Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Батырлар даны- мәңгелек! 09.11.2024

8 ноябрьдә илебездә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү- җаваплы, авыр, шул ук вакытта җәмгыятькә бик кирәкле һөнәр. Әлеге юнәлеш хезмәткәрләрдән намуслыкны, кешеләргә ярдәмгә килергә теләүне һәм әзерлекне таләп итә.
Гимназиянең 7А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлчәчәк Әсхатовна белән берлектә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы музеенда булып кайттылар. Укучылар тарихи материаллар һәм экспонатлар белән таныштылар. Сөйләшү барышында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең хезмәте һәм батырлыклары турында белделәр. Ахырдан укучылар хезмәт вазыйфасын башкарганда һәлак булган ЮХИДИ инспекторы Матренин Юрий Николаевич турында фильм карадылар. Безнең бурычыбыз- якты киләчәгебез һәм тынычлыгыбыз өчен үз гомерен биргән кешеләрне истә тоту һәм хөрмәт итү. -
"Татарча диктант" акциясе 08.11.2024

Бүген, ягъни 8 нче ноябрь көнне, безнең гимназиядә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү "Татарча диктант" акциясе узды. Бу акциядә 50дән артык укучы катнашты. Акциянең максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 07.11.2024

7 нче ноябрь көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар белән "Куркынычсыз Россия: полиция, янгын сүндерү, коткару һәм сак хезмәте" темасына сөйләшү үткәрелде. Дәрес барышында укучылар илебезнең куркынычсызлык системасына караган һөнәрләр белән таныштылар, видеоөзекләр карадылар, биремнәр эшләделәр.
-
"Что и требовалось доказать" уенында 07.11.2024

Гимназия активистлары ораторлык осталыгы буенча "Что и требовалось доказать" уенында катнаштылар. Уенда балаларның сөйләм теле никадәр бай булуы һәм төрле темаларга сүзләрне тиз сайлап ала белүләре, фикер алышуга әзерлекләре тикшерелде. Укучыларга әлеге чара бик ошады!
-
6 нчы ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн! 06.11.2024

6 нчы ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн! Гимназиядә әлеге датага багышланган чаралар үткәрелде. Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна укучылар белән "Мин һәм минем республика Конституциясе" дип аталган мәгълүмат сәгате уздырды. Укучылар Конституцияне кабул итү тарихы белән таныштылар һәм дәүләт символларын исләренә төшерделәр. Шулай ук укучыларыбыз "Это всё мое родное" акциясенә кушылдылар.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239336%2F19bf8af6c27c9c869a%2Fpl_wall_-216931602
-
Әдәби кичә 06.11.2024

Гимназиябезнең 3А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә Габдулла Тукай әдәби музеенда уздырылган "Гаилә җылысы" дип исемләнгән очрашуда катнашып кайтты. Әлеге матур очрашу Татарстанның атказанган артисты, композитор, шагыйрә Тәслимә Низами иҗатына багышланды. Зилә "Рәхмәт, әни! дигән шигыре белән чыгыш ясады. Афәрин!
-
"Галәм медиа" юнәлеше турында 05.11.2024

Гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна һәм “Алдынгылар хәрәкәте” нең беренчел бүлек советы рәисе Валеева Алимә "ШАЯН ТВ" каналында баручы "Шаян балалар" тапшыруында катнаштылар. Алар гимназиядә икенче ел актив эшләп килүче "Галәм медиа" юнәлешенең эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Репортажларның төшерелүе, яңа идеяләрнең ничек барлыкка килүе, социаль челтәрләрдә видеоларның әһәмияте, укытучыларның фикерләре, киләчәккә планнар турында видеоны карап белә аласыз.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239330%2Fdd59289ba0967d1bf1%2Fpl_wall_-216931602
-
"Гражданлык сәгате" проекты 05.11.2024

5 нче ноябрьдә Казан Кремлендә "Гражданлык сәгате" акциясе уздырылды. Акция кысаларында 14 яшькә җиткән гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты: VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Татарстан төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов һәм "Алдынгылар хәрәкәте" нең Казан бүлекчәсе җитәкчесе Динар Бариев.
Мәртәбәле кунаклар тантаналы рәвештә барлыгы 15 балага паспорт тапшырдылар. Әлеге акциядә гимназиябезнең 7А сыйныфы укучысы Ногуманов Раил катнашты һәм Россия Федерациясе гражданы паспортын алды. Котлыйбыз! -
4 нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2024

Халыклар бердәмлеге көне- тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әлеге көн уңаеннан, гимназиядә укучылар белән төрле чаралар уздырылды.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна "Тарих тәгәрмәче" дигән интеллектуаль уен һәм "Халык зирәклеге" дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар, Татарстан Республикасының милли, фольклор үзенчәлекләрен исләренә төшерделәр. Шулай ук балалар “Россия буйлап сәяхәт”, “Татарстан буйлап сәяхәт” дигән өстәл уеннары уйнадылар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Мәҗитовна "Россия халыклары мәдәнияте" темасына квиз үткәрде. Укучылар төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр.
Ә китапханәче Зөлфия Рафаильевна "Халыклар бердәмлеге көне" нә карата күргәзмә оештырды.Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239332%2Ff918004be24c4b3be0%2Fpl_wall_-216931602
-
"Хәят" инструменталь ансамбле "ШАЯН ТВ" да кунакта! 03.11.2024

Гимназиябезнең "Хәят" инструменталь ансамбле җитәкчеләре Марат Рафаэлевич белән "ШАЯН ТВ" каналында кунакта булып кайттылар. Алар алып баручының кызыклы сорауларына җаваплар бирделәр һәм үзләренең милли моңнарга төрелгән чыгышларын тәкъдим иттеләр. Афәрин, укучылар!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239329%2F9f4c3a1e5b7253f6db%2Fpl_wall_-216931602










