Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Өлкәннәр көне. 01.10.2019

Илебез буенча 1 октябрьдә "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмдә өлкәннәрне котлау мәктәбебезнең традициясенә әйләнеп бара. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның кадер - хөрмәтендә, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне теләп калабыз.
-
18.09.2019

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен җыелыш үткәрелде. Укытучылар ЕГЭ, ОГЭның тәртибе, булган үзгәрешләр белән таныштырдылар. Әти-әниләр узләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
18.09.2019

Мәктәбебезнең 10нчы сыйныф укучысы Галимова Нәзирә (укытучысы Мөхетдинова Алия Рафаэлевна) Арча шәһәрендә үткәрелгән "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның төбәк этабында укучылар арасында 1 урын алып кайтты. Бүгенге көндә ул 20-22 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үтәчәк Аблимпикс чемпионатының "Вязание крючком" номинациясе буенча Татарстан данын яклап чыгыш ясарга әзерләнә. Афәрин, Нәзирә! Сиңа алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
17.09.2019

Бүген "Хуҗабикә" түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз өчен Алия Рафаэлевна көзге табигатькә экскурсия оештырды.
-
16.09.2019

15 сентябрь - СНТ туган көн. Шул уңайдан 2нче сыйныф укучыларын "Эзтабар"лар, 5 нче сыйныф укучыларын "Варис"лар сафына алу тантанасы булып узды.
-
14.09.2019

Мәктәбебез һәр эштә актив. Тирә-ягыбызны яшелләндерү, тагын да матурлау, җиңү яулаган әби-бабаларыбызга хөрмәт йөзеннән "Җиңү урманы" ("Лес Победы") акциясендә катнашты.
-
12.09.2019

Табигать кочагында укучылар арасында көймәләр йөздерү ярышы уздырылды. Шул форсаттан файдаланып, укучылар күңелле экскурсия оештырып, ял итеп тә кайттылар.
-
09.09.2019

Бүген укучыларыбыз өлкән яшьтәге әби-бабайларга хуҗалык эшләрендә зур ярдәм күрсәттеләр.
-
Хәйрия концерты 08.09.2019

"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында укучыларыбыз Шыңар авылы халкы өчен хәйрия концерты оештырды.
-
07.09.2019

Мәрхәмәтлелек атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәбебез укучылары авылыбызның хөрмәткә лаек пенсионер укытучысы Гайнанова Факихә Әхәт кызында очрашуда булып кайттылар. Ул үзе белән булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты, укучылар исә иҗади сәләтләрен күрсәтеп очрашуга ямь өстәделәр.












