Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Кинодәресләр проектын гамәлгә ашыру 03.02.2025

Илебездә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" исемле проект башланып китте. Әлеге дәресләр белем алу процессын баета, укучыларга яңа белемнәр һәм тәҗрибәләр бирә. Фильмнарның социаль, тарихи һәм мәдәни контексты укучыларның дөньяга карашын киңәйтүенә ярдәм итә. Кинодәресләр проектын тормышка ашыру буенча гимназиядә актив эшчәнлек алып барыла.
-
Табигый фәннәр атналыгы 03.02.2025

Табигый фәннәр атналыгы кысаларында үткәрелгән чаралар:
- башлангыч сыйныф укучылары арасында "Иң эчтәлекле плакат" рәсем конкурсы;
- химия фәненнән тәҗрибәләр үткәрү буенча мастер- класс. -
Котлыйбыз! 01.02.2025

Район күләмендә үткәрелгән "Звёздный билет" бәйгесендә ирешкән уңышларыбыз:
- I урын яулаган 9А сыйныфы укучысы Сөнгәтуллина Җәннәт (җитәкчесе Светлана Федоровна);
- III урын яулаган 4В сыйныфы укучысы Заляндина Аишә (җитәкчесе Гөлчәчәк Мансуровна).
Укучыларны һәм җитәкчеләрен котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! -
Математика фәне атналыгы 31.01.2025

29- 31 нче гыйнвар көнне үткәрелгән чаралар:
- "Тылсымлы фигуралар" геометрик фигуралардан аппликация, конструкторлар;
- "Знатоки математики" олимпиадасы;
- "Своя игра" интеллектуаль уен;
- "Кемнең миллионер буласы килә?" математик уен. -
"Казан сандугачы- 2025" җыр бәйгесе 30.01.2025

Традицион рәвештә гимназиябез базасында "Казан сандугачы- 2025" җыр бәйгесенең шәһәр этабы булып узды. Бәйгенең максаты- моңлы яшь башкаручыларны барлау һәм аларны халыкка таныту. Катнашучылар эстрада, халык җыры, ансамбль номинацияләрендә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Әлеге бәйгедә гимназиянең 6В сыйныфы укучысы Нотфуллин Солтан I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды! Барлык җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! -
Дәрестән тыш эшчәнлек 29.01.2025

4А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Дания Габдулловна белән берлектә "Киномакс" кинотеатрында "Волшебник Изумрудного города" фильмын карап кайттылар. Әлеге сәяхәт укучыларга уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте!
-
Горурланабыз! 28.01.2025

"Ел укытучысы- 2025" конкурсының шәһәр, зона этапларында гимназия һәм районыбызның данын Сиринә Ринатовна яклап чыкты. Өч көн дәверендә Сиринә Ринатовна жюри әгъзаларына югары дәрәҗәдә дәрес, сыйныф сәгате, методик остаханә һәм мастер- класс күрсәтте. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
"Сиринә Ринатовна, сезнең тирән эчтәлекле, мәгънәле һәм сыйфатлы чыгышларыгыз укучыларга, жюрига бик ошады! Без сезнең белән сокланабыз һәм горурланабыз! "- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна. -
Математика фәне атналыгы 28.01.2025

27 нче һәм 28 нче гыйнвар көннәрендә үткәрелгән чаралар:
- Математик лотерея;
- "Күңелле саннар" рәсем бәйгесе.
Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен генә түгел, физик яктан да күнекмәләрен күрсәттеләр. -
Тормыш сөючән кешеләр көне 27.01.2025

27 нче гыйнвар- тормыш сөючән кешеләр көне! Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучыларыннан кызыклы сораштыру үткәрелде. Укучылар "Әгәр синең тылсымлы таягың булса нишләр идең?" дигән сорауга җаваплар бирделәр. "Галәм медиа" юнәлеше активистларыннан видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239360%2F487eec3170df740071%2Fpl_wall_-216931602
-
Мөһим сөйләшүләр - "Ватанны саклаучылар елы" 27.01.2025

27 нче гыйнвар көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Ватанны саклаучылар елы" темасына сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар Ватанны саклаучылар, аларның илебез язмышындагы роле турында фикер алыштылар. Тарихи хәтерне сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды.










