Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
III республиканская научно-практическая конференция
25.03.2015
25 марта состоялась III республиканская научно- практическая конференция школьников имени А.Каримуллина. Участниками данной конференции были учащиеся нашей школы Гайсина Инзиля и Самигуллина Чулпан(ХасановМ.М.). Дипломом III степени награждена Гайсина Инзиля (МиннебаеваГ.С.), за хорошее выступление в секции "Русская литература."
-
"Зеленая планета - 2015" 24.03.2015

24нче март көнне Питрәчтә "Зеленая планета - 2015" укучыларның Республика экологик фестивале булып узды. Анда 8нче сыйныф укучысы Сафиев Рүзәл "Су ресурслары экологиясе" станциясендә "Су һәм тормыш"дигән темага үзенең фәнни эше белән уңышлы чыгыш ясады.
-
Укытучылар арасында волейбол ярышы.
23.03.2015
Бүген мәктәбебездә укытучылар арасында ярыш үтте. Ярышта 6 мәктәп катнашты.
1нче урын - Икшермә мәктәбе.
2нче урын - Олы Арташ мәктәбе.
3нче урын -Шытсу мәктәбе.
- Нәүрүз мөбәрәк булсын! 22.03.2015 Яз җитү белән авылларда Нәүрүз бәйрәмен үткәрү гадәткә кереп бара. Бу бәйрәм кышны озату, язны каршы алу буларак кабул ителә. Кешеләр элек-электән язны көтеп алганнар, аңа яңа өметләр баглаганнар. Бер-берсенә изге теләкләр теләп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юраганнар. Быел Нәүрүз бәйрәмен мәктәп укучылары, авыл халкы белән билгеләп үттек. Иң баштан балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык. Бер көн алдан, өйдән-өйгә йөреп, карга боткасына ярма, йомырка, он, май җыйдык. Авыл халкының да күңелен күреп, яз килү белән котладык. Бәйрәм җыр – бию, уеннар белән дәвам итте. Халык бәйрәм итте, күңел ачты.
- Татар Теле ИНФО халыкара олимпиадасы. 22.03.2015 Татар Теле Халыкара ИНФО олимпиадасында катнашып,татар теле укытучылары ШиһабиеваФ.Ә. һәм ДәүләтоваИ.Г. Рәхмәт хаты, укучылары Диплом һәм Сертификат белән бүләкләнде.
-
Әти-әниләр җыелышы. 21.03.2015

Бүген 3нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде.
Җыелышта түбәндәге көн тәртибе буенча мәсьәләләр каралды.
1нче көн тәртибе. "Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү"
дигән темага ГайсинаГ.Я.чыгыш ясады.
2нче көн тәртибе буенча мәктәп директоры ГазизҗановаГ.В.
укыту-тәрбия эшенең торышы, алда торган бурычлар белән таныштырды.
3нче көн тәртибе буенча ХасановМ.М. әти-әниләрне куркынычсызлык
кагыйдәләре белән таныштырды.
Соңыннан җыелыш аерым классларда дәвам итте.
-
Ура! Каникул җитте. 21.03.2015

Ниһаять, укучыларның көтеп алган каникуллары җитте. Укучылар каникул вакыты дип өйдә генә ятмаячаклар. Мәктәптә консультацияләр, түгәрәкләр, авыр үзләштерүчеләр өчен дәресләр үтәчәк. Укучыларның мәктәпкә матур ял итеп,көч туплап килүләрен көтеп калабыз.
-
Татар теленнән имтихан. 21.03.2015

9нчы сыйныф укучылары татар теленнән пробный БРТ
тапшырдылар. Аларга уңышлар телибез!
-
Педагогик киңәшмә. 20.03.2015

Бүген 3нче чирек нәтиҗәләре буенча педпгогик киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәнең көн тәртибе: 1)"Сигапурча укыту"дигән темага чыгыш. 2)3нче чирек нәтиҗәләре. 3)Төрлеләр.
-
Кечкенә китапчыклар. 20.03.2015

Безнең татар халкында "Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә" дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыган саен сафланыр, ачылыр, дөньяга карашы киңәер. Кайсы гына авторның китабы булса да, ул безне изгелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.











