Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Китапханәгә экскурсия 24.08.2015

Буген, 24 нче август көнне Саба №2 "Эллуки" балалар бакчасының зурлар төркеме белән Әбрар Каримуллин исемендәге район китапханәсенә экскурсиягә бардык. Китапханәче Эльмира Васильевна балаларны китапханәнең уку залында төрле әдәби жанрлар белән таныштырды. Балаларга табышмаклар чишәргә бирде, тизәйткечләр кабатлатты, әкиятләр җыентыгы белән таныштырды. Әкиятләргә карата сораулар биреп, балалардан җаваплар алды.Китапханәченең максаты - балаларга икмәк турында мәгълүмат бирү иде. Шуңа карата балаларга икмәк турында презентация тәкъдим ителде. Соңыннан балалар төрледән-төрле, кызыклы, мавыктыргыч журналлар карадылар. Китапханәче апага рәхмәт әйтеп, кайтып киттеләр.
-
Мул уңышыбыз. 12.08.2015

Менюда үз уңышыбыз.
-
Корабльле дә "Эллүки". 11.08.2015

Зурлар төркемендә йөрүче Назмутдинов Камилнең әтисе ясаган кораблик белән сәяхәткә чакырабыз. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
-
06.08.2015

Җәй буе яшел суган белән балаларга витамин ашаттык.
-
Самолетыбыз да бар. 05.08.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә йөрүче Гатиятуллин Алимнең әтисе ясаган самолет "Эллүки"дә сезне көтә. Аларга олы рәхмәтебез. Сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.
-
Машинабыз бар. 03.08.2015

Уртанчылар төркемендә Закиров Ранисның әтисе ясаган машина бакчабызның матурлыгы. Аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
-
Котлыйбыз!!! 01.08.2015

Август аенда туган көннәре булган Гараева Мәдинә Мансур кызы, Шакирова Эльвира Альфред кызы, Шарипова Фәридә Миннислам кызы! Сезне туган көннәрегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык, сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
-
Рәхмәтлебез әти-әниләргә!!! 31.07.2015

Беренче кечкенәләр төркеменндә Хабибуллин Зөлфәтнең әтисе ясаган арба бакчаның яшелчәсен ташырга бик ярдәм итә. Олы рәхмәтебез аңа, сау-сәламәт булсыннар, улларының шатлыгы белән яшәсеннәр, гаилә иминлеге телибез.
-
Матур бакчабыз. 29.07.2015

-
Юбилеең котлы булсын!!! 08.07.2015

Хөрмәтле Фәймә Габделбаровна! Юбилеегыз белән котлыйбыз! Иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Кайгы хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, оныклырыгызның, якыннарыгызның иглеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә, - дип
Елмай син - бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!









