МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 166 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
05.02.2024
Зурлар төркеме балалары белән "Мин кече энемне, сеңлемне карап нәрсә эшли алам" темасы астында әңгәмә узды. Үзләренең кече энеләре,сеңелләренә ничек ярдәм итүләрен сөйләделәр. Әңгәмә аша балаларда кече әнеләре һәм сеңлеләренә карата игелекле мөнәсәбәт тәрбияләнә; кече энеләре һәм сеңлеләре турында кайгыртучанлык күрсәтергә омтылыш; балаларда тирә-юньдәге тормыш өчен җаваплылык хисе булдырылды, якын кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләнде.
-
30.01.2024
Серле йомгак проекты кысаларында уртанчылар төркеме туку станокларында эшләделәр. Бу шөгель вак моториканы гына түгел, ә фантазияны үстерергә, санарга өйрәнергә ярдәм итә.
В соответствии рамкамах проекта "Серле йомгак" средняя группа работала на ткацких станках, что помогает научиться считать, развивать мелкую моторику и фантазию. -
29.01.2024
Парын тап, уклар уены балаларның логик фикерләвен, хәтерләрен, игътибарлылыгын үстерә. Шулай ук әйләнә тирә дөнья турында күзаллауны киңәйтә. Төсле түгәрәкләр белән уйнау уң-сул, өс-ас төшенчәләрен ныгыта, төсләрне дөрес кабул итәргэ ярдәм итә. Карточка, түгәрәкләр белән эшләү балаларның вак моторикасына да уңай йогынты ясый.
Игры "Стрелочки", " Найди пару" развивают мышление, внимание, память детей. Также расширяют представления об обьектах окружающего мира. Игры со стрелками позволяют закрепить понятия вправо-влево,вверх-вниз, правильно воспринимать цвета. Также эти игры развивают мелкую моторику. -
26.01.2024
Зурлар төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә "Кошларга ярдәм" акциясендә катнашып кышлаучы кошларга җимлекләр ясадылар. Җимлекләргә кошлар туклансын өчен җимнәр салдылар.
-
25.01.2024
Мәктәпкә әзерлек төркеме "Талантлы син туган җирем" проекты кысаларында Факил Сафинның иҗаты белән таныштылар. Балалар үзләренә ошаган шигырьләрнең геройларын пласстилиннан әвәләп, иптәшләренә кызык итеп уй кичерешләрен сөйләделәр.
-
19.01.2024
Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен катламлы камырдан "конвертик" әзерләү буенча мастер-класс узды. Кечкенә куллары белән балалар камырны тырышып бастылар. Мастер-класс та катнашучылар тәмле һәм матур эшләнмәләр булдыру өчен бик тырыштылар. Ясап бетергәч повар апаларыбыз кайнар мичтә пешереп тә бирделәр. "Конвертик"ларнын исе бөтен балалар бакчасында таралган иде. Әзер булгач, балалар аны бик тәмләп авыз иттеләр. Иң тәмлесе диделәр ! Мөгаен, чөнки алар аны үз куллары белән ясагангадыр.
-
18.01.2024
Тема: "Безнең гаиләдә энем... сеңлем туды". Максат: Яхшы атмосфера һәм үзара аңлашу. Балаларның әти-әниләренә, апа-сеңелләренә, туганнарына тугрылык һәм ярату хисләре тәрбияләү.
"Өйдә кечкенә бала барлыкка килде", "Яңа туган балалар нишли белә?", "Нинди өлкән абый, мин апам булам?" дигэн темага әңгәмәләр үтте. Яңарак кына сеңелләре туган гаиләләрнең гаилә фоторәсемнәрен карадык, исемнәре белэн таныштык.
Тема: "У нас в семье родился братик... сестричка". Цели: Создание благоприятной атмосферы доброжелательности и взаимопонимания. Воспитание у детей чувства преданности и любви к своим родителям, сестрам, братьям.
Провели беседы с детьми " В доме появился маленький ребёнок ", "Что умеют делать новорождённые детки?", "Каким старшим братом, сестрой буду я?" Рассматривали семейные фотографии семей у кого недавно родились сестрёнки." -
30.12.2023
Бакчабызда һәр төркемдә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды. Балаларыбыз Кыш бабай һәм Кар кызын сагынып көтеп алдылар. Алар белән күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алды!
-
26.12.2023
Гайлә музеена сәяхәт. Ватан һәр бала өчен - беренче чиратта аның гаиләсе. Гаиләдә алдагы буыннары тормышы турында белә. Монда аңа фотосурәтләр, документлар, әйберләр ярдәм итә. Аларның барысы да гаилә тормышы белән бәйле үз тарихларына ия. Һәр гаиләдә бик кадерле булган бу предметлар буыннан-буынга тапшырыла торган реликвияләр булып тора. Гаилә ядкарьләрен саклау - бу бик күп гаиләләрдә булган искиткеч традиция. Гаилә ядкарьләре, гаилә кыйммәтләре - безне гаиләдә берләштерә. Уртанчылар төркеме балалары да үзләрендә булган кадерле предметлар белән таныштылар.
Путешествие в мой музей семьи. Для каждого ребёнка Родина - в первую очередь- его семья. Именно в ней он узнает о жизни предыдущих поколений семьи. В этом ему помогают фотографии, документы, вещи. Все они имеют свою историю, связанную с жизнью семьи. Эти предметы, которыми каждая семья очень дорожит, стали реликвиями, передающимися из поколения в поколение.
Хранить семейные реликвии — это замечательная традиция, которая есть во многих семьях. Семейные реликвии, семейные ценности – это все, что нас объединяет в семье, все, что мы готовы отстаивать и защищать. Эти предметы впитали в себя тепло и энергию предыдущих поколений, наше тепло и энергию предыдущих поколений. -
21.12.2023
Җыелып җепшек кардан
Кар бабай ясап куйдык.
Матурлап аның күзләрен,
Авызын хәтта уйдык.
Нинди эш кушыйк аңа, дип,
Кичен уйлап тордык та -
Каравылга дип калдырдык
Бер таяк тоттырдык та.