Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
"Сабантуй" журналы редакциясе тарафыннан бүләкләү тантанасы 27.12.2024

27 нче декабрь көнне "Татмедиа" брифинг залында "Сабантуй" журналы редакциясе тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә җиңү яулаган мәктәпләрне һәм балаларны бүләкләү тантанасы булып узды.
- "Сабантуй"ның 100 дусты" бәйгесендә гимназиябез "Сабантуй" кубогына лаек булды!
- "Директорга 5 сорау" конкурсында оригиналь һәм креатив сорауларны мәктәп директорларына биргән укучылар арасында гимназиянең 7Б сыйныфы укучысы Кәримова Мәликә җиңүче дип табылды. Афәрин!
- Ике ел рәттән "Ихлас" мультимедиа мәктәбендә иҗатка тартылучы укучылар өчен журналистика юнәлешендә онлайн- дәресләр үткәрелде. Танылган журналист Зөлфия Гыйльметдинова уку елы дәвамында укучыларны журналистика серләренә төшендереп, дәресләр бирде. Гимназиянең 5В сыйныфы укучысы Кәримов Инсаф барлык биремнәрне дә үтәп, җиңүче дипломына лаек булды. Афәрин! -
"Туган авылым" милли комплекс буйлап сәяхәт 27.12.2024

27 нче декабрь көнне 7А сыйныфы укучылары укытучылары Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә "Туган батыр" әкияте геройлары белән "Туган авылым" милли үзәге буйлап сәяхәт кылдылар.
Укучылар татар халкының көнкүреше, һөнәрләре һәм милли киемнәре белән таныштылар. Күренекле җырчы Әлфия Авзалова исемен йөртүче үзәктә җырчының тормыш һәм иҗат юлы белән танышып үттеләр. Ахырдан татар халкының милли ризыклары белән чәй эчтеләр. -
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча линейка 26.12.2024

Гимназиябездә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар уздырылды. Линейка барышында төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда катнашкан укучылар бүләкләнделәр. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна кышкы каникул вакытында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга күңелле һәм файдалы яллар теләде! Ял итеп, көч җыеп барлык укучыларны 9 нчы гыйнвар көнне гимназиядә көтеп калабыз!
-
"Дед Мороз проспал" музыкаль тамашада 25.12.2024

2Б сыйныфы укучылары укытучылары Рушания Мингазовна белән "Чулпан" мәдәният үзәгендә оештырылган "Дед Мороз проспал" музыкаль тамашаны карап кайттылар. Яңа ел тамашасын балалар хозурланып карадылар һәм рәхәтләнеп алкышладылар.
-
"Әкият" курчак театры залында 25.12.2024

Гимназиянең 2А һәм 2В сыйныфы укучылары Резеда Фатыховна, Дания Кәшәфетдиновна җитәкчелегендә "Әкият" курчак театры залында "Самый новый Новый год" Яңа ел тамашасын карап кайттылар. Әлеге чара позитив һәм уңай эмоцияләргә бай булды!
-
Дәүләт символлары турында Федераль Конституцион законнар кабул итү көне 25.12.2024

25 нче декабрь- Россия Федерациясенең дәүләт символлары турында Федераль Конституцион законнар кабул итү көне. 2000 нче елның 25 нче декабрендә Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт символлары- флаг, герб һәм гимн турындагы федераль кануннарга кул куйды. Әлеге көн уңаеннан, гимназия укучылары белән "Россия символлары" дип исемләнгән викторина үткәрелде.
-
"Кар иле патшабикәсе" спектакле 24.12.2024

1Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Илсияр Илгизовна белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Кар иле патшабикәсе" спектаклен карап кайттылар.
-
Котлыйбыз! 23.12.2024

Гимназиянең 3А сыйныфы укучысы Ризванов Булат шәһәр күләмендә үткәрелгән "Зелёные мечты" бәйгесенең "Татар милли сыерчык оясы" номинациясендә призёр булды. Булатны һәм җитәкчесе Гөлфия Рөстәмовнаны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Мөһим сөйләшүләр - "Бер ил- бер ук гореф- гадәтләр" 23.12.2024

23 нче декабрь көнне үткәрелгән "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклында укучылар белән "Бер ил- бер ук гореф- гадәтләр"дигән темага сөйләшү алып барылды. Дәреснең максатлары:
- Яңа елны каршы алу традицияләрен искә төшерү;
- гаилә традицияләренең кыйммәтләрен аңлау. -
Циркта кунакта 22.12.2024

Гимназиянең 1В сыйныфы укучылары Рамилә Рифатовна белән берлектә циркта Яңа ел тамашасын карадылар. Балаларга Яңа ел чарасы яхшы кәеф бүләк итте!










