МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Сак булыгыз - юка боз!" темасына әңгәмә
25.02.2022
Балаларда сулыкларда, бозлыкларда куркынычсызлык кагыйдэлэрен утэу кирәклеге турында белемнэрен формалаштыру; игътибарлылык, зирәклек, кызыксынучанлык, уз-узенне саклау хисе тәрбияләү максатыннан "Сак булыгыз - юка боз!" темасына әңгәмә уздырылды.
-
Дымка фигурасын рәсемгә төшерү
24.02.2022
Мәктәпкә әзерлек төркемендә рәсем шөгыле узды. Балалар дымка уенчыгың барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Бу уенчыкларның үз төсе, үз формасы, үз орнаменты белән башка уенчыклардан аерылып торуларына төшенделәр. Дымка аты фигурасына карап, аны рәсемгә төшерделәр.
-
"Яшел ут-2022" бәйгесендә 1 урын
22.02.2022
Тәрбиячебез Шайхутдинова Эльвира Сиренад кызы "Яшел ут-2022" район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, "Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүче иң яхшы тәрбияче" номинациясендә 1 урынга лаек булды. Эльвира Сиренадовнаны котлыйбыз! Республика этабында да аңа уңышлар телибез!
-
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әтиләрне бәйрәм белән котладылар
21.02.2022
Бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркемендә "Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан бик күркәм бәйрәм оештырылды. Балалар әти-бабаларына җыр, шигырь, биюләр бүләк иттеләр. Әтиләр арасында оештырылган ярышлар да бик күңелле үтте.
-
Әфганчылар көне уңаеннан митингта катнаштык
21.02.2022
15 февраль көнне Әфганчылар көне уңаеннан хәрби һәм хезмәт Даны мемориаль комплексында тантаналы митинг үтте, әфган сугышында hәлак булган геройларнын hәйкәлләренэ чәчәкләр салынды.
-
"Койрыклар" әкиятен карадык
17.02.2022
Бүген үзәк балалар китапханәсендә МБОУ Мөслим гимназиясенең 3 б сыйныфында укучы һәм “Яшь театр сөючеләр” дигән түгәрәккә йөрүче балалар тарафыннан А. Алишның “Койрыклар” дигән әкияте сәхнәләштерелде. Бу чарага безнең балалар бакчасыннан да нәни тамашачылар чакырылды. Балалар әкиятне бик ошаттылар. Әкияткә кагылышлы кызыклы сорауларга да бик теләп җавап биреп бүләкләр алучылар булды.
-
Танып белү өлкәсе эшчәнлеге
16.02.2022
Танып белү өлкәсе эшчәнлеге. Уртанчылар төркем балалары орлыкларның, туфракның үзенчәлекләре белән таныштылар. Үзләре фасоль, укроп, суганнар утырттылар.
-
Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек
15.02.2022
Муса Җәлил-балаларның якын дусты" 4-7 яшьлекләр белән М. Җәлилне искә алу эшчәнлеге узды. Максат: М. Җәлилнең тормыш юлы, аның иҗаты бн таныштыру. Шигырьләр сөйләү, көйгә салынган шигырьләрен җырлау. Бурычлар: Шагыйрьгә карата ярату хисләре уяту, игътибарлылык, сүз байлыкларын үстерү, аларны активлаштыру, балаларның М. Җәлил турындагы белемнәрен тулыландыру.
-
Табигать почмагында суган утыртабыз
14.02.2022
Мәктәпкә әзерлек төркем балалары табигать почмагында эшләүләрен дәвам итәләр. Бүген балалар белән бергәләп суган утыртылды. Алар суганның тишелеп чыкканын күзәтәчәкләр.
-
Сәдәф тегәргә өйрәнү
11.02.2022
Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар сәдәф тегәргә өйрәнделәр, тиешле озынлыктагы җепне кисеп алып инәгә саплау күнекмәләрен камилләштерергә, җепне төйнәргә өйрәнделәр.