Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Регби түгәрәге эшчәнлеге 21.01.2025

Гимназия базасында эшләп килүче регби түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз республика күләмендә үткәрелгән "Новогодний турнир" ярышында 15 команда арасында 5 нче урынны яуладылар. Афәрин, укучылар! "Лучший игрок команды" призына 2В сыйныфы укучысы Карама Ильсаф лаек булды. Балаларга һәм регби түгәрәге җитәкчесе Сатаров Кирилл Вадимовичка рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре атналыгы 20.01.2025

Гимназиябездә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре атналыгы кысаларында атна дәвамында өстәл уеннарыннан торган күңелле тәнәфесләр оештырылды. Мондый тәнәфесләрдә укучылар күбрәк аралашалар, дуслар табалар. Ә иң мөһиме- телефоннан аерылып торалар.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Студентлар көне" 20.01.2025

20 нче гыйнвар көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Студентлар көне" темасына сөйләшү алып барылды. Дәрес барышында укучылар әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында видеоөзекләр карадылар, фикер алыштылар. 7 - 11 нче сыйныфлар гимназиянең 2022 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары Искандәр Гильмутдинов, Айсылу Басырова и Аделия Мухтарова белән очраштылар. Очрашу барышында килгән кунаклар үзләренең имтиханнарга әзерләнүләре, студент тормышы, укыту юнәлешләре, сессияләр, фәнни эшчәнлек һәм университет традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук яхшы уку һәм өлгереш серләре белән уртаклаштылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Искәндәр, Айсылу һәм Аделиягә әлеге җылы очрашу өчен зур рәхмәт!
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгын йомгаклау 18.01.2025

18 нче гыйнвар көнне рус теле һәм әдәбияты атналыгы буенча нәтиҗәләр ясалды. Укучылар белән "Знатоки слова" дип аталган әдәби чара үткәрелде. Гимназия укучылары атна дәвамында барлык уздырылган чараларда актив катнаштылар.
-
"Акыл батл" тапшыруында 17.01.2025

Гимназиябез укучылары Закирова Раилә (7А), Садриев Рифат (7А), Зәбирова Сәмирә (7Б), Кәримова Мәликә (7Б) "ШАЯН ТВ" каналында оештырылган "Акыл батл" тапшыруында катнашып кайттылар. Укучылар төрле өлкәгә кагылган сорауларга җаваплар бирделәр, үзләренең белемнәрен сынадылар. Афәрин!
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы 17.01.2025

17 нче гыйнвар көнне укучылар белән үткәрелгән чаралар:
- Яраткан әкиятләр буенча рәсем бәйгесе;
- "Поле чудес" интеллектуаль уен;
- "Король и королева письма" конкурсы;
- Рус әдәбияты буенча кроссворд чишү. -
Һөнәри юнәлеш 16.01.2025

16 нчы гыйнвар көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында "Минем киләчәгем" темасына сөйләшүләр алып барылды.
7- 11 нче сыйныф укучылары янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы Закиров Марат Талгатович белән очраштылар. Марат Талгатович үзенең эшчәнлеге белән таныштырды һәм гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре турында сөйләде. -
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы 16.01.2025

16 нчы гыйнвар көнне укучылар белән үткәрелгән чаралар:
- "Своя игра" интеллектуаль уен;
- "По сказочным тропинкам"- викторина;
- "Детские писатели" әдәби кичә;
- "Поэтика" шигырь сөйләүчеләр бәйгесе. -
Балалар киносы көне 15.01.2025

Балалар киносы көне уңаеннан, гимназия китапханәсендә укучылар белән "Буратинода кунакта" дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Укучылар китапханәче Зөлфия Рафаильевна белән берлектә "Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары" әкиятенең язылу тарихы белән таныштылар, видеоөзекләр карадылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы 15.01.2025

15 нче гыйнвар көнне укучылар белән үткәрелгән чаралар:
- "Знатоки фразеологии" бәйгесе;
- "Час непрочитанных книг", "Великий, могучий русский язык" - викторина;
- "Поэты пушкинской поры" әдәби кичә.










