муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
"Юл чатында" әкияте 06.04.2013
Кешеләрнең эш көненнән соң махсус урыннарга барып ял итүләре, күңел ачулары, андый урыннарга баргач үз-үзеңне әдәпле, әхлалы, тәртипле тотарга кирәклеге турында белемнәрен ныгыту масатынан 1-5 апрель көннәрендә "Ял итү өчен җәмәгать урыннары" атналыгы булды.Бүген, 5 нче апрель көнне, театр түгәрәгенә йөрүче зурлар төркеме балалары көче белән "Юл чатында" дип исемләнгән әкият сәхнәләштереп күрсәтелде. Нәни артистлар уйнавы ,клоун Кеша бүләк иткән сюрприз моментлар да кечкенә тамашачыларга бик ошады.Алар табышмаклар чиштеләр, фокуслар карадылар, клоунга балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр.
-
"Әллүки"ләр Форм оештырды 06.04.2013
Елдагыча үтә торган методик көнне "Әллүки" балалар бакчасы ШКАБ -skype дигән тема астында оештыралар дигәч, без нинди яңалык бу дип аптырап та калган идек. Кызыксынуыбыз юкка булмаган, дөрестән дә бүгенге чара бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булып чыкты. Балалар чыгышлары, тәрбиячеләрнең сәләтле һәм актив булулары, педагогларның төрле яклап үз эшләренең осталары икәнен раслады. Без үз чиратыбызда бу күңелле чараны оештырган "Эллүки" балалар бакчасы коллективына рәхмәт әйтеп, зур уңышлар теләп, балаларның исән-мин булуларын теләп калабыз!
-
"Юл чатында" әкияте 05.04.2013
-
"Юл чатында" әкияте 05.04.2013
-
Көлеп яшәгез дуслар! 01.04.2013
Бүген 1 апрель- көлке көне! Шаярулар, алдаулар, бер-береңне кызыклы хәлләрдә калдыру кебек, күңелне күтәрә торган мизгелләрдән тулды бу язгы көн. Иртәдән алып кичкә кадәр бакчабызда гадәттәгечә эш барылды, бердәм эшчәнлекләр үтте...ә кичен, ә кичен без "Шатлык" балалар бакчасы коллективы бу бәйрәмне "Көлеп яшик" исеме астында күңелле чара белән үткәреп җибәререгә уйладык. Бәйрәм кичәсе дә якташыбыз Әлмәндәр бабай мәзәкләре белән башланып китте, шаярулы мизгелләрдән соң күңелләребезне тагы да күтәреп бакчабыз мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна волейбол ярышларында һәм гомүмән бакчабыз тормышында актив катнашып килгән хезмәткәрләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Истәлекле мизгелләрдән соң кызлар өлкәннәр һәм яшьләргә бүленеп ике командага аерылып бастылар. Музыка җитәкчесе Дилбәр Фатиховна берсеннән берсе четерекле биремнәр, спорт эстафеталары әзерләгән иде аларга. 17 турдан үткән бәйгедә мәзәкләр дә күрсәтү, авызга су кабып та ташу, елан булып сузылып күрсәтү дә, шарны төшермичә алып барулар да, шофер булып йөрүләр дә калмады. Бик күңелле үтте бу чара. Бәйге булгач бүләкләрсез дә калмадык, һәр катнашучыга Миләүшә Курбангалиевна презент әзерләгән! Еллык энергия, күтәренке кәеф, дуслык, бер-берең белән тагы да якыннан аралашу бүләк итте безгә бу көн. Көлеп яшик дуслар, елмаеп...
-
Күңелле мизгелләр 01.04.2013
-
Күңелле мизгелләр 01.04.2013
-
Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз 30.03.2013
Яз җитте. Тамчылар тама... Табигать әкренләп уяна, яшәрә...Үзгәрешләрне без генә түгел кошлар да, кышкы суыктан арыган җәнлекләр дә көтеп ала. Бу көннәрдә без- тәрбиячеләрнең максаты балаларга яз килүенең билгеләрен аңлату, кошларның җылы яктан кайтуларын, язгы эшләр хакында сөйләү булды. Атналык эшебез дә аеруча "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" исеме астында үтте. Балаларның бердәм эшчәнлекләрендә фотослайдлар каралды, саф һавада кошлар күзәтелде, өйрәнелгән-күргәннәр балалар тарафыннан ясалган рәсемнәргә, кул эшләренә әверелде, алардан күргәзмә дә оештырылды.
-
Яз бәйрәм алып килде 30.03.2013
Атна ахырында уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары катнашында кошларга багышланган "Кошлар - безнең дуслар" исеме астында бәйрәм узды. Балалар җырладылар, кошларның исемнәрен янә кабатлап чыктылар, канатлы дусларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, кызыклы уеннар уйнадылар. Балаларга бигрәк тә кошлар тавышларын тыңлау кызыклы булды. Музыка җитәкчесе Дилбәр Мустафина әзерләгән аудиоязмалар һәм концерт номерлары бәйрәмне тагы да бизәде.
-
Балалар иҗат үзәгендә кунакта 29.03.2013
Бу атнада "Шатлык" та тәрбияләнүче балалар, Сабаның иҗат үзәгендә кунакта булып, музыка мәктәбе укучыларының чыгышларын карадылар. Берсеннән берсе матур, үзенчәлекле концерт номерлары җәлеп итте безне. Киемнәре, балаларның осталыклары таң калырлык иде. Балалар: "Киләчәктә без дә бу музыка мәктәбенә йөриячәкбез",- дип кайттылар бу чарадан. Концертта безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да катнашып чыгыш ясадылар. Балалар катнашындагы җыр ансабле тамашачыга хуш килгәндер дип өметләнәбез.