муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Саба бассейнына экскурсия 07.11.2014 Балаларны спорт төрләре белән таныштыру максатыннан уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габдулхаевна белән берлектә бассейнга экскурсиягә бардылар. Килгән кунакларны Кирилова Светлана Ильдусовна җылы каршы алды һәм бина буйлап экскурсиядә йөртте. Балалар, өлкәннәрнең йөзү урыннары, тринажер залы белән таныштырды. Бассейнда, тренажер залларында шөгыльләнгәндә үтәлрегә тиешле тәртип, кагыйдәләрне аңлаты. Кече яшьтән спорт белән шөгыльәнеп үскән балалар гына көчле, сау-сәламәт, кыю, батыр булуларын аңлатты. Үсә төшкәч балаларны бассейнда көтеп калуын әйтеп үтте.

-
Саба "Икмәк" заводына экскурсия 07.11.2014 Балаларны икмәкнең өстәлгә килгәнче үткән юлы турында таныштыруны дәвам итү, безнең өстәлләрдә тәмле ипекәй булсын өчен кемнәр һәм нинди хезмәт куюлары турында белемнәрен баету, икмәккә сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Рәхилә Расиховна, рус телен өйрәтүче Лилия Ильфировна, тәрбияче ярдәмчесе Гөлназ Сөләймановна белән берлектә Саба "Икмәк" заводына экскурсиягә бардылар. Биредә балаларны бик матур итеп каршы алдылар. "Икмәк" заводы хезмәткәрләре тыгыз эш вакыты булуга карамастан һәрберсе башкарган эше турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Балалар ипи пешерү пичләрен күрделәр, татлы камыр ризыклары, тортлар пешерү цехларында булып андагы эш барышын кызыксынып күзәттеләр. Бу очрашу тәмле, хуш исле, кайнар ипикәйдән авыз итү белән тәмамланды.

-
Нәни артистлар 05.11.2014

Каникул көннәрендә балаларның тормышы кызыклы, файдалы чаралар белән аралашып алып барыла. Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Хуснулина Гүзәл Габделхаевна җитәкчелегендә рус халыкының киң танылган "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштереп икенче кечкенәләр, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына тәкъдим иттеләр. Кечкенә булуларына карамастан балаларның рольгә кереп, әкият геройларының образларын тулысынча чагылдырып уйнаулары тамашачыларны сокландарды. Йомры икмәкнең җитез булуын әби, бабай, куян, аюларга җыр башкарып тиз генә тәгәрәп китүен, шулай да хәйләкәр төлкенең тозагыннан качып котыла алмавын билеләп үтте балалар.
-
Әдәплелек дәресләре. Табын янында. 31.10.2014 Балаларда кеше арасында, табын артында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, аралаша белү күнекмәләрен арттыру, кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтү, үзеңне әдәпле тоту, бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү, дуслык хисләре тәрбияләү атна дәвамында балаларның бердәм эшчәнлеге, эшчәнлектән тыш вакытларда әңгәмәләр, уеннар, матур әдәбият белән таныштыру аша алып барылды. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары белән тәрбияче Абдуллина Наилә Гәрәй кызы "Куянда кунакта" педагогик ситуация сәхнәләштерде. Кунакка килгән урман җәнлекләре үзләренең үрнәгендә тәртипле, итәгатьле, әдәпле булу кагыйдәләре белән иптәшләрен таныштырдылар.

