Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Котлыйбыз! 19.11.2024

Гимназиябезнең 9Б сыйныфы укучысы Мәхмутова Камилә "Глаголица" XI Бөтендөнья әдәби бәйгедә "Проза на татарском языке" номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды!
Әлеге конкурс ике ай дәвам итте. Камилә үзенең татарча язган детектив әсәрен жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Финалга үтеп, биш көн "Глаголица" лагеренда ял итте, төрле танылган язучылар белән очрашты, күп кенә бүләкләр белән бүләкләнде.
Без Камиләне һәм җитәкчесе Гөлназ Мазитовнаны чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз! Горурланабыз! -
Мөһим сөйләшүләр - "Ясалма интеллект һәм кеше" 18.11.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән "Ясалма интеллект һәм кеше" темасына сөйләшү алып барылды.
Дәрес барышында укучылар "ясалма интеллект" төшенчәсе белән таныштылар, аны куллану өлкәләре турында фикер алыштылар, презентация һәм видеоөзекләр карадылар. -
"Цифровая гигиена" конструктив диалог 18.11.2024

Гимназиянең 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары белән "Цифровая гигиена" темасына конструктив диалог үткәрелде. Төп максат- балаларны, яшүсмерләрне дезинформация, онлайн- мошенниклык һәм интернет- агрессия күренешләренең тискәре йогынтысыннан саклап калу.
Чара ачык дискуссия форматында узды. Спикер Нигъматуллин Камил Наилевич укучыларга социаль челтәрләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре, шәхси мәгълүматны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде, күп кенә мисаллар китерде. -
"Имин Россия" практик юнәлешле дәрес 15.11.2024

Гимназиянең 7А һәм 7Б сыйныфы укучылары Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсенең метрополитен юнәлешенең полиция бүлеге башлыгы урынбасары Гильмханов Булат Хәбирович һәм патруль- пост хезмәте полкы командиры урынбасары Ибрагимов Илнур Талгатович белән очраштылар.
Килгән кунаклар укучыларга хокук саклау органнары хезмәткәрләренең эш үзенчәлекләре, хокук бозулар һәм яшүсмерләр кылган җинаятьләр турында сөйләделәр. Әлеге очрашуда балалар кирәкле мәгълүмат алдылар. -
"Россия- минем горизонтларым" курсы 14.11.2024

14 нче ноябрь көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар белән "Аграр Россия" юнәлеше буенча йомгак ясалды. Укучылар видеоөзекләр карадылар, практик биремнәр эшләделәр, нәтиҗәләр ясадылар.
-
Бөтендөнья игелек көне 13.11.2024

Бөтендөнья игелек көне- 13 нче ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара бәйрәм. Игелек- ул ярдәмчеллек, кешеләргә карата рухи мөнәсәбәт, башкаларга яхшылык эшләргә омтылу.
Әлеге көн уңаеннан, китапханәче Зөлфия Рафаильевна һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна 4 нче, 6 нчы сыйныф укучылары белән игелек дәресләре үткәрделәр. Чара барышында укучылар:
- үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар;
- "тылсымлы сүзләр" дөньясында булып кайттылар;
- якыннарына һәм тирә- юньдәгеләргә карата яхшылык күрсәтү белән бәйле төрле ситуацияләрне анализладылар;
- дуслык белән бәйле булган мәкальләрнең төшенчәләре белән таныштылар;
- "яхшы" һәм "явыз" әкият геройлары турында блиц- сорауларга җаваплар бирделәр;
- "Полианна" фильмыннан өзек карадылар.
Игелек дәресләренең асылы шунда иде: игелекле эшләр үзеңә артыгы белән әйләнеп кайта. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диелә бит халык мәкалендә дә. -
Кошлар- канатлы дуслар 12.11.2024

12 нче ноябрь “Песнәкләр көне” исемле экологик бәйрәм буларак искә алына. Гимназиябезнең "Галәм киңлекләрендә" түгәрәгенә йөрүче 1Б сыйныфы укучылары җитәкчеләре Илсияр Илгизовна белән берлектә әлеге көннең барлыкка килү тарихын өйрәнделәр, песнәкләр һәм башка кошлар турында белемнәрен арттырдылар. Укучылар әти- әниләре белән бергәләп ясаган җимлекләрен алып килделәр, кошларга "күчтәнәчләр" салдылар. Балаларда табигатькә карата игътибарлы, сакчыл булуны кечкенәдән тәрбияләү бик әһәмиятле.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Уртак хезмәттә синең өлешең" 11.11.2024

Бүген гимназиядә дүшәмбе иртәсе Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән "Уртак хезмәттә синең өлешең" темасына сөйләшү алып барылды. Дәреснең максатлары:
- "шәхси җаваплылык" төшенчәсе белән танышу;
- гомуми максатларга ирешүдә бердәмлекнең әһәмиятен аңлау;
- хезмәткә һәм гражданлык бурычларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. -
1 нче сыйныф укучылары "Россия бөркетләре" сафларында! 11.11.2024

Бүген гимназиябездә 1 нче сыйныф укучыларын "Россия бөркетләре" нә багышлау тантанасы узды. Барлыгы 107 бала иптәшләре һәм укытучылары алдында әлеге хәрәкәт сафларына кабул ителделәр. Укучыларны "Россия бөркетләре" сафларына алу тантанасы Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимннарын башкарудан башланып китте. Гимназиябез директор урынбасары Садыкова Зөһрә Зәкәриевна укучыларны шушы тантаналы көн белән котлап теләкләрен җиткерде. Тантана барышында һәр укучыга әлеге хәрәкәтнең символлары булган тамгалар һәм рәсми таныклыклар тапшырылды. Укучылар чара барышында "Россия бөркетләре" нең девизын һәм гимнын башкардылар. Тантаналы матур бәйрәм флешмоб белән тәмамланды.
Гимназиябезнең "Россия бөркетләре" әлеге исемне лаеклы йөртәчәк, киләчәктә илебезнең горурлыгы булачак дип өметләнәбез. Укучыларга уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239341%2F2235ab8365b27ec797%2Fpl_wall_-216931602
-
"Бөркетләр очарга өйрәнә - Орлята учатся летать" конкурсы 10.11.2024

Гимназиянең 3А сыйныфы укучысы Гараева Сәмирә V Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән "Бөркетләр очарга өйрәнә - Орлята учатся летать" дип исемләнгән патриотик җырлар конкурсында I дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Сәмирәне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!










