МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы. Я-будущее, гордость нации. 30.04.2025

Татар халкы күп михнәтләр кичергән. Әмма халкыбызның бүгенгесе бик куанычлы, киләчәге өметле. Без киләчәк буынга гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны тапшырырга тиеш. Шул уңайдан безнең төрле бәйгеләр уза. Шуларның берсе "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы". "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы"район бәйгесенең финал турында катнашып мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Талипова Бану “Иң сәләтле бала” номинациясендә җиңү яулады. Ул безнең балалар бакчасының горурлыгы, Банунычын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез!
Татарский народ пережил много невзгод. Но у нашего народа сегодня очень радостное, перспективное будущее. Мы должны передать будущему поколению наши традиции, национальные обычаи. В связи с этим у нас проходят различные конкурсы. Одна из них - "Я-будущее, гордость моей нации". Победителем в номинации “Иң сәләтле бала” стала воспитанница подготовительной к школе группы Талипова Бану, принявший участие в финальном туре районного конкурса "Я-будущее, гордость нации". Это гордость нашего детского сада, искренне поздравляем Бану и желаем ей дальнейших больших успехов!
-
"Бу көннәрнең даны тынмаячак". "Этих дней не смолкнет слава" 22.04.2025

hәp кешенең иң якты һәм иң кадерле Жиңү көне
бәйрэме якынлаша. Без елек булган каһарманнарны хэтерлибез һәм җиңү өчен аларга рәхмәтле. Җиңү көненең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан әзерлек төркемендә бөек көн турында әңгәмә үткерелде. Төркем тәрбиячесе hәм балалар белән берлектә бәйрәм плакатын әзерләделер.Приближается самый светлый и дорогой сердцу каждого человека праздник День Победы. Мы помним о павших героях и с благодарностью за Победу почитаем живых. В преддверии празднования 80- летия Дня Победы в подготовительной группе проведена беседа о великом дне. Совместно с воспитателем и детьми группы был изготовлен праздничный плакат.
-
Наши друзья-Эколята. Безнең Эколят дусларыбыз 21.04.2025

В рамках Дня Эколят дети старшей группы совместно с родителями сделали поделки с образами Эколят на тему "Наши друзья-Эколята".
Эколяталар көне кысаларында зурлар төркем балалары әти-әналәры белән бергәләп "Безнең Эколят дусларыбыз" темасына кул эшләре ясадылар.
-
Тәрәзә төбендә бакча. Огород на окне 17.04.2025

Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, зурлар төркеменең тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы оештырылды. Кояш көннән-көн югарырак җылыта, көннәр озыная . Бакчачыларның орлык чәчү вакыты җитә. Балалар бакчасында тәрәзә төбендә кечкенә генә бакча ясау бик күңелле эш, аеруча кыш яки яз айларында. Табигатьнең яңа бүләкләрен татып кына калмыйча, аның төсләренә, яшеллегенә дә сокланасы килә. Ләкин беренче язгы яшеллек синең тәрәзә төбендә өлгерсә, аннан да күңеллерәк нәрсә юк. Балалар тәрбияче белән бергә суган, укроп, салат утырттылар. Тәрәзә бакчасы ярдәмендә балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек кайгыртырга, үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, туфрак дымы кирәклеге турында яңа белемнәр алалар, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр.
С целью формирования устойчивого интереса детей к природе, а так же создания благоприятных условий для воспитания экологически грамотного ребенка, в старшей группе была организована работа по созданию огорода на подоконнике. Солнышко с каждым днём всё выше и выше, а день всё длиннее и теплее. Пришло время посадок. Огород на подоконнике в детском саду является очень приятным занятием, особенно зимой или весной, когда хочется не только отведать свежие дары природы, но и посмотреть на цвета зелени. Но нет ничего приятнее, когда первая весенняя зелень поспевает прямо у тебя на подоконнике. Дети вместе с педагогами высаживали лук, укроп, салат. Огород на подоконнике – отличный способ развеять сезонную тоску по природным цветам и теплу. Расширения представлений детей о том, как ухаживать за растениями в комнатных условиях, обобщения представлений о необходимости света, тепла, влаги почвы для роста растений, развития познавательных и творческих способностей детей.
-
Ел саен 12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә 11.04.2025

Уртанчылар төркеме бу көнне бик күңелле үткәрде. Тәрбияләнүчеләр иң героик вакыйгаларның берсе белән таныштылар. 1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр Восток космик корабында планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин очуын белделәр. Тәрбияче балаларга беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагаринның очышы, кеше өчен Космоска юл салган хайваннар тормышы, корабтан беренче булып ачык космоска чыккан очучы–космонавт А. Леонов, беренче хатын-кыз-космонавт Валентина Терешкова турында да белделәр.
-
Сәламәтлек — кешенең төп байлыгы. Здоровье — главное богатство человека 07.04.2025

