Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Вакансии на 2026 - 2027 учебный год 01.08.2026

На 2026 - 2027 учебный год в нашу команду приглашаются следующие специалисты:
- учитель начальных классов;
- учитель информатики;
- учитель математики;
- учитель русского языка;
- педагог- психолог.
Адрес: г. Казань, ул. Кул Гали, д.13
Телефон для связи: +7(843)-262-43-69
E-mail: g18.kzn@tatar.ru -
11 нче сыйныфларның чыгарылыш кичәсе 01.07.2026

Гимназиябездә бик күркәм һәм матур чара узды - 11 нче сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды. Барлык укучыларыбыз имтиханнарын уңышлы бирделәр, 8 укучы да үзләренең алтын медальләрен акладылар!
"Хөрмәтле Эльмира Вагизовна, укучылар, сезне чын күңелдән шундый матур нәтиҗәләр белән котлыйм! Үзегез теләгән уку йортларына кереп, үзегезгә ошаган һөнәрләрне сайларга язсын. Куйган максатларыгызга кыю барыгыз, теләкләрегезгә ирешегез!"- дип котлау сүзләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сез тормышыгыздагы иң мөһим этапларның берсен үттегез - гимназияне тәмамладыгыз. Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, хыяллар. Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти - әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз.В нашей гимназии состоялось торжественное вручение аттестатов выпускникам 11 класса - важное, волнительное и трогательное событие для учеников, родителей и педагогов. Все ребята успешно сдали экзамены, 8 учеников получили золотые медали!
Мы искренне поздравляем всех выпускников с этим важным этапом! Пусть впереди вас ждут новые горизонты, смелые решения, большие достижения и счастливые моменты. Пусть каждая следующая глава вашей жизни будет яркой, успешной, наполненной добром, вдохновением и верой в себя! -
9 нчы сыйныфларның чыгарылыш кичәсе 29.06.2026

Әйләнәдә - гөлләр.
Тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә!
Гимназиябездә 9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы үткәрелде. Әлеге чарада онытылмас мизгелләр күп булды: ихлас котлаулар, шатлыклы күз яшьләре, чын күңелдән башкарылган биюләр. Барлык чыгыш укытучылар, әти - әниләр һәм килгән кунаклар тарафыннан алкышларга күмелде!
"Укучылар, бүген сезнең мөстәкыйль тормышка аяк баскан көнегез. Үз көчегезгә ышаныгыз, үз алдыгызга максатлар куегыз һәм теләгегезгә ирешегез! Уңышлы юллар сезгә!" - дип матур теләкләрен җиткерде гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна.
9 нчы сыйныф укучылары, сезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, зур уңышлар, яңа үрләр теләп калабыз! Әти - әниләрегезнең, укытучыларыгызның ышанычларын аклагыз, җәмгыятебез өчен кирәкле һөнәр ияләре булыгыз! Мәктәп еллары күңелләрегездә якты хатирәләр булып калсын!В гимназии состоялось торжественное вручение аттестатов выпускникам 9-х классов. Этот день стал важным рубежом в жизни наших ребят - временем подведения итогов, прощания с одним этапом и уверенного шага навстречу своему будущему.
Поздравляем всех выпускников с этим важным событием! Пусть впереди вас ждут новые открытия, смелые решения, яркие возможности и большие достижения. И пусть выбранный вами путь приведет к успеху, счастью и исполнению самых заветных желаний!Видеога сылтама: https://vkvideo.ru/video-216931602_456239496
-
Җәйге лагерь "Бәхетле балачак" 26.06.2026

