МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 166 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
05.10.2023
В рамках "Профсоюзной недели" обновили информации в профсоюзных уголках.
На современном этапе развития общества одним из ключевых факторов успешного развития, как личности, так и различного рода организаций, является обладание нужной информацией. -
04.10.2023
Кечкенәләребез бакча территориясе буйлап сәяхәт иттеләр. Табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттеләр
-
03.10.2023
В рамках акции "Профсоюзной недели" профактив ознакомился со свежим выпуском газеты "Мой профсоюз"
-
02.10.2023
«Кояшлы Ык» ял зонасында Укытучылар һәм өлкәннәр бәйрәме уңаеннан бик матур чара узды. Әлеге чарада районыбыз мәгариф хезмәткәрләре ел дәвамында узган бәйгеләр нәтиҗәләре буенча, тәрбиядә ирешкән уңышлары өчен Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Закиров һәм аның гаиләсе концерты исә бәйрәм бүләге буларак һәр катнашучы күңелендә матур истәлекләр калдырды.
-
29.09.2023
В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала.Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе бирүнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: хезмәт белән шөгыльләнү баланы мәктәпкә тәрбияләргә ярдәм итә. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.
Бүген балаларыбыз апалары белән коелган яфракларны җыеп, участокларын чистарттылар. -
28.09.2023
Куркыныч сугыштан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу өчен, урта төркем балалары Җиңү паркында булдылар. Балалар каһарманнар турында белделәр. Мәңгелек ут янына бардылар.
Дети средней группы посетили Парк Победы, чтобы почтить память всех не вернувшихся с этой страшной войны. Дети узнали о героях. Далее путь держали к вечному огню. Ребята надолго запомнили эту экскурсию. -
27.09.2023
Туп-туп, тубыбыз,
Син безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә, ярабыз да,
Оста тота кулыбыз.
Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту өчен, туплар ярдәмендә төрле хәрәкәтле уеннарны бик яратып уйныйбыз. -
26.09.2023
Бакчабыз базасында районкүләм балалар бакчасы юнәлешендә хезмәт куйган остазлар белән "Күңел түрендәге хатирәләр" исеме астында бик җылы очрашу үткәрдек. Чарада хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, бүгенге көндә эшләүче район балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Кунаклар бүгенге көндә бакча тормышы белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар, Рүзилә Ахтямовна белән Алсу Зуфаровна үткәргән мастер- класслар өлкән буында зур кызыксыну уятты. Чара хатирәләргә, җырга, биюгә төрелеп үтте.
-
25.09.2023
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары пластилиннан кәрзин белән гөмбә ясадылар. Пластилин белән уйнау вак моторикага, фикерләүгә уңай тәэсир итә. Шулай ук ул балаларнын күз һәм кул координациясен, күзаллавын үстерә. Тынычландыру функциясен башкара.
Дети подготовительной группы слепили из пластилина корзину с грибами. Лепка - это один из увлекательных и интересных видов детского художественного творчества. Игры с пластилином развивают мелкую моторику рук, творчество, пространственное мышление, понятие о цвете и форме предметов. -
22.09.2023
Бөтен җирне сарылыкка күмеп, табигатькә алтын көз килде. Көннәр салкыная һәм кыскара башладылар. Әле күптән түгел генә ямь-яшел булып утырган агачлар сары яфракларын моңсу гына җиргә коялар.
Көз җитү белән, бакчада язын утырткан, җәен су сибеп үстергән яшелчәләр өлгерә. Кояшлы матур көннәрдә ,яңгырга тидермичә җыеп алырга да кирәк бит әле аларны. Белгәнебезчә, бакчада көзен эш бик күп.
Зурлар төркеме балалары тәҗрибә участогында көзге эшләрне башкардылар: коелган яфракларны җыйдылар,кишерләрне казып алып ашханәгә тапшырдылар.