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Сәламәтлек — кешенең төп байлыгы»дигән чара үткәрделәр. Ул көннең тарихы турында сөйләде, балалар белән сәламәтлек һәм аның өлешләре, сәламәт яшәү рәвеше аспектлары турында сөйләштеләр, алар арасында физик активлык, дөрес туклану, шәхси гигиена, йокы режимын саклау, чыныгу, уңай эмоцияләр барлыгын белделәр. Әңгәмә тәмамлангач, балалар сәламәтлек турында мәкальләр әйтештеләр, интерактив уеннар уйнадылар һәм әлеге темага рәсемнәр ясадылар, шулай ук сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштылар. Чара ахырында сәламәтлек бәяләп бетергесез һәм аны һичшиксез сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
В рамках Всемирного дня здоровья сотрудники центральной детской библиотеки провели для воспитанников старшей группы мероприятие «Здоровье — главное богатство человека». Она рассказала об истории дня, беседовала с детьми о здоровье и его составляющих, об аспектах здорового образа жизни, среди которых: физическая активность, правильное питание, личная гигиена, соблюдение режима сна, закаливание, положительные эмоции. По окончанию беседы дети работали с пословицами, играли в интерактивные игры и раскрашивали рисунки на данную тему, а так же знакомились с книгами о здоровье. В конце мероприятия сделали вывод, что здоровье бесценно и нужно его обязательно беречь.
-
Кечкенәләр төркемендә көлке көне. День смеха в младшей группе 01.04.2025

1 апрель көнне кечкенәләр төркемдә күңелле күңел ачу булды. Көлке көне-чыннан да балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә иң кызыклы, шаян һәм күңелле бәйрәм. Көлке көнендә шаярырга, шул ук вакытта балалар өчен уңайлы күңел ачу һәм уңай атмосферасы тудырырга мөмкин бит. Балалар шулай ук үз сәләтләрен ачарга өйрәнәләр, иреккә чыгалар, тамашачылар гына түгел, ә тамашаның чын катнашучылары да булалар. Иртәдән бирле балалар бер-берсе белән шаярдылар. Төркемдә шатлыклы һәм күңелле обстановка хөкем сөрде. Балалар белән күңелле конкурслар, уеннар һәм викториналар үткәрелде. Балалар күңел ачтылар һәм рәхәтләнеп көлделәр. Балаларга шатлык бүләк итегез! Аларның бәхетле күзләрен күргәч, бу көннең юкка гына булмавын аңлыйбыз!
1 апреля в нмладшей группе прошло весёлое развлечение. День смеха – это действительно самый забавный, задорный и веселый праздник не только для детей, но и для взрослых. Ведь когда, как не в День Смеха, можно пошалить, попроказничать, при этом создавая для детей благоприятную комфортную атмосферу веселья и добра. Дети также учатся раскрывать свои таланты, раскрепощаются, становятся не просто зрителями, а самыми настоящими участниками шоу. С самого утра ребята подшучивали друг над другом. В группе царила радостная и веселая обстановка. С детьми были проведены веселые конкуры, игры и викторины. Дети веселились и очень звонко смеялись. Дарите детям радость! Ведь когда видишь их счастливые глаза, понимаешь, что этот день прожит не зря!
-
Чисталык икеайлыгы 27.03.2025

Бүген «Кояшкай» балалар бакчасы коллективы үз тирә-юнен һәм беркетелгән урамнарда карлар таратты, юл кырларын чистарту буенча күләмле эш башкарды.
-
“Мин – милләтемнең киләчәге, горурлыгы” 25.03.2025

Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, мари телеме, туган тел ул- һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.Шул уңайдан, районыбызда инде күп еллар матур традициябезгә әйләнгән “Мин – милләтемнең киләчәге, горурлыгы” дип аталган бәйге оештырыла. Бүген безнең балалар бакчасыннан Талипова Бану дә бу бәйгедә көч сынашты. Балалар үзләренең өч сынауга әзерлекләрен күрсәттеләр. "Таныш булыйк!" бәйгесендә үзләре белән шигъри юллар ярдәмендә таныштырып үттеләр, икенче бәйгедә – милләтебезнең гореф-гадәтен, халык авыз иҗатын белүләрен күрсәттеләр. Өченче сынауда балаларыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап макет ясап, якладылар. Барлык чыгышлар да зәвыклы итеп әзерләнгән булулары белән сөендерде. Балаларыбызга да, әзерләгән тәрбиячеләргә дә уңышлар телибез! Әти-әниләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Карга боткасы 20.03.2025

Буген Мөслим туган як музеенда "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары белән бик матур чара оештырдык. Бу татар халкынын "Карга боткасы" дигэн милли бэйрэме.
Карга боткасы- ул халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе. Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен булганын белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу көнне һәркем, матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган. Бүгенге көндә дә кайбер илләрдә, мәсәлән Төркиядә тау битләренә яз җиткәч кошларга ашарга ашлык сибелә. Ләкин бу инде Карга боткасы дип аталмый. Төркиядә кош-корт, җәлекләр, кошларга карата хөрмәт зур. Безнең илебездә, мөселманнар күп булган җирдә кошлар да ач булмасын диләр анда. Бездә бу бәйрәмне җырлар биюләп үткәргәннәр. Теләсә нинди бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.







