Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Сыннар ясыйбыз. 17.12.2014

Яңа ел җитәр алдыннан Тырышабыз барыбыз: Конкурска дип, төрле-төрле Кардан сыннар ясыйбыз...
Бакчабызның ишегалды җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда кардан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар барлыкка килә: Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле әкият персонажлары... Мондый сыннарны ел саен күмәкләшеп эшлибез. Алар бакчабызга керү юлын бизәп торачак.
-
"Кормушка". 11.12.2014

С папой сделали кормушку Для синичек, воробьёв. И зимой для пташек будет, Здесь застолье и уют!
-
Кошларга кышын ярдәм итик! 11.12.2014

Балыкка – су, кошларга – һава, җәнлекләргә – урман, дала, таулар, ә кешегә табигать кирәк. Ә табигатьне, аның байлыкларын саклау – һәркемнең изге бурычы.Бакчабызда “Кошлар – безнең дуслар” атналыгы кысаларында тәрбиячеләр, балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында «Иң оста җимлек ясаучы” дигән конкурс игълан ителгән иде. Кышның салкын көннәрендә үзебезнең якларда кышлаучы канатлы дусларыбызга шактый авырга туры килә. Азык таба алмыйча күбесе һәлак та була. Шуңа аларга ярдәм итү йөзеннән конкурс игълан итәргә уйладык. Шунысы сөенечле: әти-әниләр әлеге конкурста теләп катнаштылар, кошларга җимлекләр ясап, аларны тапшырдылар Күргәзмәгә куелган җимлекләр арасында ниндиләре генә юк! Йорт кебекләре дә, төрле бизәкләр төшерелгәннәре дә, пластик савытлардан ясалганнары да: нинди генә материалларны эшкә җикмәгәннәр! Берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле җимлекләргә, әти-әниләрнең фантазиясенә, осталыкларына сокланмаган кеше калмады. Әти-әниләребезнең куллары могҗизалар тудырырга сәләтле икәненә кабат инандык. Конкурста актив катнашкан барлык әти-әниләргә дә рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Гимназия укучылары бездә кунакта. 11.12.2014

Бүген гимназиянең 4-нче "б" һәм "в" класслары укучылары бездә кунакта булдылар. Корбанова Айсылу Рәисовна җитәкчелегендә "Мизгел" театр түгәрәгенә йөрүче балалар "Убырлы карчык, Гөлүсә һәм Шүрәле" әкиятен сәхнәләштерделәр. Укучыларның рольләрне оста итеп башкарулары, җырлары, биюләре белән сокландык. Алар арасында безнең бакчада йөреп чыккан Каримуллина Алсу һәм Хабибуллина Динә дә бар иде. Балаларга әкият бик ошады, алар яшь "артист"ларны алкышладылар, рәхмәт әйттеләр. Укучыларга зур уңышлар телибез, безгә тагын шундый кызыклы әкиятләр әзерләп, кунакка килүләрен көтеп калабыз!
-
"Кошларга - ашханә". 11.12.2014

Кыш җиттеме - кошлар өчен Без ашханә ачабыз. Һәм кошларга эндәшәбез: - - Рәхим итеп ашагыз!
-
" Җимнәр сибәм". 11.12.2014

Җимлек ясап бирде әтием, Шунда хәзер кошлар өчен Җимнәр сибәм мин.
-
"Покормите птиц зимой". 11.12.2014

Не забывайте, люди, покормить Голодных птиц зимой. И сердца ваши наполнятся Душевной теплотой!
-
Театральләшкән эшчәнлек. 05.12.2014

Театральләштерелгән уеннар – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда башкаларның эмоциональ халәтен мимика, ишарә, интонация аша билгели, төрле ситуацияләрдә үзен аның урынына куя белү сәләтен үстерүче мөһим чара. Театральләшкән эшчәнлек балаларның балалар бакчасындагы тормышын тагы да кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырырга ярдәм итә. Зурлар төркеме тәрбиячесе Райлә Габделәхәтовна театральләштерелгән уеннарга зур игътибар бирә. Аның максаты – балаларның иҗади потенциалын, коммуникатив сыйфатларын, фантазияләрен үстерү; балаларны командада эш итә, үзара килешә белергә өйрәтү. Балалар белән өйрәнгән драматизацияләрне, инсценировкаларны тәрбияче бәйрәмнәр, күңел ачулар эчтәлегенә дә кертә. Яшь “артистлар” күпкырлы һөнәрләрен яраткан тамашачылары - әти-әниләре һәм бакчабызның башка төркем балаларына бик теләп күрсәтәләр.
-
Педагогик киңәшмә утырышы. 04.12.2014

Проект эшчәнлеге турында педагогларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан "Проектлар эшчәнлеге аша балаларның интегратив сыйфатларын үстерү" темасына чираттагы педагогик киңәшмә утырышы булып үтте. "Балаларның шәхси интегратив сыйфатларын үстерү - социальләшүнең бер шарты" темасына мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Корбанова Нүрия Хазиахметовна, "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын үстерүнең бер шарты - проект эшчәнлеген оештыру" темасына мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Хәйретдинова Гөлнур Мәхмүтовна һәм "Балалар белән эксперимент уеннары аша эзләнүле-танып белү эшчәнлеген үстерү" темасына зурлар төркеме тәрбиячесе Абубакирова Райлә Габделәхәтовна презентация аша эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә саф һавада прогулка үткәрү буенча тематик өйрәнү нәтиҗәләре белән өлкән тәрбияче Шакирова Эльвира Альфредовна һәм тәрбияче Широва Гөлнур Габделфәртовна таныштырдылар. Педагогик киңәшмә "Интеграция - белем бирү эшчәнлекләрен берләштерү" дигән темага уен-викторина белән тәмамланды. Педагоглар үзләренең белемнәрен, күнекмәләрен сорауларга аңлаешлы, кызыклы итеп, иҗади яктан якын килеп җавап бирү, биремнәрне төгәл үтәүләре аша күрсәттеләр. Балалар бакчасы мөдире Әлфия Мухарлямова балаларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын үстерү ФДБС таләпләре буенча бурычларга тукталды. УМК максатчан кулланып үтәүләрен, эш дәфтәрләре даими алып барылуын, әти-әниләр белән бергә бердәм эш алып барырга өндәде. Январь аеннан балаларга түләү взносларнаң ни сәбәпле артуын аңлатып үтте.
-
«Транспорт будущего». 02.12.2014

В соответствии с планом работы по предупреждению детского дорожно-транспортного травматизма в детском саду была организована выставка детских рисунков на тему «Транспорт будущего». Цель выставки: стимулирование развития мышления, интеллекта дошкольников, повышение интереса к разным видам транспорта. Дети старшей и подготовительной групп, делясь своими идеями, представили своё видение транспорта будущего по-разному: для кого-то он должен обязательно летать, а для других просто передвигаться. В итоге увлекательной работы получились интересные шедевры транспорта будущего!









