МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 140 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Без-җиңүче! 19.04.2022
Бүген Мөслим гимназиясендә "Мин-милләтемнең киләчәге, горурлыгы" конкурсының финалы узды. Анда бакчабыздан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Муллагалиева Илвина уңышлы чыгыш ясап җиңүче булды. Илвинабызны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! Әзерләгән тәрбиячеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
ГТО нормативлары тапшырдык 18.04.2022
15 апрель көнне универсаль спорт залында бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ГТО нормативлары тапшырдылар.Балалар үзләренең тизлеген һәм җитезлеген 5 төрле сынауда күрсәттеләр. Соңыннан һәр балага истәлекле грамоталар тапшырылды.
-
Кунаклар каршы алдык 15.04.2022
Бүген бакчабызда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Идрисова Кадрия Раесовнаны кунак иттек.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә космонавтика көнен билгеләп үтү 13.04.2022
Кичә икенче кечкенәләр төркеме балалары космонавтика көне уңаеннан Космос, Юрий Гагарин турында презентацияләр карадылар. Үзләре өйрәнгән шигырьләрне сөйләделәр. соңыннан күмәк аппликация ясадылар.
-
Җиңү паркына сәяхәт 13.04.2022
Көннәр җылытуга бакчабыз балалары Җиңү паркына сәяхәткә йөри башлыйлар. Яз көнендә табигатьтәге узгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтәләр.
-
"Яшь бөреләр" фестиваленең 1 туры узды 12.04.2022
Бүген мәдәният йортында районкүләм "Яшь бөреләр" фестиваленең сайлап алу этабы узды. Бакчабызның "Кояшкай" вокаль ансамбле,Ризатдинова Арина, Пупышев Василий, Муллагалиева Илвина, Хафизова Ясминә һәм "Кояшкай" бию ансамбле балалары уңышлы чыгыш ясап 2 турга уздылар. Балаларыбызга алдагы бәйгедә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Тамаша карадык 11.04.2022
Бүген бакчабыз балалары Тубән Кама татар дәуләт драма театры оештырган "Дружба-сила, дружба-смех! Дружба нам сулит успех!" исеме астында дуслык темасына курчак театры карап кайттылар. Бу гади курчак театры гына түгел, тулы бер интерактив тамаша булды, артистлар балалар өчен бик кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырдылар. Балалар бик ошаттылар!
-
Космос көненә әзерлек 08.04.2022
Космос темасы балаларны һәм өлкәннәрне таң калдыра һәм кызыксындыра. Безнең бакча балалары да бу теманы бик ярата һәм әлеге бәйрәмгә алдан әзерләнәләр. Бүген зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән галактика, йолдызлык, планеталар ясадылар.
-
Кремль рәсемен ясыйбыз 07.04.2022
Зурлар төркеме балалары рәсем шөгылендә Кремль рәсемен ясадылар. Кызыл мәйдан турында әңгәмә үткәрделәр, Кремльнең тарихы белән таныштылар, курантлар тавышын тыңладылар.
-
Космонавтика көненә әзерлек 06.04.2022
Тиздән бөтенхалык бәйрәме - Космонавтика көне җитә. Зурлар төркемендә әлеге бәйрәмгә әзерлек башланды. Балалар бик кызыксынып кул эшләре ясый башладылар.Үз куллары белән ясалган эшләнмәләр балалар өчен шундый тантаналы датаны билгеләп үтүнең бик яхшы ысулы булып тора.