МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 140 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Коллектив эш: "Әнилэргэ буләккә ашьяулык" 09.03.2022
Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп-ябыштыру шөгылендә күмәк эш башкарылды. Татар халык милли орнаментлары белән танышып, балалар "Әниләргә бүләккә ашьяулык" исемле аппликаөия ясадылар.
-
Гүзәл хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз! 05.03.2022
Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сиңа җылысын сибә;
Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,
Ул сула, аннан кибә.Хатын-кыз ул ал таң кебек,
Көн башлана аңардан;
Хатын-кызны саклау кирәк -
Аннан тормыш яңара.Кадерле хатын-кызлар! Сезне чынкүңелдән якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.Бәйрәм белән!!!
-
Зурлар төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котладылар! 04.03.2022
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен!
Рәхмәт сиңа, әнкәй, безне яшәткәнең өчен!
Балам диеп, күз нурларың жәлләмичә,
Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен!
Зурлар төркеме балалары әниләрен бәйрәм белән котладылар.
-
Уртанчылар төркемендә әниләр бәйрәме! 03.03.2022
Уртанчылар төркеме балаларының иң газиз кешеләре, әниләре, бәйрәм залына җыелды. Бүген әйтелгән теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - кадерле әниләребез, сезнең өчен!
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль 02.03.2022
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль барышында шакмаклы дәфтәрләрдә ориентлашуны камилләштерделәр.Предметларның озынлыгын шартлы үлчәм ярдәмендә үлчәргә өйрәнделәр.
-
Хезмәт төбе - хәзинә! 02.03.2022
Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларында хезмәткә мәхәббәт, хөрмәт һәм бакчачы һөнәренә соклану тәрбияләү максатыннан яшел почмакта эшне дәвам итәбез. Балалар белән чәчәк үсемлекләрен аерып, савытларга күчереп утыртуны башкардык.
-
"Йорт хайваннары" бәйгесендә җиңү 01.03.2022
Хәсәнов Исламны "Йорт хайваннары" бәйгесендә 1 урын яулавы белән котлыйбыз. Әзерләгән тәрбиячесе Гөлзада Гавис кызына киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Сак булыгыз - юка боз!" темасына әңгәмә 25.02.2022
Балаларда сулыкларда, бозлыкларда куркынычсызлык кагыйдэлэрен утэу кирәклеге турында белемнэрен формалаштыру; игътибарлылык, зирәклек, кызыксынучанлык, уз-узенне саклау хисе тәрбияләү максатыннан "Сак булыгыз - юка боз!" темасына әңгәмә уздырылды.
-
Дымка фигурасын рәсемгә төшерү 24.02.2022
Мәктәпкә әзерлек төркемендә рәсем шөгыле узды. Балалар дымка уенчыгың барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Бу уенчыкларның үз төсе, үз формасы, үз орнаменты белән башка уенчыклардан аерылып торуларына төшенделәр. Дымка аты фигурасына карап, аны рәсемгә төшерделәр.
-
"Яшел ут-2022" бәйгесендә 1 урын 22.02.2022
Тәрбиячебез Шайхутдинова Эльвира Сиренад кызы "Яшел ут-2022" район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" номинациясендә 1 урынга лаек булды. Эльвира Сиренадовнаны котлыйбыз! Республика этабында да аңа уңышлар телибез!