Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
"Көзге яхшылык атнасы"/"Осенняя неделя добра" 10.09.2015

Табигать - безнең йортыбыз.
Аны чиста, матур итеп тоту- безнең төп бурыч.
-
"Яшә, чишмә!" акциясе дәвам итә 08.09.2015

Бүген "Күңелле балачак" һәм "Йолдызчыклар" эзтабар отрядлары
педагог-оештыручы Дәүләтова И.Г. җитәкчелегендә
"Яшә, чишмә!" акциясе буенча эшне дәвам иттеләр.
Алар "Сәйфулла чишмә"сенә сәяхәт кылдылар. Бу чишмәбез
авылыбызның иң чиста сулы чишмәләреннән санала.
Укучыларыбыз һәм авыл кешеләре аны һәрдаим килеп
чистартып торалар.
-
8 сентябрь - халыкара грамоталылык көне 08.09.2015

8 сентябрь-халыкара грамоталылык көне .
-
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында - практик эвакуация 07.09.2015

Мәктәбебездә куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Бүген
ТИН укытучысы ДәүләтгәрәевЗ.С. һәм Икшермә янгын сүндерү
оешмасы начальнигы Сәләхиев Фәнис белән берлектә практик эвакуация үткәрелде.
Укучыларга гадәттән тыш хәлләр булган очракта, төрле ситуацияләрдән чыгу
юллары тагын бер кат аңлатылды.
-
Экологик дәрес"Бергә башкарабыз" 07.09.2015

Бүген мәктәбебездә "Бергә башкарабыз!" исеме белән
бөтенроссия экологик дәресе үтте.
Үзебез яшәгән авыл урамнарын, мәктәп
янын чистарттык, чүпләрдән арындырдык.
-
"Яшә, чишмә!" акциясе 07.09.2015

Бүгеннән мәктәбебездә "Яшә, чишмә!" акциясе башланып китте.
Укучыларыбыз дәрестән тыш эшчәнлектә Хәйри чишмәсенә
бардылар. Аның яннарын озын чүпләрдән арындырдылар,
саф чишмә суында битләрен юып, суыннан авыз иттеләр.
-
Акция "Праздник трезвости" 07.09.2015

Бүген линейкада Думаның вице-спикеры Галиуллина Динә
укучыларны бүгеннән "Праздник трезвости" акциясе башлануы
турында хәбәр итте. Укучыларны бу акция буенча үткәреләчәк
чаралар белән таныштырды.
-
Финанс грамоталылыгы көне 07.09.2015

8 сентябрь – Финансистлар көне уңаеннан мәктәпләрдә ел саен 4-7 сентябрь көннәрендә Финанс грамоталылыгы көне үткәрелә. Шул уңайдан мәктәбебездә 7 сентябрь көнне 8-9 сыйныф укучылары белән берлектә “Хәзерге заман кешесе өчен пластик карталар кирәкме?” һәм “Финанс грамоталылыгы нигезләре” дигән темага виртуаль сәяхәт үткәрелде. Дәресне җәмгыять белеме укытучысы Хасанов М.М. үткәрде. Укучылар, киләчәктә пенсия алучыларның тормыш дәрәҗәләрен күтәрү өчен мәҗбүриле булган туплау компоненты кертелүеннән хәбәрдар булдылар. Ул тормыш иткәндә килеп чыккан күп кенә проблемаларга тукталды, финанс мәсьәләләренә басым ясады, балаларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар биреп, югары класс укучыларына һөнәр сайлау буенча үзенең киңәшләрен җиткерде. Кызыклы сораулардан төзелгән викторина үткәрде.
-
Парк һәм скверлар елына багышланган футбол уены
06.09.2015
Бүген мәктәбебездә парк һәм скверлар елына багышланган
футбол уены үткәрелде. Уен "Факел" һәм "Ак барс" командалары
(5 һәм 6 сыйныф укучылары) арасында үткәрелде.
"Ак барс" командасы җиңү яулады.
-
"Минем хыялымдагы парк" 04.09.2015

6 сыйныф укучылары Валиева Алсу, Каримова Гөлия
һәм Закирова Ләйлә район күләмендә үткәрелүче
парклар һәм скверлар елына багышланган рәсем
конкурсында катнаштылар. Уңышлар телик аларга!











