Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Спорт бәйрәме. 16.05.2015 16нчы май көнне Лесхозда спорт бәйрәме үткәрелде.Безнең команда аркан тартышу буенча 2нче урынны алды. Сәетов Булат көрәш һәм гер күтәрү буенча 1нче урыннарны, Зиннәтов Гадел,Каюмов Нияз, Җәләлетдинов Дилүс көрәш буенча 2нче урынны алдылар. МОЛОДЦЫ!!!

-
Юбилеең белән!!! 16.05.2015

Мөхәммәтҗанова Ләлә Бәзгетдин кызы! Сезне 50 яшьлек алтын юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез. Иң изге теләкләр белән Олы Арташ мәктәбе коллективы
- «Первые шаги в науку» 16.05.2015 15нче май көнне 4нче сыйныф укучысы Төхбәтуллин Инсаф (җитәкчесе Гаялетдинова Зифа)районда үткән "Первые шаги в науку" эзләнү - проект эшендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
ГТО фестиваленә әзерләнәбез 15.05.2015

Мәктәбебезнең сәламәтлекләре буенча төп физкультура
группасына караучы 11-15 яшьлек укучылары ГТОның
официаль порталына регистрация үттеләр. Хәзер 24-25нче
май көннәрендә районда узарга тиешле ГТО фестиваленә
әзерләнәбез.
- "Талантлар утравы-2015" 14.05.2015 14 май көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә "Талантлар утравы - 2015" фестиваленең финалы үтте. Биредә районыбызның иң иҗади, җыр - моң яратучы гаиләләре чыгыш ясады.Безнең мәктәптән Гасимуллиннар гаиләсе чыгыш ясады. Аларга бик зур рәхмәт.
- Татар теленнән имтихан. 12.05.2015 Бүген 9нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтихан тапшырырга киттеләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Бадминтончыларыбыз Азнакайда.
12.05.2015
Бадминтончы егетләребез Рәис белән Фаяз
Азнакайга ярышка бардылар.
Рәис 2нче һәм ике 3нче урынны, Фаяз 1 һәм 3нче
урыннарны алды.
Егетләр,молодцы!
-
Рәхмәт,бабам,Җиңү өчен! 08.05.2015

Яу кырыннан күпләр кайтмады.
Җир-суларны таптап, изеп
Басып керде дошман җиребезгә.
Тирә-якта туплар шартлады,
Яу кырыннан күпләр кайтмады
. Кайталмады алар сугыштан
Туган илен яклап көрәште.
Батырларны данлап җирдә
Ак каеннар бергә серләште.
Яу кырына киткән әтиләрен
Балалары өзелеп көттеләр.
Айлар үтте, еллар үтте...
Күз яшьләре инде киптеләр.
70 дистә вакыт үтсә дә,
Өзелә һаман безнең йөрәкләр.
Тыныч җирдә генә яшик әле,
Кабул булсын иде теләкләр.
-
Бөек Җиңү бәйрәме белән!!! 08.05.2015

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бөек Җиңү көне уңаеннан, иң җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз. Бу бәйрәм һәрберебез өчен бик кадерле. Һәр кеше күңелендә ул хәтер, дан һәм милли горурлык билгесе булып саклана. 9 Май – Ватаныбызга тугрылык саклап, илебезне фашизмнан саклап калганнарны искә алу көне. Быел Җиңү язы илебезгә 70 нче тапкыр килә. Җиңү көне күңелләрегездә якты бәйрәм, батырлык һәм кыюлык үрнәге булып саклансын. Һәрбарчагызга тыныч тормыш, нык сәламәтлек ак бәхетләр телибез.
-
Фәнни конференциядә чыгыш.
06.05.2015
8нче сыйныф укучысы Гайсина Инзилә район күләмендә үткәрелгән фәнни конференциядә уңышлы чыгыш ясап кайтты.











