Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Сәламәтлек дәресләре. 16.03.2015

Бүген сыйныфларда тәрбия сәгатьләре сәламәтлек темасына багышланды.
-
Биология-химия,география атналыгы. 16.03.2015

Бүген мәктәбебездә Биология-хими,география атналыгы башланды. 8нче сыйныф укучылары арасында "Беренчел химик төшенчәләр"дигән темага КВН үткәрелде. "Кислород"һәм"Водород"командалары катнашты. Җиңү "Кислород"командасына елмайды.
- "Дулкыннар"да катнаштык. 14.03.2015 5нче сыйныф укучысы Вәлиева Алсу республика күләмендә үткәрелгән "Дулкыннар"конкурсында нәфис сүз номинациясендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Татарча көрәш бәйгесе. 14.03.2015

14 нче март көнне мәктәбебездә Фәләхов Рифат Мәүлит улы истәлегенә татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Анда 9мәктәптән 100гә якын көрәшче катнашты. Безнең мәктәптән Каюмов Нияз һәм Галимуллин Фаяз - 1нче, Әхмәдуллин Рифат - 2нче, Сәетов Булат, Мөхәммәт- җанов Самат һәм Гаянов Илүс 3нче урынны алдылар. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!!!
- Әниемә тиңнәр юк. 13.03.2015 "Көмеш кыңгырау"газетасында 6нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Илсинәнең "Әниемә тиңнәр юк" исемле шигыре басылып чыкты. Илсинә,сиңа иҗади уңышлар телибез!
-
Тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы. 07.03.2015

7нче март көнне Олы Арташ төп мәктәбендә авылыбызда яшәүче сугыш чоры балаларына, ягъни Бөек Җиңү язын якынайтуда үзләренең фидакарь хезмәтләрен һәм гомерләрен кызганмый, ач-ялангач килеш тылда батырлыклар күрсәткән ветераннарга “1941– 1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, озын, бәрәкәтле гомер, шатлык-куанычлар һәм аяз, тыныч күк йөзе теләде:
– Сез, бүгенге көннең ак яулыклы әбиләре, түбәтәйле мөлаем бабайлары, дәһшәтле сугыш чорында япь-яшь егет-кызлар булгансыз. Сез ул елларның авырлыгын үз җилкәгездә татып, Ил өчен, Җиңү өчен бар көчегезне биргәнсез, сынатмагансыз! Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез! Рәхмәт, Сезгә, ветераннар! – диде.
Бәйрәм мәктәп укучылары көче белән әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды. Соңыннан тыл ветераннары чәй эчте.
-
Бәйрәм белән,Әнием!
05.03.2015
5,6нчы март көннәрне е барлык сыйныф укучылары Әниләр бәйрәме үткәрде. Балалары куйган матур концерт, үз куллары белән ясалган бүләкләр әниләр өчен зур бәхет булды. Бәйрәм белән,Әниләр!
-
8март-яз бәйрәме белән! 05.03.2015

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
- Чаңгы ярышында катнаштык. 28.02.2015 Бүген мәктәбебездән 5 укучы МөхәммәтҗановР.,ВәлиеваА., ҖәләлетдиновД.,СәетовБ. һәм ГайсинаИ.Районда үткәрелгән чаңгы ярышында катнашып кайтты.
- "Йолдызлык - 2015" 21.02.2015 Драма түгәрәге җитәкчесе ЯруллинаЛ.А. җитәкчелегендә Салихов Рүзәл(7кл.)һәм вәлиева Алсу (5кл.)"Йолдызлык - 2015" конкурсында катнаштылар.











