Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
"Пушкин укулары" 27.03.2019

Бүген мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Гыйлемханов Салават Чаллы шәһәрендә Бөтен россиякүләм үткәрелгән "Пушкин укулары" конкурсында чыгыш ясап, 1 урынга лаек булды. Укытучысы:. Хисәметдинова Э. Н. Җиңүләрегез белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Фәнни-гамәли конференция" 27.03.2019

Районыбызда бүген Ә. Кәримуллин исемендәге V республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Чарада 10 сыйныф укучысы Мөхәммәтова Зилә, 11 сыйныф укучысы Вафина Илзирә катнашты. Кызлар икесе дә уңышлы чыгыш ясадылар, Зилә "призер" исеменә лаек булды.
-
"Аҗаган - 2019" зона ярышлары 22.03.2019

Район күләмендә "Аҗаган-2019" хәрби-спорт уенында катнашып, Олы Шыңар урта мәктәбе командасы гомуми зачетта 4 урынны яулады Шәхси беренчелектә: ату буенча Мөхәммәтгалиев Азат һәм Гыйльметдинова Әдилә 2 нче, автомат сүтеп-җыю буенча Ногманова Диләрә 2нче урынны алдылар. Строй күнегүләрен үтәүдә безнең команда 1 нче урынга чыкты.Җиңүчеләргә мәгариф идарәсе дипломнары тапшырылды.
-
Ата-аналар җыелышы. 22.03.2019

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта Саба районы эчке эшләр бүлеге полиция өлкән участок уполномоченные Р.А.Садриев, Саба районы ЮХДИ оешмасының профилактика бүлеге җитәкчесе Г.Н.Ягафарова һәм Шыңар авылы фельдшеры Э.Р.Ахунҗанова чыгышлары тыңланды. Алга таба укыту эшләре буенча директор урынбасары Л.М.Сафина 3 чирек нәтиҗәләренә анализ ясап китте. Математика фәне укытучысы З.М.Гараева әти-әниләргә Хан академиясе турында тулырак мәгълүмат бирде.
2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Шул уңайдан "Хуҗабикә" түгәрәгенә йөрүче укучылар әти-әниләр өчен үзләре эшләгән эшләрдән күргәзмә оештырдылар. Гомуми өлеш тәмамлангач җыелыш классларда дәвам итте.
-
Неделя русского языка и литературы 19.03.2019

В школе идет неделя русского языка и литературы. Сегодня юноши и девушки 10 класса участвовали в лингвистической игре "Грамматическое лото". Эта игра помогает развивать навыки коллективной работы, активизировать мыслительную деятельность; развивать внимание, память, сообразительность. Учащиеся показали неплохие результаты. Отгаданные задания помогли участникам игры составить высказывания: " Дивишься драгоценности русского языка: что ни звук, то и подарок". " Слово - выражение мысли и может служить соединению и разделению людей".
-
"Чәчәкләр -тормыш яме" 06.03.2019

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 март Халыкара хатын - кызлар көнен укучылар катнашында "Чәчәкләр -тормыш яме" исемле концертта билгеләп үттек. Балалар берсеннән-берсе матур җыр-биюләр, шигъри тәлгәшләр, кызыклы күренешләр әзерләделәр. Бәйрәмгә килгән һәр кеше күтәренке кәеф, шат күңел белән кайтып китте.
-
"Аҗаган - 2019" ярышлары 9-11 сыйныф 27.02.2019

Бүген мәктәбебездә 8-11 сыйныфлар арасында "Аҗаган" хәрби - спорт уены үткәрелде. Укучылар мылтыктан ату, турникта тартылу, идәннән этелү, мылтык сүтеп җыю буенча көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 10-11 сыйныф командасы 1 урынны яулады. 2 урында - 9 сыйныф, 3 урында - 8 сыйныф укучылары.
-
"Аҗаган - 2019" ярышлары 5-7 сыйныф 26.02.2019

Хәрби - патриотик һәм физкультура - спорт айлыгы кысаларында 26 февраль көнне мәктәбебездә 5-7 сыйныфлар арасында "Аҗаган" хәрби - спорт уены үткәрелде. Укучылар турникта тартылу, идәннән этелү, спорт әзерлеге һәм төрле эстафеталар буенча көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 7 сыйныф командасы 1 урынны яулады. 2 урында - 5 сыйныф, 3 урында - 6 сыйныф укучылары.
-
"Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы" КВН 20.02.2019

Мәктәбебездә Халыкара туган тел көне уңаеннан чаралар дәвам итә. Бүген 5 - 6нчы сыйныфлар арасында "Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы" дип исемләнгән грамматик КВН булып узды. "Йолдызлар" һәм "Кояшкай" командалары үзара көч сынаштылар. КВН дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
"Туган телем - минем байлыгым" 18.02.2019

Бүген мәктәбебездә Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем - минем байлыгым" исемле тәрбия сәгатьләре булып узды.












