муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Мәңгелек утка экскурсия 07.05.2014

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 69 ел тула. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар, ләкин кешеләр йөрәгендә калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сөекле улларын югатлкан аналарның кайгы-хәсрәте мәңге онытыласы, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзеләсе түгеллеген һәммәбездә белә. Балаларны Бөек Ватан сугышында катнашкан сыгышчыларыбызның батырлыклары турында белемнәрен арттыру, районыбызның геройлары белән таныштыру, аларның күрсәткән батырлыклары турында күзаллауларын киңәйтү, Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлакларын үстерү, балаларда Ватанга, Туган якка мәхәббәт, патриотик хисләр, кыю һәм батыр булу теләге тәрбияләү максатыннан мәңгелек ут, билгесез солдат һәйкәленә уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән экскурсия оештырылды. Тәрбияче апалары Абдуллина Наилә Гараевна, Гилемханова Әнисә Әминовна, Сафиуллина Әлфия Камилевна Саба районыннан киткән сыгышчылар, герой исеме яулаган батырлар белән балаларны таныштырдылар, сугыш кырында ятып калган солдатларны онытмыйча, аларны истә тотарга кирәклеген аңлаттылар.
-
Турнир РостОК 30.04.2014 Наши воспитанники в течении этого учебного года активно участвовали на открытом межрегиональном турнире способностей «РостОК» .Турнир состоит из трех этапов, последний из них прошел на этой неделе, который называется – «Интеллект Ум». В этом этапе участвовало дети из подготовительной группы, всего 13 ребят. Вопросы были интересные и разной сложности: на сообразительность, мышление, сосредоточенность, сравнение и т.д. Дети справились с заданиями и получили хорошие результаты. Теперь осталось только ждать награждения и сертификаты об участии.

-
"Тукай кайта безгә һәр язда!" 29.04.2014 26 апрель көнне мәдәният йортында Абрар Каримуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 128 яшь тулуы уңаеннан "Тукай кайта безгә һәр язда!" исеме астында район күләм конкурс уздырды. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хасаншина Алия Җәүдәт кызы шигырьне сәнгатьле укуы белән аерылып торды һәм беренче урынны яулады. Алия Грамота һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Алиягә киләчәктә тырышып укуын, зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.

-
“Күңелле стартлар” 28.04.2014 26 апрель көнне Лесхозның “Нарат” боз сараенда хоккей түгәрәгенә йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында ярышлар булып узды. Балалар җитезлектә, өлгерлектә көч сынаштылар. Малайлар, кызлар һәр ярышта актив булдылар. Әти-әниләр, җанатарлар балаларга көч биреп тордылар. Ярышта беренче, икенче, өченче урыннарны яулаган балалар бакчалары коллективларын чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп эшләүләрен теләп калабыз.

-
Барыбызда өмәгә 27.04.2014

26 апрель көнне безнең коллектив республика күләм үткәрелгән өмәдә актив катнашты. Бакчабызның биләмәсен, биләмә тирәләрен чистарту, җыештыру, ямьләндерү, юу, агарту эшләре алып барылды.
-
Г.Тукай - безнең күңелләрдә! 25.04.2014 Чарада, шулай ук тәрбиячеләр Әлфия Сафиуллина, Әнисә Гыйлемханова тарафыннан “Туган авыл” әсәре җырланды, сөйләнде. Ә чара азагында, мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна Г.Тукай иҗатына соклануы хакында әйтеп, чыгышын шагыйрьнең яраткан шигырьләрен яттан сөйләп тәмамлады. Традицияне дәвам итеп, әлеге зур бәйрәмне “Туган тел” җырын барыбыз да басып җырлап тәмамладык.

-
Г,Тукай- безнең күңелләрдә! 25.04.2014 Г. Тукайга багышланган чарада балалар гына түгел, ә тәрбиячеләр дә әзерләнеп килгән иде. Уртанчылар төркеме тәрбиячесе Абдуллина Наилә Гараевна “Сабыйга” һәм шагыйрьнең тагын берничә әсәрен яттан сөйләве, икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Гүзәл Хуснулина, Шакирзянова Кадрия Рафаиловна тарафыннан “СУ АНАСЫ” әкиятен сәхнәләштерүләре балаларга гына түгел, ә бакча хезмәткәрләренә дә үрнәк булды.

-
Г,Тукай- безнең күңелләрдә! 25.04.2014

Бәйрәмдә шагыйрьнең тормыш юлы сөйләнде, иҗаты бер-бер артлы балалар тарафыннан яңгырады. Бәйрәмгә, һәр төркем балалары бик тырышып Г. Тукай әсәрләрен өйрәнеп килгән.Чөнки, бакча администрациясе һәм тәрбиячеләр алдан ук бу чарага бик җитди килде. Шагыйрьнең иҗаты презентацияләр ярдәмендә өйрәнелде, әсәрләре укылды, рәсемнәр ясалды, зурлар төркеме кызлары белән “Бала белән күбәләк” әсәренә бию дә салынды.
-
Г,Тукай- безнең күңелләрдә! 25.04.2014 Бүген бездә гөрләп шигырь бәйрәме үтте! Әлеге зур чара сөекле язучыбыз Г. Тукайның 128 еллык юбилеена багышланды. Без, барлык балалар белән бөек әдибебезне искә төшереп, аның иҗатына сокланып, шигырьләрен укып янә туган телебезнең матурлыгына инандык. Чарабызга Шигъриназ исемле кунак та чакырылган иде. Ул балаларга тылсымлы капчыгына салып Г.Тукай әсәрләрен “тутырып” килгән. Капчыктан балаларга таныш һәм якын булган “Гали белән Кәҗә”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән Сарык”, “Бичара Куян” әсәрләре геройлары “чыгып” үзләренең маҗараларын сөйләделәр. Шулай ук, әкият геройлары белән төрле уеннар да уйналды.

-
“Хезмәт төбе – хәзинә” 18.04.2014

“Хезмәт төбе – хәзинә”атналыгында балаларны өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре, турында белемнәрен киңәйтү, алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү, балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү макстатыннан күп кырлы эш алып барылды. Беренче, икенче кечкенәләр төркеме балалары белән бакча буенча экскурсия оештырылды һәм балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләр алырның профессияләре белән таныштыру алып барылды. Уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Әти-әни һөнәре” темасына балалар рәсемнәренә күргәзмә оештырылды, “Кем булырга?” әдәби - музыкаль бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәмдә “Тәрәз төбем - гөл бакча” төркем ара үткәрелгән конкурска йомгак ясалды.