Каникуллар җитү белән гимназиядә җәйге лагерь эшли башлады. Егерме бер көн дәвам иткән лагерь көннәре бик кызыклы, файдалы һәм күңелле үттеләр. Балалар белән төрле мастер- класслар, экскурсияләр, чаралар уздырылды. Көн тәртибе буенча куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, иртәнге зарядкалар, саф һавада йөрүләр оештырылды.
Лагерь чоры ул- файдалы вакыт үткәрү мөмкинлеге, балаларның иҗади үсеше, рухи дөньясын баету өчен мәйданчык. Әлеге юнәлештә хезмәт куйган барлык укытучыларга, хезмәткәрләргә, пешекчеләргә, җитәкчеләре Фәридә Гайнетдиновна һәм Эльмира Әлфисовнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Укучыларны яңа уку елында көтеп калабыз!С наступлением каникул в гимназии начал работать летний лагерь. Дни лагеря прошли очень интересно, полезно и весело. С учащимися были проведены различные мастер- классы, акции, мероприятия, экскурсии. Выражаем огромную благодарность за организацию ярких, веселых каникул всем учителям, сотрудникам и поварам, руководителям- Фариде Гайнетдиновне и Эльмире Альфисовне!
-
"Старты поколений" бәйгесе 23.06.2026

Җәйге каникуллар булуга карамастан, конкурсларда катнашу дәвам итә. Район күләмендә үткәрелгән "Старты поколений" бәйгесендә ирешкән уңышларыбыз сөендерерлек. Юл йөрү кагыйдәләре буенча тирән белемнәрен күрсәтеп, 2А сыйныфыннан Шакировлар гаиләсе II, Шавалеевлар гаиләсе III урынга лаек булдылар. Афәрин! Укучыларны, әти- әниләрне һәм җитәкчеләре Рәмзия Рәлифовнаны чын күңелдән котлыйбыз!
Несмотря на летние каникулы, участие в конкурсах продолжается. Наши достижения в районном конкурсе "Старты поколений" очень радуют:
- семья Шакировых II место;
- семья Шавалеевых III место.
Конкурс "Старты поколений" проводится для популяризации безопасного поведения на дорогах, профилактики детского дорожно-транспортного травматизма и, конечно, для укрепления семейных ценностей через общий досуг. От всей души поздравляем учеников, родителей и руководителя Рамзию Ралифовну! -
Игътибарлы булыйк! 27.05.2026

Игътибарлы булыйк! Бүгенге җәмгыятьнең иң катлаулы һәм шул ук вакытта каршылыклы проблемаларының берсе- яшүсмерләр арасында хокук бозулар, җиңел акча эшләргә теләү проблемасы. Кызганычка каршы, яшь чакта күбебез кылган гамәлләрнең кайвакыт авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетермибез. Укучылар, укытучылар һәм әти- әниләр, әлеге видеоөзек белән танышып алуыгыз сорала. Безнең киләчәк - безнең кулда!
Будьте внимательны! Проблема правонарушений среди подростков- одна из самых сложных и противоречивых в современном обществе. Она обусловлена отсутствием осознания тяжелых последствий поступков и влиянием окружения. Просим вас посмотреть этот видеоролик. Помните, наше будущее - в наших руках!
Ссылка на видео: https://vk.ru/wall-216931602_2305
-
2025-2026 нчы уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы линейкалар 22.05.2026

22 нче май көнне гимназиядә уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар үткәрелде. Линейкалар барышында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, гимназия тормышында актив катнашкан укучыларыбыз бүләкләнделәр. 2025-2026 нчы уку елы гимназиябез өчен бик уңышлы булды. Нәтиҗәләр сөендерерлек!
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна җәйге каникул вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде:
- юлда велосипед, шәхси мобильлек чараларында йөргәндә, тимер юл транспорты объектларында игътибарлы булырга;
- бары тик рөхсәт ителгән, махсус җиһазландырылган сулыкларда гына су коенырга;
- ут, шырпы белән сак булырга;
- социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, шикле сылтамаларга басмаска;
- шәхси мәгълүматны хәбәр итмәскә, чит кешәләргә акча күчермәскә.
Барлык кагыйдәләрне үтәгәндә генә ялларыбыз имин һәм файдалы узачак!Укучыларга күңелле яллар теләп калабыз!В гимназии прошли торжественные линейки по итогам 2025-2026 учебного года. На линейке были награждены учащиеся, которые стали победителями и призёрами различных конкурсов. Директор гимназии Гульшат Абузаровна ознакомила учащихся с правилами поведения во время летних каникул, пожелала веселых и полезных выходных!
-
"Макулатураның һәр килограммы үсеп утыручы агачны киселүдән саклап кала" акциясе 20.05.2026

