Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
21нче февраль - халыкара туган тел көне. 21.02.2015

Мәктәптә 21 февраль – халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем- газиз телем” исеме астында бәйге үткәрелде.Бәйге Туган телгә- ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлау максатыннан үткәрелде. Балалар бу кичәдә телебезнең байлыгын, кыйммәтен, матурлыгын, сүзләргә бай булуын белделәр.Туган тел турында әйтемнәр, мәкальләр табышмаклар әйтелде.Шигырьләр сөйләнде. Укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Көн дәвамында укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар, туган тел турында җыр һәм шигырьләр тыңладылар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 21.02.2015

Хөрмәтле ир-ат укытучыларыбыз, әтиләр һәм укучы егетләр, малайлар! Сезне якынлашып килүче бәйрәмегез белән котлыйбыз! «Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый» дигән мәкаль бар. Сез – безнең саклаучыларыбыз, яклаучыларыбыз. Сез барда, ил хур булмас. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бик күп шатлык-куанычлар телибез.
-
Аҗаган - 2015 19.02.2015

19нчы февраль көнне мәктәбебездә “Аҗаган – 2015” хәрби- патриотик уеннары булып үтте. Ватанны саклаучылар көненә багышланган әлеге чарага әзерлек әшләре күптән башланган иде. Чөнки мәктәптә февраль ае "Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы” дип игълан ителде. 1нче һәм 2нче рота билгеләнгән маршрут буенча хәрәкәт итү, “мина кыры” аша узу, кечкенә һәм олы байракны табу этапларында көч сынаштылар. Аннан соң спортзалда күңелле спорт уеннары оештырылды. Уеннардан һәркем канәгать калды. Җиңү исә 1нче ротага елмайды.
- Альмир-молодец! 17.02.2015 17нче февраль көнне район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында 6нчы сыйныф укучысы Гаялетдинов Альмир 3нче урынны алды. Аны зур уңышы белән тәбрик итәбез.
-
Сугыш чоры җырларына конкурс 16.02.2015

Музыка укытучысы ГаяноваВ.Н. мәктәп күләмендә "Сугыш чоры җырлары бүген дә яңгырый" дигән конкурс үткәрде. Конкурс нәтиҗәләре:1нче урынны 4,6,8 нче сыйныф укучылары һәм 5нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Самат алды.
-
Шайдуллин Фердинандны искә алу. 14.02.2015

8нче сыйныф укучылары әфган сугышында
һәлак булган Шайдуллин Фердинандны
искә алу кичәсенә бардылар.
- Алда юллар кайсын сайлара. 14.02.2015 14нче февраль көнне "Алда юллар кайсын сайларга" дигән исем астында студентлар белән очрашу кичәсе булып узды. Студентлар үзләре укыган белем йортлары, анда керү шартлары белән таныштырдылар, икенче өлештә КВН үткәрелде. Бәйрәмне педагог-оештыручы Сәмигуллина Рәзинә алып барды.
-
Иң яхшы вожатый. 13.02.2015

7нче сыйныф укучысы Гасимуллина Язгөл 3нче сыйныф укучылары белән бергә "Иң яхшы вожатый"конкурсында катнашты.
-
Тамчы шоу.
13.02.2015
Бүген 6,7нче сыйныф укучылары арасында
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган
Тамчы шоу үткәрелде. "Очкын"һәм "Ялкын"
командалары бертигез очко җыйдылар.
Әлеге чара укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Хәрби - патриотик айлык дәвам итә. 13.02.2015

Укучылар арасында "Бөек Җиңүгә - 70 ел" темасына рәсем конкурсы үткәрелде.











