Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 77 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Татар кызы-2018 11.05.2018
-
Җиңү көне 09.05.2018
-
Флорбол түгәрәге 03.05.2018
Көннәр җылыткач флорбол түгәрәге мәктәп янындагы спорт мәйданчыгында үткәрелде.
-
"Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Куңелләрдә Тукай сүзләре!" 26.04.2018
26 нчы апрель көнне мәктәбебездә "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Куңелләрдә Тукай сүзләре!" темасына радиотапшыру оештырылды. 9 нчы сыйныф укучылары шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында бай мәгълүмат җиткерделәр, шигырьләрен укыдылар. Әйе, Габдулла Тукай гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты - халкыбызның тарихында иң якты, иң изге сәхифәләренең берсе.
-
"Тукайның әкият дөньясында" 25.04.2018
Бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан "Тукайның әкият дөньясында" дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. Чарада 5-8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. 25 нче апрель көнне жюри әгъзалары эшләргә нәтиҗә ясады, җиңүчеләрне ачыклады. Бүләкләү туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгының йомгаклау кичәсендә булачак.
-
"Тамчы шоу" 24.04.2018
Туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы кысаларында "Тукай безнең күңелләрдә" дигән темага "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үткәрелде. Бәйгедә "Бердәмлек" һәм "Ак җилкән" командалары катнашты. Алар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча үзара көч сынаштылар. "Бердәмлек" командасы иң күп балл туплап җиңүче исеменә лаек булды.
-
"Син Тукайны беләсеңме?" 23.04.2018
Мәктәбебездә туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы дәвам итә. Бүген исә Г.Тукайның тормыш юлы, иҗатын искә төшерү, ныгыту максатыннан "Син Тукайны беләсеңме?" темасына әдәби викторина үткәрелде. Чарада укучылар актив катнаштылар. Тукай иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук бик күп мәгълүмат тупладылар. Шагыйрь иҗатын ярату, хөрмәт итү хисләрен тагын бер кат расладылар.
-
Авылымның күренекле шәхесләре 21.04.2018
Туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы кысаларында “Авылымның күренекле шәхесләре” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гарипов А.М. “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” стенды белән таныштырды. Соңыннан укучылар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр дәвам итте. Алар бу чарадан бай мәгълүмат алдылар. Ул укучыларда горурлык хисе тәрбияләүдә ярдәм итәр
-
Табышмаклар кичәсе 20.04.2018
Мәктәбебездә туган тел, әдәбият һәм тарих атналыгы дәвам итә. Бу уңайдан “Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк” темасына табышмаклар кичәсе үткәрелде. Чараның беренче өлешендә укытучы Мөхәммәтова С.М. табышмаклар турында чыгыш ясады, бай мәгълүмат җиткерде. Соңыннан 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары , ике командага бүленеп, зирәклектә , тапкырлыкта көч сынаштылар (“ Тукай оныклары “ һәм “Балачак” командалары). “Табышмакларны иң күп белүче” исеменә “ Тукай оныклары “ командасы лаек булды.
-
Шигърият илендә 19.04.2018
Бүген укучылар “Шигърият илендә” дип исемләнгән радиотапшыру белән чыгыш ясадылар. Алар шагыйрьләрнең күркәм холыклар турында язылган шигырьләрен укыдылар. Әйе, шәфкатьлелек , киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү, гаделлек, тырышлык, сабырлык – кешедәге иң уңай сыйфатлар. Укучылар үзләренең чыгышларында моны исбатладылар. Тапшыру түбәндәге шигъри юллар белән тәмамланды.
Яхшылык – үзе дога!
Бар кеше изгелек кылса,
Яктырыр иде дөнья.
Изгелек ул – беркайчан да
Тузмый торган хәзинә.
Яхшылык эшлик һәрвакыт,
Ул үзе изге дога!