Гимназия укучылары, укытучылары һәм әти- әниләр һәр уку елында макулатура җыюда актив катнашып киләләр. Әлеге акция экологик тәрбия бирү һәм табигатьне саклау максатыннан үткәрелә. Макулатура тапшыру – урманнарны саклап калуның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы. Һәр җыелган килограмм кәгазь табигатьне чистарак итә. Уку елы дәвамында актив катнашып килгән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Сдаем макулатуру - сохраняем природные ресурсы! В каждом учебном году ученики, учителя и родители принимают активное участие в сборе макулатуры. Эта акция проводится в целях экологического воспитания и охраны природы. Сбор макулатуры - самый простой и эффективный способ сохранения лесов. Каждый собранный килограмм бумаги делает природу чище. Выражаем огромную благодарность всем, кто принимал активное участие в течение учебного года!
-
Бөтенрәсәй татар теле укытучылары форумы 21.04.2026

Гимназиядә зур вакыйга – Бөтенрәсәй татар теле укытучылары форумы узды! Көтеп алынган кунакларыбызны шигырь, җыр- бию һәм "Татар халкының милли бизәкләре" күргәзмәсе белән каршы алдык. Киләсе тукталышларда укытучыларның ачык дәресләре, дәрестән тыш эшчәнлек буенча мастер - класслары каралды, укыту һәм тәрбия юнәлешләре белән танышу булды.
Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна форум катнашучыларын гимназия тарихы, хәзерге яшәеше һәм уңышлары белән таныштырды. Укучыларыбыз башкаруында куелган чыгышлар аеруча алкышларга күмелде! Килгән кунакларыбыз гимназия турында бары тик уңай фикердә калдылар! Ә без үз чиратыбызда әлеге чарада катнашкан барлык укытучыларга һәм укучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!В гимназии состоялось значимое событие — Всероссийский форум учителей татарского языка! Гостей встречали стихами, песнями, танцами и представили выставку "Национальные узоры татарского народа". На следующих этапах форума были проведены открытые уроки и мастер- классы по внеурочной деятельности. Гости познакомились с образовательной средой и воспитательной деятельностью гимназии.
Директор гимназии Гульшат Абузаровна рассказала участникам форума историю гимназии, поделилась успехами и достижениями. Особенно тепло аплодировали выступления в исполнении наших учеников! Гости остались очень довольны! Мы, в свою очередь, выражаем огромную благодарность всем учителям и ученикам, принявшим участие в этом мероприятии! -
"Үз районыңны бел" интеллектуаль уен 17.04.2026

Гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары "Үз районыңны бел" дип исемләнгән интеллектуаль квизда катнаштылар. Казан шәһәренең 114 нче мәктәбендә узган әлеге чара Идел буе районының 70 еллыгына багышланган иде. Балалар Идел буе районына багышланган мәгълүматлар белән таныштылар, белемнәрен сынадылар, башка мәктәпләрдән килгән яшьтәшләре белән аралаштылар. Әлеге чарада катнашкан укучыларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Учащиеся 8-го класса гимназии приняли участие в интеллектуальной игре под названием "Знай свой район". Мероприятие, посвящённое 70-летию Приволжского района, прошло в школе №114 города Казани. Ребята проверили свои знания и пообщались со сверстниками из других школ. Выражаем огромную благодарность нашим ученикам, участвовавшим в этом мероприятии!










