МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 166 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
20.12.2023
20 декабрь көнне бакчабызда әти –әниләр, Сарман районы «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Cарман һәм Мөслим районнары буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Алсу Разиновна белән берлектә «Күренеп тор!» акциясе уздырылды. Аның максаты – киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыруны популярлаштыру. Акциянең көз, кыш айларында үтүе очраклы түгел. Чөнки тәүлекнең якты вакыты көннән-көн кими, юлларда да күз күреме начарлана. Җәяүлеләрне яктырак булырга, ерактан күренеп торырга өндәүче бу акция күп әти-әниләрне кызыксындырды. Балалар бакчасында алдан ук «Иң якты, күренеп торучы гаилә» («Самая заметная семья») исеме астында фотобәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә 30 гаилә катнашып, үзләренең фотоларын тәкъдим иттеләр. Акция барышында фотосурәтләр күргәзмәдә урын алды. Фотобәйгенең җиңүчеләре һәм анда катнашучылар «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең кыйммәтле бүләгенә һәм дипломнарына ия булдылар.
Профилактик чара барышында бакчаның яшь юл хәрәкәте инспекторлары әти-әниләргә, килгән кунакларга үзләренең чыгышлары аша юл кагыйдәләрен һәрвакыт белергә, караңгыда яктырткыч элементлар, фликерлар булдырырга өндәделәр. -
19.12.2023
Бакчабызда җәяүлеләр өчен яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру максатыннан «Юлда күренерлек бул!» акциясе игълан ителде.
Уртанчылар төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен искэ төшерделәр. Фликерларның юл йөрү хәрәкәтендәге мөһим роле турында өйрәнделәр. Балалар үзләре дә фликерлар ясадылар.
С детьми средней группы закрепили знания о правилах дорожного движения. Дети познакомились с назначением фликера в безопасности дорожного движения. Научились сами делать фликеры. -
18.12.2023
Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибарлы булуны сорый. Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Юлда йөрсәң уяу бул, фликер белән дус бул" дигән чара узды.
Юлларда куркыныч хәлләр булмасын өчен, караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар)-ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртканда ачык-ак төскә әверелә торган элементлар (брелоклар, беләзекләр һ. б.).Аларны транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә, алга да, артка да һәм ян-якларга беркетергә кирәк.
Безнең төп максатыбыз: балаларга уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм яктылык кайтаргыч элементлар турында булган белемнәрен тирәнәйтеп, тормышта шушы алган белемнәрен кулланып үзләренең һәм якыннарының тормышын саклап калырга өйрәтү. -
14.12.2023
Бүген бакчабызда "Ел тәрбиячесе - 2023" конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурсантлар үзләренең эш юнәлешләре белән таныштырдылар, балалар белән эшчәнлек күрсәттеләр. Безнең бакчадан Ситдикова Г. Н., Шарафетдинова Г. Ф. Уңышлы чыгыш ясадылар
-
13.12.2023
Пазл - ул игътибарлылык, төгәллек, сабырлык таләп итә торган мавыктыргыч уен.
Картинаны җыя-җыя, бала бер өлеше белән бөтен нәрсә арасындагы бәйләнешне белә, логик фикерләүне һәм кулларның кечкенә моторикасын үстерә.
Пазл – это занимательная развивающая и обучающая игра, которая требует усидчивости, аккуратности, терпения и внимательности.
Собирая картину, ребенок познает связи между частью и целым, развивает логическое мышление и мелкую моторику рук. -
12.12.2023
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Мәктәпкә әзерлек төркемендә, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, "Россия конституциясе" дигән темага әңгәмә оештырылды. Балалар Конституция дәүләтнең төп законы, анда кагыйдәләр язылган булуын, кешеләрнең шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен, хокук, бурычларын белделәр, символика белән таныштылар.
-
11.12.2023
Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
08.12.2023
Кечкенәләребезнең игътибарларын, хәтерен үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру, аваз ияртемнәрен (һау-һау, мияу-мияу, чи-чи) кабатлау юлы белән авазларны дөрес итеп әйтүгә күнектерү максатыннан "Ковробук" ярдәмендә шалкан әкияте белән таныштылар.
-
07.12.2023
Тәрбиячеләребез мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү эшен оештыруда заманча алымнар" темасына республика күләм үткәрелгән семинар- практикумда катнашты. Идиятуллина Л.Р. һәм әхлакый - патриотик тәрбия бирү буенча иң яхшы дидактик уены өчен диплом белән бүләкләнде.
Воспитатели нашего детского сада приняли участие в республиканском семинаре - практикуме для педагогов дошкольных образовательных учреждений на тему: "Современные подходы к организации работы по нравственно- патриотическому воспитанию дошкольников". Идиятуллина Л.Р. была награждена дипломом за лучшую авторскую дидактическую игру по нравственно- патриотическому воспитанию. -
06.12.2023
Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз.Шәҗәрә агачын төзү бик җиңел эш түгел. Чөнки моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарыңны белергә кирәк.һәр кеше үзенең шәҗәрәсен сакларга тиеш. Шушы максаттан чыгып,
зурлар төркемендә "Шәҗәрә- нәсел тамырларым; " дигән темага чара узды.Балалар әти-әниләре белән бергә нәсел шәҗәрәсен ясадылар, әби-бабайларын барладылар.
Шәҗәрә” дигән сүзне җиде буынны бәйләп тотучы нәсел агачы, туганлык җепләрен төйнәп торучы истәлек-кулъязма икәнен күпләр белеп тә бетермидер. Яшь буынга боларны аңлату бик кирәк.