профориентации детей дошкольного возраста в сельской местности» 11.11.2022

11 ноября в нашем детском саду прошел республиканский семинар-совещание для методистов и специалистов управлений образованием, курирующих дошкольное образование по теме: «Взаимодействие с социальными партнерами как средство профориентации детей дошкольного возраста в сельской местности». Участники семинара познакомились с муниципальным социально ориентированным проектом «Город профессий «Saba Balahoner». Суть проекта- воспитанники детских садов посещают учреждения района и изучают на местах разные профессии.
-
"Күңелле кубиклар" 09.11.2022

Бүген кечкенәләр төркеме балалары белән кызыклы музыкаль-дидактик уеннар уйналды.
Уен барышында балалар музыка коралларына кызыксыну уяткан "Күңелле кубиклар" уенында коммуникатив күнекмәләр һәм бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләнде. -
"Әминәнең туган көненә" 08.11.2022

Бүген беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле "Әминәнең туган көненә" дигән темага узды. Балалар белән аралашып савыт - сабаларны белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне киңәйтү булды.
Җырлы биюле уен "Ак калач", дидактик уен "Серле капчык" уеннарын яратып уйнадылар. -
"Өйрәнәбез бергәләп" 07.11.2022

Ана телебездә матур итеп аралашу өчен, балалар туган телебездә авазларны дөрес итеп әйтә белергә тиеш. Авазлар һәм сүздәге аваз төзелеше белән балаларны таныштыру-бик мөһим мәсьәлә. Бүгенге башлангыч грамотага өйрәтү эшчәнлегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балаларны "у"авазы белән таныштылар, "тукран" сүзендәге тартык һәм сузык авазларны ачыкладылар.









