Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Өчпочмак ясау буенча мастер- класс 21.10.2024

3В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Сиринә Ринатовна белән берлектә "Түбәтәй" ресторанында өчпочмак ясау буенча мастер- класста катнашып кайттылар. Укучылар әлеге көнне күңелле уздырдылар, рәхәтләнеп үзләре ясаган өчпочмаклар белән сыйландылар!
-
Җәяү йөрү көне- 2024 20.10.2024

Бөтенроссия җәяү йөрү көне- физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән зур спорт чарасы. Чара Татарстан Республикасы Олимпия Советы һәм "Алдынгылар хәрәкәте" белән берлектә үткәрелә.
Гимназиябезнең 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти- әниләре дә "Җәяү йөрү көне- 2024" чарасында актив катнаштылар. Катнашучылар гимназия активистлары белән бергә флешмоб биеделәр, гимназия территориясе буйлап саф һавада җәяү йөрделәр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Хәрәкәттә- бәрәкәт!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239327%2F73790bca76ef23b1bc%2Fpl_wall_-216931602
-
Әтиләр көне! 19.10.2024

20 нче октябрь- Әтиләр көне. Әлеге бәйрәм балаларны тәрбияләүдә әтиләр роленең әһәмиятен күрсәтүгә һәм гаиләдә әти дәрәҗәсен ныгытуга юнәлтелгән. Әлеге көн уңаеннан, гимназиябезнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна укучылар белән "Әти белән бергә" дигән кинолекторий үткәрде.
Әтиләр- безнең яклаучыларыбыз, иң газиз, иң кадерле кешеләребез! Без аларга саулык, сөенечле гомерләр телибез. Балаларыгызның яратуын, кадер- хөрмәтен тоеп яшәгез. Сез безгә бик кирәк! -
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләре 18.10.2024

Көзге каникуллар алдыннан гимназия укучылары белән куркынычсызлык кагыйдәләре буенча сыйныф сәгатьләре, инструктажлар үткәрелде.
ЮХИДИ профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Хәйруллина Сәгдия Салиховна 1 нче сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча агитацион - профилактик чара уздырды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләрен ныгыту өчен һәр сыйныфка юл йөрү кагыйдәләре турында кызыклы китаплар бүләк ителде. -
"Россия- минем горизонтларым" курсы 17.10.2024

17 нче октябрь көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар белән "Аграр Россия: азык- төлек сәнәгате һәм җәмәгать туклануы" дигән темага сөйләшү алып барылды. Һөнәри юнәлеш бирү дәресендә укучылар төрле юнәлешләр белән таныштылар:
- селекция һәм генетика;
- үсемлекчелек һәм бакчачылык;
- терлекчелек һәм азык промышленносте. -
Республика күләмендә үткәрелгән стажировка 16.10.2024

16 нчы октябрь көнне гимназиябездә физика укытучылары өчен онлайн формада республика күләмендә стажировка үткәрелде.
Стажировканың темасы "Интеграция учебных предметов "Химия", "Биология" и "География" в школьном физическом образовании" дип аталды. Укытучыларның һәр чыгышы файдалы, аңлаешлы һәм практик яктан яңа идеяләргә бай булды. Әлеге чараны оештырган өчен Лилия Газинуровна, Ләйсән Ринатовна, Индира Рифкатовна һәм Гөлфинә Әсхатовнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез! -
"Spell battle"- фонетик уен 15.10.2024

Казан (Идел буе) федераль университетыннан килгән вәкилләр гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары белән "Spell battle" дигән фонетик уен үткәрделәр. Уен дустанә, позитив һәм җылы атмосферада үтте. Җиңүчеләр диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр!
-
Мөһим сөйләшүләр - "Зур булу нәрсәне аңлата?" 14.10.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән "Зур булу нәрсәне аңлата?" дигән кызыклы темага сөйләшү алып барылды. Дәреснең максатлары:
- укучыларда олыгаю турында күзаллау формалаштыру;
- "җаваплылык" төшенчәсе белән таныштыру. -
“Алдынгылар хәрәкәте” нең беренчел бүлек советы рәисен сайлау 12.10.2024

Гимназия тарихында икенче тапкыр “Алдынгылар хәрәкәте” нең беренчел бүлек советы рәисен сайлау узды. Сайлауда 5 - 11 нче сыйныфлар һәм укытучылар катнашты.
370 сайлаучының тавышлары түбәндәгечә бирелгән:
1. Валеева Алимә - 187;
2. Афзалова Аделя - 173;
3. Бозылган бюллетеньнәр - 10.
Нәтиҗәдә, күпчелек тавыш белән 8Б сыйныф укучысы Валеева Алимә җиңде! Алимәгә җаваплы вазифасында уңышлар телибез!
Гимназия укучыларын "Алдынгылар хәрәкәте" нең төрле юнәлешләрендә актив катнашырга, бердәм команда булырга чакырып калабыз! Хәрәкәттә бул! Беренче бул!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239326%2F516ac38c3e298e875f%2Fpl_wall_-216931602
-
"Сабантуй" журналы белән берлектә 11.10.2024

"Сабантуй" журналының 100 еллыгы уңаеннан, журналда хезмәт иткән һәм бүгенге көндә дә эшчәнлек алып баручы шәхесләрдән торган "Сабантуй" ның 100 йөзе" дип аталган күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмә ачылышында гимназиябезнең "Хәят" инструменталь ансамбле дә катнашты. Укучыларыбыз һәм җитәкчеләре Марат Рафаэлевич чараны милли моңнар белән бизәделәр. Афәрин, укучылар!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239324%2F26abf98406a621f7fd%2Fpl_wall_-216931602










