МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 166 |
У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
27.02.2024
27 февраль көнне юл-транспорт травматизмын алдан кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга профилактика үткәрү матксатыннан "Яшел ут-2024" республика бәйгесенең район этабы узды.Бәйгедә район балалар бакчаларында эшләүче 5 педагог катнашты. Безнең балалар бакчасыннан тәрбиячебез Галиева Эльза Уйдат кызы катнашып Грамота һәм истәлекле бүләккә ия булды. Аны уңышы белән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Балалар бакчалары учреждениеләре арасында безнен бакча “Иң яхшы юл билгеләренә өйрәтүче балалар бакчасы” номинациясендә 1 урынга лаек булды. -
26.02.2024
Юл йөрү, урамда, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү кечкенәләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яштән алган белем күнекмәләр генә нык була. Кечкенәләр төркемендә нәниләрне өйрәтүне тирә-юньдә ориентлашудан, предметларны төсе һәм формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән таныштырудан башлыйбыз.
-
22.02.2024
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әтилэргә матур бәйрәм әзерләде.
Бәйрәм жыр-биюләр, матур уеннар белән үрелеп барды, шулай ук әтиләрнең житезлеге, тапкырлыгы, төгәллеге дә сыналды. Гаилә елы кысаларында үткәрелгән бу чара гаиләләребезне тагын да ныграк якынайтыр дип ышанабыз. -
21.02.2024
21 нче февраль- Халыкара Туган тел көне уңаеннан бакчабызда бик матур чара үткәрелде.
Балалар Туган тел көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туган телнең халыкның холык-фигыле чагылышы, аның хәтере, тарихы, рухи куате булуы турында белделәр. Балалар үзләренеңматур шигырьләрен башкардылар, тел турында мәкалҗләрне искә төшерделәр, татар халкының "Түбәтәй" уенын уйнадылар.
Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды. -
20.02.2024
Чаңгы шуу - төрле яшьтә дә файдалы. Сәламәт булыйм дисәң, вакыт табып, чаңгыларны алып кышкы урманга килергә кирәк. Сәламәт тәндә, сәламәт рух булганын онытмыйк.
Саф һавада чаңгыда шуу - сәламәтлекне ныгыта, гомерне озынайта. Бездә коллектив белән "Кояшлы Ык" ка чаңгы шуарга төштек. -
19.02.2024
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә “Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” уен-викторина бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйге әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә зур сынау булды. Уенда катнашучылар юлларда очрый торган киеренке хәлләрдән чыгу юлларын эзләп табу, ситуациягә карап юл билгеләрен дөрес сайлап алып урнаштыру, башваткычлар чишү, пазл җыюлар ярдәмендә көч сынашты. Бәйгебез кунагы, хөкемдары Сарман районы “Юл иминлеге ” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Разиновна әти-әни һәм бала белән берлектә үтүче чарага уңай бәя бирде.
-
15.02.2024
15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә эчтәлекле матур чара узды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, аның шигырьләрен тыңладылар, Муса Җәлилнең үзләре ятлаган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, матур рәсемнәр ясадылар.
-
14.02.2024
Зурлар төркеме балалары тирә-юнь белән танышу шөгылендә суган утырттылар. Без балаларга һәрдаим хезмәткә хөрмәт тәрбияләү өстендә эшлибез. Бүген балалар үзләренә белем туплап, шөгыльдән канәгать калдылар.Киләчәктә дә, әти-әниләргә булышып, чын хезмәт сөюче булып үсүләрен расладылар. Мондый шөгыльләр балаларга бик ошый. Кечкенәдән хезмәт яратып үскән бала - киләчәк буынга чын шәхес!
-
12.02.2024
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында уртанчылар төркемендә «Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт» дип исемләнгән чара узды. Балалар светофор һәм аның төсләрен ничек белүләрен күрсәттеләр. Юл кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Урам хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртеп үттеләр, тәрбияче балаларны игътибарлы булырга өйрәтүне дәвам иттеп, сөйләм телләрен тулы җөмләләр белән җавап бирүләрен үстерде.
-
09.02.2024
Мөслимебездә "Җиз кыңгырау моңнары" фестивале өченче тапкыр үтте. Әлеге чарада безнең коллектив бик актив катнашты. Килгән кунакларны кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйлады.