муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 ( 186 ) 187 188 189 190 >>
-
Чыгарылыш мизгелләре 30.05.2013
Бүген чыгарылыш бәйрәменә Белгеч-Сылу килде. Ул балаларны мәктәпкә әзерлеген сынады.Соңыннан балаларга белем иленә символик ачкыч тапшырды.
-
Чыгарылыш мизгелләре 30.05.2013
Кирлемән килеп балаларны үзе белән ияртмәкче булды, ләкин балалар аның кебек кире буласылары килмәде...
-
"РостОК" турниры нәтиҗәләре 29.05.2013
“РостОК” регионара мәктәпкә әзерлекне тикшерү конкурсының нәтиҗәләре килде. Безнең балалар бакчасыннан 7 бала катнашкан иде. Бүген , шул диагностика үткәрүдә катнашкан балаларга махсус эшләнгән дипломнар тапшырылды. Араларында 1нче, 2нче, 3 нче степенлы диплом алучлар бар.Балалаларны әзерләгән өчен тәрбиячеләр Фатихова Гүзәл Хамзевна, Галимова Гөлсәрия Хадимулловна , турнирны үткәрергә булышлыгы өчен логопед Валиева Гульнара Ринатовна, рус теле тәрбиячесе Вафина Лилия Ильфировнага, турнирны әзерләгән, оештырган өчен өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фаритовнага, мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангаливнага РостОК конкурсы дипломнары тапшырылды. Барлык балаларны беренче зур уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да балаларга һәм педагогларга зур уңышлар телибез.
-
УРРА! ГРАН-ПРИ безнеке!!! 27.05.2013
"Олимпийский наш привет!" темасы астында үтүче "Универсиада- 2013" кә багышланган, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган театральләштерелгән күренешләр бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Без, катнашучы 18 балалар бакчасы арасында ГРАН-ПРИга лаек булдык. Балаларны, бу номерны әзерләүче педагогларны, җан атучы әти-әниләрне чын күңелдән котлыйбыз. Призлы урын алган барлык бакча коллективларын да тәбрик итәбез! Барыгызга да уңышлар телибез!
-
Тагын бер кубок безнең кулларда. 26.05.2013
Елдагыча "Нарат" боз сарае балалар бакчалары арасында спорт бәйрәме оештыра. "Күңелле старт" уеннарында безнең бакча балалары соңгы ике ел рәттән беренчелекне алып килде. Быел исә, җиңү кубогы икенче урынныкы булды. Без катнашкан барлык балаларга, аларның әти-әниләренә олы рәхмәләребезне җиткерәбез. Спорт рухы Сезне беркайчан да ташламасын, сау - сәламәт булыгыз!
-
Без чәчәкләр утыртабыз 25.05.2013
Бакча яны биләмәсен яшелләндерү, ямьләндерү максатыннан тәрбиячеләр, аларның ярдәмчеләре, кер юучылар, пешекчеләр - барысы да бу арада бакчада эшлиләр. Коллектив бердәм булып алдан ук утырткан чәчәк үсентеләрен, яшелчә орлыкларын утырта, су сибә.
-
Кышка әзерлек башланды 24.05.2013
Яңа 2013-2014 нче уку елының ягу сезонына әзерлек эшләре башланды. Бу көннәрдә бакчабызның ягу котельныенда агарту- читсарту эшләре алып барылды, газ торбалары буялды.
-
Месячник "День защиты детей" 22.05.2013
В рамках месячника "Дня защиты детей" в МБДОУ "Шатлык" был объявлен конкурс детских рисунков на тему " Огонь-друг, огонь - враг".
-
Без Универсиадага әзер 22.05.2013
22 нче май көнне Саба районы балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар Байлар Сабасының Балалар иҗат үзәге сәхнәсендә Универсиада - 2013 кә әзерлекләрен күрсәттеләр. Бу чара район күләмендә Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылды, быелгы тема: "Олимпийский наш привет". Безнең "Шатлык" балалары Универсиаданың талисманы - Юни, төрле ил вәкилләрен, спортсменнарны, спорт чараларын, гомүмән алганда әлеге зур чараның барлык символларын һәм атрибутларын күрсәтергә тырыштылар. Балалар чыгышын карап утыручылар һәм хөрмәтле жюри бик яратып карадылар, көчле алкышларга күмделәр.
-
"Тизрәк, көчлерәк, биегрәк" 21.05.2013
Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы күләмендә айлык игълан ителде. Шул максаттан безнең "Шатлык" балалар бакчасында айлык план нигезендә төрле эшлэр башкарылып килә.
Мәсәлән, 20 нче май көнне икенче һәм уртанчылар төркеме балалары өчен тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, физик тәрбия инструкторы тарафыннан " Тизрәк, көчлерәк, биегрәк" дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырылды.