Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
1 июнь - Балаларны яклау көне. 02.06.2015

Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзенә таләпчән булу тора", - дигән. 1-2 июнь көннәрендә Балаларны яклау көне уңаеннан балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында әкиятләрне сәхнәләштерү бәйгесе булып үтте. Бакчабыздан бу бәйгедә зурлар төркеме балалары (җитәкчеләре Валиева Л.И., Халиуллина Г.Н.) "Заманча өч кыз әкияте"н сәхнәләштерделәр. Балаларны сәнгатькә тартуда, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үз-үзен тота белеп, актив һәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әһәмияте бик зур. Театраль уеннарда катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә-юнь белән танышалар... Г.Тукай да бит - "Театр - яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә..." диеп язып калдырган. Димәк, сәнгать белән кызыксынган баланың да күңеле изгелектә булыр.
-
Чыгарылыш кичәсе - 2015 30.05.2015

Һәрберебезнең тормышы зур ташкын булып, үзенең төрле-төрле күренешләре белән агып бара. Бер көнне икенче көн алыштыра, еллар артыннан икенчесе килә... Шундый гадәти булган көннәр арасында, хәтеребездә сакланып кала торганнары, матур бәйрәм көннәре бар. Бүген бакчабызда шундый матур көннәрнең берсе булып үтте. Бу - мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының чыгарылыш кичәсе. Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Балаларга альбомнар, бүләкләр тапшырылды. Аннары балалар урамга чыгып, теләкләр әйтеп, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Кичә балалар, педагоглар, әти-әниләр күңелендә матур мизгелләр калдырды. Бакчабыз менә тагын 23 баланы тормышның янә бер баскычына күтәрде - мәктәпкә озатты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
Бакча белән хушлашабыз -
7 яшь тулды безгә.
Мәктәпкә белем алырга
Барабыз быел көзгә!
-
Педагогик киңәшмә утырышы №5. 28.05.2015

Бүген уку елының соңгы педагогик киңәшмәсе булып үтте. Максаты - уку елы эшчәнлеген гомумиләштерү. Белем һәм тәрбия бирү программасы үтәлешенә, балаларны сәламәтләндерүгә анализлар, һәр педагогның үз өстендә эшләү темасы, өстәмә белем бирү эшчәнлекләре буенча отчётлары тыңланды. Яңа уку елына бурычлар проекты, җәйге сәламәтләндерү чорына план, режим, бердәм белем бирү челтәре, көндәлек план язу формасы белән таныштырылды һәм кабул ителде. Педагоглар җәйге чорга инструкцияләр белән таныштырылып, аларга күрсәтмәләр бирелде. Шулай ук комплектование, төркемнәргә күчү турында мөдир Мөхәрләмова Ә.Ш. аңлатып узды.
-
"Чәчәкләр - тормыш яме". 22.05.2015

Май - язның соңгы ае. Ул җәйгә якын тора. Аны чәчәкләр ае дип тә атарга мөмкин. Ай башында сиреньнәр, шомыртлар чәчәккә күмелә, тузганаклар сап-сары чәчәкләр ата. Аннары алмагачлар, чияләр һәм башка җиләк-җимеш агачлары ап-ак чәчәккә күмелә. Җирне ямь-яшел чирәм каплап ала. Бөтен җирдә хуш ис, чәчәкләр исе. Матурлык... Бер ел фасылы белән дә тиңләштереп булмый торган матурлык... Әнә шул матурлык тудыручы чәчәкләрне танып белергә, алар турында белемнәрен баету, табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан бу атнада балалар белән эшчәнлек "Бүлмә гөлләре. Чәчәкләр - тормыш яме" темасы буенча үтте. Йомгаклау чарасы итеп "Чәчәкләр - тормыш яме" дигән уен-викторина оештырылды. Балалар саф һавада төрле уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Язучыларыбыз иҗаты. 15.05.2015

Бу атнада эшчәнлек балалар язучылары (А.Алиш, Р.Миңнуллин, А.Барто һ.б.) иҗаты белән таныштыру буенча алып барылды. Максаты:язучылар әсәрләренә кызыксыну уяту, аларның әкиятләре, хикәяләре, шигырьләре аша балаларда уңай, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү; язучыларның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүне дәвам итү; язучыларның китаплары һәм иллюстрацияләре аша әсәрләрен искә төшерү; язучыларга карата ихтирам хисе тәрбияләү. Йомгаклау чарасында уртанчылар төркеме балалары 2-нче кечкенәләр төркемен үзләренә кунакка чакырып, А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә кунакка килгән балалар исә, Р.Миңнуллинның шигырьләрен "бүләк" иттеләр.
-
"Талантлар утравы - 2015" 14.05.2015

Район күләмендә оештырылган "Талантлар утравы - 2015" конкурсының финал өлешендә катнашкан Зәйнуллиннар гаиләсе II дәрәҗәдәге Дипломга ия, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нигъматзянова Диләрә һәм бакчабызның бию коллективы (Лиана, Лилия Валиевалар, Алинә Гомәрова һәм Гүзәл Халиуллина, Камилә, Ландыш Канафиевалар, Диләрә, Динара Хазиахметовалар һәм Илзирә, Резеда Хамидуллиналар) бронза лауреатлары булдылар. Аерым номерлар белән чыгыш ясаган Лиана һәм Лилия Валиевалар, Диләрә һәм Динара Хазиахметовалар, Илзирә һәм Резеда Хамидуллиналар Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Конкурста катнашкан балаларга һәм аларның әти-әниләренә бакчабыз исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Алга таба да иҗади уңышларга ирешергә язсын!
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 13.05.2015

Бүген "Гаилә һәм балалар бакчасының берлектә эш нәтиҗәләрен йомгаклау" темасына гомуми әти-әниләр җыелышы булып узды. Еллык план бурычларын үтәүгә анализ белән бакча мөдире Мухарлямова Ә.Ш. чыгыш ясады. Әти-әниләргә Федераль дәүләт белем бирү стандартларының мәгариф өлкәсендә катнашучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуын (ата-ана, бала, педагог һәм учредитель), бакчабызда Стандартны кертү буенча мероприятиеләр һәм аларның вакытлары билгеләнеп, әзерлек эшләре белән күчү периоды баруын искәртте. Шулай ук яңа буын технологияләреннән булган УМК ны нәтиҗәле кулланып, балалар белән эшчәнлекне камилләштерү турында сөйләп үтте. Җыелыш "Бөек Җиңүгә - 70 ел" дигән темага балалар һәм педагогларның эчтәлекле чыгышы белән тәмамланды.
-
Балалар чыгышы. 13.05.2015

2-нче кечкенәләр төркеме балаларының чыгышы.
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел. 09.05.2015

Менә инде 70 ел илебездә яз икеләтә кадерле ел фасылы: ул - табигать яңарган чор, кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта Җиңү тантана иткән вакыт. 9 Май көнендә илбасарларга каршы көрәштә җанын фида кылган батырларга, яу кырыннан туган ягына исән-имин әйләнеп кайтып, илне торгызган элеккеге солдатларга хөрмәт күрсәтми мөмкин түгел. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан парадта безнең "Әллүки" балалар бакчасы коллективы да бердәм булып катнашты.
-
"Катюша" җыры. 08.05.2015

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Гатауллина Гөлфия абыйсы Булат өйрәткән "Катюша" җырын башкарды. Афәрин, Гөлфия!