-
Турнир способностей «РостОК» 30.10.2014

Сегодня 8 наших воспитанников подготовительной группы стали участниками Турнира "РостОК"
Турнир способностей – это интеллектуальное соревнование для детей старшего дошкольного возраста, главная цель которого состоит в выявлении ребят, обладающих высокими интеллектуальными способностями, поддержании познавательной активности старших дошкольников. Турнир способностей «РостОК» состоит из трех самостоятельных этапов:
«РостОК-SuperУм» - первый этап турнира способностей «РостОК». Этап направлен на выявление уровня развития познавательных процессов у детей дошкольного возраста.
«РостОК - UnikУм» - второй этап турнира способностей «РостОК». Этап направлен на выявление кругозора, знаний об окружающем мире дошкольников.
«РостОК -IntellectУм» – третий этап турнира способностей «РостОК». Этап направлен на выявление уровня интеллектуальных способностей старших дошкольников 6-7 лет.
Организаторами турнира являются: - ООО «Инициатива»; - факультет повышения квалификации и профессиональной переподготовки ФГБОУ ВПО «Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий и ресурсов».
Мы надеемся и верим, что наши воспитанники успешно пройдут все 3 этапа и получат "море позитива" от проделанной "работы".
-
Яңа мөдирләр семинары 29.10.2014 Бүген Сабаның №1 "Шатлык" балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем учреҗденияләрендә яңа вазыйфада эшли башлаган мөдирләр өчен семинар-практикум үтте. Аның барышында мөдирләр логопед Валиева Гөлнара Ринатовна җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Хәерле иртә” чыгышын; физинструктор Аубакирова Гөлназ Альфретовна зурлар төркеме балалары белән “Сәламәтлек иленә сәяхәт” темасына әзерләгән физкультура шөгылен; рус теле өйрәтүче тәрбияче Вафина Лилия Ильфировна һәм музыка җитәкчесе Яхина Гөлнара Ильдусовна белән берлектә әзерләгән “Серле яшелчә бакчасы” темасына театральләштерелгән, музыкаль бәйрәм чарасын карадылар. Өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәритовна тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге барышында алып барылырга тиешле төп документлар белән таныштырды. Соңыннан "Шатлык" балалар бакчасы эшчәнлеге турында мөдиребез Исрафилова Миләүшә Курбангалиевна бәйнә-бәйнә сөйләде, эш номенклатурасы белән таныштырды, эш барышында булган һәр мәсәләгә тукталып мөдирләргә киңәшләрен, теләкләрен җиткерде. Семинарда катнашкан мәктәпкәчә тәрбия буенча әйдәп баручы белгеч Гумерова Луиза Мажитовна яшь мөдирләргә алар алдында куелган максатлар, таләпләр турында аңлатты һәм эшне бик җаваплы башкарырга кирәклеген ассызыклап үтте.

-
Әти-әниләр җыелышы 28.10.2014

28 октябрь көнне гомүми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта әти-әниләрне тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге, яңа уку елына максат һәм бурычлар, Федераль дәүләт белем стандарты таләпләре, узган уку елында ирешелгән уңышлар белән өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәритовна таныштырды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары рус теле өйрәтүче тәрбияче Вафина Лилия Ильфировна, музыка җитәкчесе Яхина Гөлнара Ильдусовна белән берлектә рус телендә “Серле яшелчә бакчасы” исеме астында бәйрәм кичәсе күрсәттеләр.Бәйрәмдә һәр бала да катнашып, көзгә багышланган җыр-биюләрен башкардылар, табышмаклар әйттеләр, Бакчачының буталган өрлыкларын таптылар һәм башкалар. Мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна җәй көне бакча биләмәсен ямьләндерү, бизәү эшендә актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәтен җиткерде, Мактау Грамоталары тапшырды.
-
Китап - киңәшчен синең 24.10.2014

Бу атна бакчабызда китапка багышланды. Китап, аның кайдан килүе, нәрсәдән эшләнүе, китапханәче хезмәте турында балаларның белемнәрен киңәйтү, китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътбарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү, китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату, китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатларын тәрбияләү, китап карау, укуга, белемгә омтылыш тәрбияләү, китапларга карата сак караш, хөрмәт тәрбияләү максатыннан 20-24 октябрь көннәрендә “Китап киңәшчең синең” атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында балаларга китапларның зур хәзинә булуы турында аңлатылды, күргәзмәләр оештырылды, яңа китаплар белән таныштырылды, таушалган китапларны яңартырга кирәклеге аңлатылды. Шунысы куанычлы, балалар өчен китаплар артканнан арта бара. Алар бик матур һәм мавыктыргыч итеп бизәлеп чыгарыла. Китапларга карата игътибарлылык тәрбияләү беркайчан да мөһимлеген югалтмый һәм безнең төп максат булып кала.
-
Юбилеең белән 21.10.2014

Бүген озак еллар тәрбияче булып эшләүе Абдуллина Наилә Гәрәй кызын 55 яшьлек юбилее белән Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Гөлнәзирә Мөдәрисовна, хезмәттәшләр, әти-әниләр котладылар. Наилә Гәрәевнага саулык-сәламәтлек, озын гомер, шатлыклы-куанычлы көннәр, балалары-оныклары, туганнары белән бергә-бергә матур гомер кичерүен теләп иң матур теләкләр җиткерелде.
Наилә Гәрәевна!!!
Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын кунелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнен күркәм теләкләр!
-
Укучылар бездә кунакта 17.10.2014

16 октябрь көнне Саба гимназиясенең 5 б сыйныф укучылары, укытучылары Ләйлә Сәүбәновна җитәкчелегендә рус телендә зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары игьтибарына “Золушка” әкиятен сәхнәләштереп алып килделәр. Укучыларның оста итеп, рольгә кереп уйнауларын, матур итеп вальс әйләнүләрен балалар игътибар белән карадылар. Укучыларга рәхмәтебезне җиткереп, укуларында, иҗади эшләрендә уңышлар теләп, киләчәктә яңа әсәрләр, әкиятләр белән көтеп калуыбызны җиткердек. Укучылар арасында безнең “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнеп үскән балалар булуы аеруча сөендерде.












