Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектакле 28.09.2024

2Г сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Алсу Габдрафиковна белән берлектә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына сәяхәт кылдылар. Алар "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектаклен карадылар. Әлеге музыкаль әкият балаларга бик ошады!
-
"Беренчеләр вакыты" проекты 27.09.2024

Гимназиябезнең "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә 362 нче номерлы балалар бакчасында "Беренчеләр вакыты" ("Время Первых") дигән уен үткәрделәр. Әлеге чараның төп максатлары:
- мәктәп һәм балалар бакчасы арасында үзара хезмәттәшлекне активлаштыру;
- балаларны кече яшьтән "Алдынгылар хәрәкәте" берләшмәсе белән таныштыру.
Уен барышында балалар "Алдынгылар хәрәкәте"нең юнәлешләре белән таныштылар, төрле биремнәр эшләделәр, флешмоб биеделәр. Активистлар һәм балалар уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239307%2F1973830c772bd130ce%2Fpl_wall_-216931602
-
"Россия- минем горизонтларым" дәрестән тыш эшчәнлек курсы 26.09.2024

26 нчы сентябрь көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар белән "Аграр Россия: үсемлекчелек, бакчачылык" дигән темага сөйләшү алып барылды. Төп максатлар:
- әлеге аграр тармаклар турында белемнәрне арттыру;
- заманча технологияләр белән танышу. -
Халыклар дуслыгы йортында 26.09.2024

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Дуслык һәм татулык дәресләре" проекты старт алды. Әлеге чарада гимназиянең 7А сыйныфы укучылары да катнашып кайттылар.
Иң башта укучыларга экскурсия оештырылды, аннары дәреснең интерактив өлеше уздырылды. Чара барышында балалар сорауларга җавап бирделәр. Иң актив укучыларга Халыклар дуслыгы йортыннан бүләкләр тапшырылды. -
Әдәби кичә 25.09.2024

Гимназия китапханәсендә 3Б сыйныфы укучылары белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган шигърият кичәсе уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, шигырьләре белән таныштылар. Кичә барышында балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, "Оча торган чәчәк", "Песнәк белән сөйләшү" шигырьләрен укыдылар.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Ашлык үткән юл" 23.09.2024

Гимназиядә дүшәмбе иртәсе Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Укучылар белән илебезнең авыл хуҗалыгы турында сөйләшү алып барылды. Дәреснең максатлары:
- авыл хуҗалыгы һөнәрләренең мөһимлеген аңлау;
- әлеге өлкәдә хезмәт куючыларның эшенә хөрмәт тәрбияләү;
- илебез ирешкән казанышлар өчен горурлык хисе формалаштыру. -
Җиңел атлетика кроссы 23.09.2024

Бүген Казан шәһәре Идел Буе районының гомуми белем бирү учреждениеләре арасында җиңел атлетика кроссы уздырылды. Әлеге чарада гимназиябез укучылары да актив катнаштылар. Молодцы! Нәтиҗәләрне көтеп калабыз.
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит- 2024" акциясе 22.09.2024

Гимназиядә "Китапка икенче тормыш бүләк ит- 2024" акциясе башланып китте. Әлеге чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни- популяр, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелә. Барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти- әниләрне әлеге акциядә актив катнашырга чакырып калабыз! Акция 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чын күңелдән бүләк ителгән китап китапханәдә һәрвакыт үз урынын алачак һәм үз укучысын табачак.
-
Кросс нации- 2024 21.09.2024

Бүген гимназиябез укучылары "Урам" экстрим- паркында оештырылган "Кросс нации- 2024" масштаблы спорт чарасында катнашып кайттылар. Шулай ук гимназия территориясендә дә укучылар белән көзге кросс үткәрелде. Көзге кросс сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җиңел атлетиканы популярлаштыру, балалар һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыру максатыннан уздырыла.
-
Әтиләр көненә багышланган спорт ярышы 21.09.2024

Бүген Казан шәһәренең 133 нче лицеенда Әтиләр көненә багышланган спорт ярышы булып узды. Чарада безнең гимназиядән әтиле- уллы Валиахметовлар гаиләсе катнашты. Алар барлык этапларда да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. "Югары күрсәткечләре, гимназиябез данын яклаганнары өчен Валиахметовлар гаиләсенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!"- дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.
Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239208%2F40043bbfc3a8a6801e%2Fpl_wall_-222311097










