Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Әти-әниләр җыелышы. 30.05.2015

30нчы май көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. көн тәртибе бик тыгыз булды. 1. "Гаиләдә бала тәрбиясе"дигән темага СафиеваР.Х. чыгыш ясады. 2.Мәктәп директоры ГазизҗановаГ.В. әти- әниләрне укыту-тәрбия эше белән,киләсе уку елыннан укучылар өчен яңа мәктәп формасы белән таныштырды. 3. Укыту-тәрбия эшләре буенча завуч ЯруллинаЛ.А. район һәм административ контроль эш нәтиҗәләре белән таныштырды. 4. Район балигъ булмаган яшьләр белән эшләүче инспектор Алинә романова һәм участок инспекторы чыгышлары тыңланды. 5. Арташ җирле үзидарә башлыгы АгълямзяновА.Р. чыгыш ясады. 6. ХасановМ.М. әти-әниләрне куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштырды. Гомумән алганда, укучыларның җәйге ялын күңелле,хәвеф-тәтәрсез үткәрү, файдалы итеп үткәрү мәсьәләсе хәл ителде. чыгыш ясады.
-
Уңышлар телибез! 27.05.2015

9нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтиханнарын яхшы билгеләренә генә тапшырдылар. Математикадан да уңышлар телибез!
-
Наркотикларсыз тормыш! 25.05.2015

"Наркотикларсыз тормыш!"кысаларында мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре үтте.
-
ГТО нормативларын үтибез. 24.05.2015

23-25нче май көннәрне район күләмендә ГТО нормаларын үтәү буенча ярышлар үткәрелде.Безнең мәктәптән 7укучы катнашты. Галимуллин Фаяз туп ату буенча1 һәм 2нче, пресс буенча 2, воздушкадан ату 2 һәм кросстан 3 нче урыннарны, Гаянова Зәлия пресстан 2нче, воздушкадан ату буенча 1нче урынны алды. Барлык катнашучылар да сертификат белән бүләкләндә. Уңышларыгыз белән!!!
-
Хуш,мәктәбем! 22.05.2015 Хуш,мәктәп!Үз күрдең,

Яшәргә көч бирдең...
9нчы сыйныфны 7укучы тәмамлады.
Аларга имтиханнарында уңышлар телибез.
Онытмамын, укытучым, Бәхетле бул!- диеп әйткәнең. Яшь аралаш кабатлыймын Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем! -
Хәерле юл сезгә,укучылар! 22.05.2015 Хәерле юл сезгә, укучылар! Максатларга барып җитегез! Ашкынганда гомер юлларыннан Язмышны да узып китегез! Хәерле юл!

-
Педагогик киңәшмә.
22.05.2015
22нче май көнне мәктәптә педагогик киңәшмә үткәрелде.
Анда 1нче сыйныф укучыларын 2нче сыйныфка, 9нчы
сыйныф укучыларын имтиханнарга кертү һәм башка
мәсьәләләр каралды.каралды.
-
Ләлә Бәзгетдиновна! Бәйрәмең белән! 21.05.2015

Ләлә Бәзгетдин кызын матур бәйрәме - 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, гаилә бәхете, шатлыклар телибез. Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык, Якты көннәр мәңге үтмәсен. Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр, Шунысы бигрәк читләп үтмәсен. Бәхет чишмәләрең мул аксын, Зур шатлыклар белән таң атсын.
-
ГТО буенча чаралар. 18.05.2015

18нче май көнне тәрбия сәгатьләре ГТО нормативлары
буенча үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда Күңелле стартлар,
югары сыйныфларда төрле спорт ярышлары үтте.
-
Слет - 2015. 16.05.2015 16нчы май көнне районда Слет-2015 үткәрелде. Анда мәктәпнең җыр-биюгә оста укучылары катнашты. Каюмов Нияз,Салихов Рүзәл һәм Вәлиева Асу Грамота белән бүләкләнде. Бәйрәм укучыларга бик ошады.












