Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Олимпиада. 23.03.2015

Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнашып, зурлар төркеменнән Нуриева Азалия "В мире искусства", Гильмутдинов Бәхтияр "Чтобы не было беды" номинацияләрендә беренче урынга лаек булдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.Тәрбиячеләре Шарипова Фәридә Миннисламовнага һәм балаларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Циркка сәяхәт. 23.03.2015

ФГОС таләпләренә нигезләнеп беренче кечкенәләр төркемендә "Без циркка барабыз" дип исемләнгән сюжетлы-рольле уен үткәрелде. Балалар төрле фокуслар, "җәнлекләр" чыгышларын бик яратып, үзләре дә фокуслар ясап карадылар, төрле җәнлекләр роленә кереп, күңел ачтылар.Чара бик күңелле үтте.
-
Нәүрүз бәйрәме. 20.03.2015

Гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмгә яз кызы - Нәүрүзбикә килде. Ул Кыш бабай белән төрле ярышларда катнашты һәм аны җиңде... Балалар яз турында җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар, биеделәр, күңел ачтылар.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә Күктән нурлар сибелә. Туган илем, туган җирем Язны күреп сөенә!
-
Карга бокасы. 20.03.2015

Нәүрүз бәйрәмендә балалар Карга боткасыннан, төрле-төрле матур итеп бизәлгән йомыркалардан, тәмле коймактан авыз иттеләр.
Бүген көн тиң төннәргә, Урын юк һич көнләргә, Без дә тиң, без дә тигез! Мөбәрәк Нәүрүз! - дибез.
-
Хуш килдең, гүзәл Нәүрүз! 20.03.2015

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! - Язгы яңа елыбыз, Яңа елда туры булсын, Нурлы булсын юлыбыз!
-
Хезмәтне саклау буенча укулар. 20.03.2015

Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре белән хезмәтне саклау буенча укулар оештырылды. Укуларда презентация аша хезмәт кодексы статьялары, хезмәткәрләрнең вазифаи (должностные) инструкцияләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, бәхетсезлек очраклары булганда беренче ярдәм күрсәтү кебек сораулар каралды.
-
Хезмәткәрләр белән эвакуация. 20.03.2015

Хезмәтне саклау буенча укулардан соң хезмәткәрләр белән эвакуация /тренировка/ оештырылды. Персонал, марля бәйләвечләр кулланып, бина эченнән балалар мәйданчыгына чыкты. Дежур администратор мөдиргә хезмәткәрләрнең бинадан исән-имин чыгуы турында рапорт бирде.
-
Конкурс «Остров талантов – 2015» 16.03.2015

15 марта в районном доме культуры прошёл первый дебют – кастинг районного фестиваля-конкурса семейных ансамблей «Остров талантов – 2015», который проводится в рамках года литературы в России. Из нашего детского сада в отборочном туре фестиваля-конкурса участвовали: в номинации танцевальное творчество - Валиева Лилия Илдаровна и её дочь Тимуршина Лиана; вокальное творчество – Динара и Диляра Хазиахметовы; Резеда и Ильзира Хамидуллины; театральное творчество – Гульсум и Диляра Нигматзяновы; выступление наших участников завершилось групповым эстрадным танцем «Весёлые шляпы» (Лилия+Лиана, Гузель+Алина, Динара+Диляра, Ландыш+Камиля, Резеда+Ильзира). Все творческие номера успешно прошли во второй дебют, который состоится 15 мая 2015 года! Молодцы!!! Желаем им успешного выступления на Гала-концерте!
-
"Икмәк" комбинатына сәяхәт. 12.03.2015

Без зурлар төркеме балалары белән "Икмәк" комбинатына сәяхәт кылдык. Анда икмәк пешеру һәм кондитер цехларында булдык. Безнең максат икмәккә сак караш тәрбияләү, икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту. Өстәлгә икмәк килсен өчен күпме көч, хезмәт, тир түгеп эшләргә кирәклеген балалар үз күзләре белән күреп шуңа инанып кайттылар.
Балалар бакчасына кайткач "Мәкальне әйтеп бетер" уенын уйнадык.
Икмәк - ил тоткасы.
Ипидән зур нәрсә юк.
Икмәкне әрәм- шәрәм итү зур гөнаһ.
Икмәк - тормыш нигезе.
-
"Мин әнине яратам". 04.03.2015

8 март Халыкара хатын кызлар бәйрәме уңаеннан беренче кечкенәләр төркемендә "Мин әнине яратам"дигән күңел ачу чарасы үткәрелде.Балалар әниләрен ничек яратулары,булышулары,нәрсә бүләк итәргә теләүләре турында сөйләделәр,җырлар җырладылар.Бәйрәмгә кунак булып "Бичура"ның килүе балалар күңеленә аеруча хуш килде.Ул балалар белән төрле уеннар оештырды.Ахырдан алар бергәләп фотога төштеләр. Кичә бик күңелле булды.









