муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Алтын көз" 03.10.2014

Экскурсиядә алган хис-тойгыларны, көзге табигатьтәге үзгәрешләрне, аның матурлыгын балалар рәсемдә чагылдырдылар. Балалар тырышлыгында “Алтын көз” темасы астында рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Көзге табигатькә экскурсия 02.10.2014 Балаларны ел фасыллары, үсемлекләр, җәнлекләр белән тирәнтен таныштыру, тере һәм тере булмаган табигать турында белемнәрен киңәйтү ел әйләнәсендә алып барыла. Ә менә көзнең характерлы үзечәлекләрен, үзгәрешләрне күзәтү табигать кочагына оештырган экскурсияләр ярдәмендә тоярга мөмкин. Уртынчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Наилә Гараевна, Әлфия Камилевна, Ләйсән Хазиевналар белән берлектә матур аяз көннәрдә мәктәп ишек алдына, паркка экскурсиягә бардылар. Мәктәп ишек алдында үскән күп төрле чәчәчкләр, агач, куакларны күзәттеләр. Агач, куакларның алтын сары, кызгылт төскә манылганын, көннең аяз, матур, кояшлы булуына карамастан салкынча булуын билгеләп үттеләр. Агачның кәүсә, яфракларына игътибар итеп агачларны аера, таный белергә өйрәнделәр. Экскурсия барышында көзге табигатьнең матурлыгына соклану, табигатьне яратырга, сакларга кирәклеге балаларга кабат искәртелде.

-
Яфрак бәйрәме 02.10.2014

Яңгыр түгел, кар да түгел.
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин –
Кушыл син яңа җырга.
Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак –
Көзнең матур чаклары.
Ләбиб Лерон
-
Өлкәннәр көне 01.10.2014

Бүген бакчабызга үз һөнәрләренә озак еллар тугры хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезне 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасына чакырдык . Өлкәннәребезне хөрмәтләп балалар һәм хезмәткәрләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Өлкәннәребез яшьлек елларын, хәтирәләрен яңарттылар. Бакчабазның 80 еллык тарихында булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Яшьләргә үзләренең киңәшләрен биреп, зурдан-зур уңышларга ирешеп эшләвебезне теләп калдылар. Бүләкләр алып, рәхмәтләрен җиткереп, киләсе елга кабат очрашырга язсын,- дип таралыштылар.
-
Кабак төште, кабак пеште тәгәрәп! 29.09.2014

Кабак бәйрәменең 10 еллыгында безнең "Шатлык" балалар бакчасы да бик теләп катнашты. Алдан ук үзебезнең кызлар белән төрледән-төрле эшләнмәләр, яшелчәләрдән композицияләр ясадык, кабактан тәмле ризыклар - чүлмәктә ботка, өч төрле коймаклар, кекслар, кайнатмалар әзерләдек. Өстәлебез күргәзмздә бик мул иде. Коймак белән чәйләребездән районыбыз башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов та авыз итте. Жюрилар да яхшы бәяләп, күргәзмәдә актив катнашкан өчен ГРАМОТА һәм акчалата премия дә бирде. Оештыручыларга, "Саба дулкыннарына" олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Безнең бәйрәм! 24.09.2014

Бүген, "Шатлык" балалар бакчасы коллективы кызлары, мәктәпкәчә тәрбия һәм белем хезмәткәрләре көне уңаеннан Саба мәдәният йортына культпоход оештырдык. Саба сәхнәсендә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге күчмә театры артистлары "Өзелгән яфраклар" спектаклен күрсәттеләр. Бу чарадан без бик рәхәт хисләр кичереп, киләсе елларда да һөнәри бәйрәмебезне шулай күңелле сәяхәтләр белән үткәрербез дигән теләктә калдык.
-
"Шатлык" буйлап сәяхәт 23.09.2014

Бүген, 2 нче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбияче апалары Гайфуллина Дания Әминовна белән бакчабыз хезмәткәрләренең эш урыннарында булып, аларның нинди эш башкарулары, һөнәрләре турында белергә тырыштылар. Бу "Шатлык" бакчасы буйлап оештырылган сәяхәт алда билгеләнеп үтүче мәктзпкәчә белем хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелде.Экскурсияне балалар пешекчеләрнең эш урыннарыннан башладылар...
-
Педагогик киңәшмә 22.09.2014

Бүген педагогик киңәшмәнең чираттан тыш утырышы булып үтте. Бакча мөдире Исрафилова Миләүшә Корбановна һәм өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә.Ф. аттестация документлары, аларны дөрес тутыру тәртипләре хакында сөйләделәр.
-
Урожай 2014 22.09.2014

Наступило «бабье» лето.
-Что же значит слово это?
-Это значит - не зевай,
Убирай свой урожай.
Это наш урожай! Потрудились на славу!
-
Кросс Нации -2014 21.09.2014

В целях привлечения взрослых и детей к физической культуре и спорту каждый год проводится акция "Кросс Нации". По традиции наши воспитанники и сотрудники детского сада ежегодно участвуют в этом спортивном мероприятии. Наша команда и в этом году показала хорошие результаты, дети и педагоги достойно пробежали, получили море позитива и спортивный настрой на будущее.
Легкость движения, бег,
Сердце пустилось в пляс.
Будь там хоть дождь, хоть снег -
Не остановят нас.
Мы выбегаем в ночь,
Утром бежим трусцой.
Вместе и сын, и дочь, а результат - налицо.
Легкий, упругий шаг,
Четкий, упрямый ритм.
Спорт, может быть, и враг -
Но физкультура - гимн!












