Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу. 16.04.2015

Балаларда юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан төрле чараларның ( мәсәлән, уеннар, күңел ачулар, әңгәмәләр, төрле очрашулар һ.б.) әһәмияте бик зур. "Прогноз безопасности" кампаниясе кысаларында ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Насыбуллин И.Д. бүген безнең бакчабызда булып, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән очрашты. Транспорт, җәяүлеләр, юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, машиналарда балалар өчен махсус утыргычлар, иминлек каешларына кагылышлы сораулар биреп, балаларның җавапларын тыңлады. Велосипедта йөргәндә үзеңне юлда ничек тотарга кирәклеге турында искәртте, киңәшләрен бирде. Мондый үтемле очрашуларны алга таба да көтеп калабыз!
-
Юллар имин, адымнар нык булсын! 16.04.2015

Юл йөрү кагыйдәләрен Ел да өйрәнәбез без. Ни дәрәҗәдә белгәнне Хәзер әйтеп бирербез!
-
"Иҗат сәгате". 16.04.2015

Бүген бакчабызда "иҗат сәгате" булып үтте. Максаты: балаларга мөмкинлекләрен тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү, мөстәкыйльлек һәм иҗади инициативаны үстерергә булышлык итү, танып белү, конструктив, иҗади күнекмәләрне үстерү. Иҗат итү - нинди дә булса яңа, кабатланмас әйбер барлыкка китерүгә юнәлтелгән эшчәнлек. Балалар нинди дә булса материал белән эш иткәндә аның үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен һәм аларны куллану алымнарын үзләштерәләр. Форма, төс эталоннары турында белемнәре ныгытыла. Предметлар турында тулы, ачык күзаллаулар формалаша. 2-нче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары "иҗат сәгатендә" үзләренең уйлый-фикерли белүләрен, кирәкле материалны сайлап ала һәм аны дөрес куллана, үз эшләрен бәяли белүләрен күрсәттеләр. Эшләрен актив рәвештә, кызыксынып, теләп башкардылар. Иҗат итү процессыннан балалар канәгатьләнү хисләре алдылар. Педагоглар эшчәнлекләрне иҗади якын килеп оештырдылар, төрле традицион булмаган материал, эш алымнары кулландылар. "Иҗат сәгате" бик кызыклы, мавыктыргыч булды. Педагогларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез!
2-нче кечкенәләр төркемендә "Галәмгә сәяхәт" темасына иҗади эшчәнлек (тәрбияче Солтанова Гөлшат Гаптелхаевна).
-
Язгы ташу. 16.04.2015

Уртанчылар төркемендә "Язгы ташу" темасына иҗади эшчәнлек (тәрбияче Гараева Мәдинә Мансуровна).
-
"Мәңгелек ут". 16.04.2015

Зурлар төркемендә "Мәңгелек ут" темасына иҗади эшчәнлек (тәрбияче Шарипова Фәридә Миннисламовна).
-
"Язгы могҗизалар". 16.04.2015

Творческая деятельность в старшей группе на тему "Весенние чудеса" (воспитатель Абубакирова Райля Габдулахатовна).
-
"Ракета". 16.04.2015

Творческая деятельность в подготовительной к школе группе на тему: "Ракета" (воспитатель Курбанова Нурия Хазиахметовна).
-
Яшь янгын сүндерүчеләр 10.04.2015

Бүген "Әллүки" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгына багышланган кичә булды. Бакчабызда тормыш иминлегенә, янгын куркынычсызлыгына багышланган тематик атналык үтте. Бу атналыкта балалар тормыш иминлеге, янгын куркынычсызлыгы турында күп мәгълүмат алдылар. Бүген исә, алган белемнәрен кабатлап, тормышта куллана белергә өйрәнделәр. Балалар бакчада яшәүче песи белән урманнан килгән төлкегә үзләренең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Өлгер, җитез булдылар. Барлык сорауларга да җавап биреп, алга куелган максатка ирештеләр. Иң мөһиме шуны истә тотарга кирәк: янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак.
Бәла-казалар, хәвеф-хәтәрләр безне читләп үтсен! Тормышларыбыз тыныч, имин булсын!
-
Куркынычсызлык. Уттан саклан. 08.04.2015

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйбыз. Бигрәк тә әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр буенча сөйләшү, уен рәвешендә өйрәнгәннәрне гамәли яктан ныгыту эшләренә әһәмият бирәбез. Бакчабызда бу атна тормыш иминлеге, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауга багышлана. Максаты: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен ныгыту, экстремаль шартларда үз-үзеңне тоту, югалып калмау, янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштыру, әти-әниләргә бу юнәлештә эшчәнлекнең әһәмиятен төшендерү.
-
Акватерапия в логопедии. 03.04.2015

Акватерапия – это метод коррекции различного рода нарушений в развитии детей с применением воды. Игра с водой – естественная и доступная для каждого ребёнка форма деятельности. Используя свой опыт в работе с детьми, мы перекладывали (в прямом и переносном смысле слова) общепринятые логопедические игры и дидактические упражнения на воду, потому что игры с водой создают у детей радостное настроение, повышают жизненный тонус, дают детям массу приятных и полезных впечатлений, переживаний и знаний. Наши дети с удовольствием играют с водой. Ведь такие игры очень естественны, это то, чем ребенок любит заниматься, то, чего не боится. Все знания, которые дети получают во время игры, усваиваются гораздо быстрее и проще.









