Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Новости гимназии №18
"Сәйяр- 2025" театр коллективлары фестивале
Опубликовано: 05.04.2025 3 нче апрель көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары катнашында "Сәйяр- 2025" фестиваленең шәһәр этабына йомгак ясалды. Быел "Сәйяр- 2025" фестивале бөек драматург Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган иде. Финалга 26 мәктәп һәм 18 балалар бакчасы театры үтте.
Гимназиябез укучылары әлеге бәйгедә Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклен сәхнәләштерделәр һәм II урынга, 200 мең сум күләмендә сертификатка лаек булдылар. Афәрин, укучылар! Без сезнең белән горурланабыз!
"Бу безнең өчен зур нәтиҗә, зур җиңү! Укучыларыбыз бик сәләтле! Әлеге җиңү- уртак эшчәнлекнең нәтиҗәсе. Киләчәктә дә шатлыклы вакыйгалар, сөенечләр көтеп торсын!"- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.
К списку новостей










