Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
ҖИҢҮ ПАРКЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫК 09.06.2023

Парклар белән танышуыбызны дәвам итәбез. Бүген Жиңү паркында булып кайттык. Жәйнең матур көннәрен ачык төсләр белән бизибез, вакытыбызны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәбез.
Тәмле төшке аштан соң "Алло, без талантлар эзлибез" бәйгесенә жыелдык. Кызлар берсеннән берсе оста, сәхнәдә үзләрен иркен тоталар. Жыр-бию дисеңме, сәнгатьле итеп сөйләү дисеңме - барысын да булдыралар. Афәрин сезгә! -
АКЦИЯ ЙӨЗӘРГӘ ӨЙРӘН / НАУЧИСЬ ПЛАВАТЬ 08.06.2023

Мәктәп яны "Кояшкай" лагере белән "Йөзәргә өйрән" акциясендә катнаштык. Бик эчтәлекле чара әзерләгәннәр. Сушылар янында үзеңне ничек тотарга, суга баткан кешене ничек коткарырга, ничек беренче ярдәм күрсәтергә - барысын да күрсәттеләр.
Аннары тренерлар йөзү төрләре белән таныштырдылар, балалар ике командага бүленеп ярышып та алдылар.
Ахырдан һәр балага тапшырылган бүләкләр ямь өстенә ямь өстәде. Бар да канәгать калды. -
КЫЗЛАР МАСТЕР-КЛАССТА БУЛДЫ 07.06.2023

Кызлар бүген мастер-класста булдылар. Үз кулың белән ясалган бүләк иң кадерлесе, чөнки аңа күңел жылысы кушыла.
-
УНИКСКА КУЛЬТПОХОД 06.06.2023

Безнең иртәләр саф һавада зарядка ясаудан башлана. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл," - ди, татар халык мәкале. Төштән соң да урамга чыгарга тырышабыз, хәрәкәтле уеннарга өстенлек бирәбез.
Уникс концертлар залында "Царевня-лягушка" музыкаль әкиятен карадык. Сәхнәгә куелышы бик матур иде. Артистлар балалар белән уртак телне тиз таптылар. Һәммәбезгә бик ошады, бер тында карадык бу тамашаны. -
БҮГЕНГЕ КӨННЕ А.С.ПУШКИНГА БАГЫШЛАДЫК 05.06.2023

«Рус теле һәм рус әдәбияты күпчелегебез өчен Пушкин исеме белән бәйле. Кечкенәдән рус халкы әдәп-әхлагын сеңдереп, ул аны иҗатында тасвирлады һәм бөтен дөньяга танытты. Пушкин мирасы - дөнья әдәбияты һәм бөтен рус халкы байлыгы».
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты
Балалар белән А.С.Пушкин әкиятләренә багышланган рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрдек. Аннары шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәдән башкардылар укучылар. Ижади якын килеп әзерләнгәннәр иде. Афәрин, кызлар!
-
БҮГЕНГЕ КӨН ТӘРТИБЕ 02.06.2023

Тиззарядка
Иртәнге аш
ДК Химиковка культ поход: "Лунные приключения" фильмын карау
Төшке аш
"Безнең бәхетле балачак " рәсемнәр бәйгесе
-
БӨТЕНДӨНЬЯ БАЛАЛАРЫН ЯКЛАУ КӨНЕ 01.06.2023

Балалар бүген Дәрвишләр бистәсендә "Ракета" стадионында һәм Габдулла Тукайның әдәби музенда бәйрәм чараларында булдылар.
Һәрвакыт шулай шат күңелле булсыннар, йөзләреннән елмаю китмәсен Бәйрәм белән сезне, кадерле балалар! -
Лагерь. Голографическое шоу 31.05.2023

Могжизаларга бай көн булды бүген. Көннең беренче яртысында ул Голографическое шоу булса, икенче яртысында "хәзинә" эзләү булды.
Саф һава беренче урында:
иртәнге зарядка
ДК Химиков паркына сәяхәт
мәктәп каршында ирекле уеннар
Ә ашханә балаларның иң яраткан урыны, анда безне бик тәмле ашаталар
-
"КОЯШКАЙ"ЛАГЕРЫН РӘСМИ РӘВЕШТӘ АЧЫК ДИП ИГЪЛАН ИТӘБЕЗ 30.05.2023

Жәйге матур көннәрне урамда үткәрү үзе бер рәхәт. Иртәнге аштан соң балалар вакытларын хәрәкәтле уеннар һәм лагерь ачылышын әзерләнеп үткәрсәләр, төшке аштан соң үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Лагерь ачылышы төркемнәр белән танышу, концерт номерлары белән дәвам итте, ахырдан дискотека ясадык. Балаларга бик ошады.
-
"КОЯШКАЙ" ЛАГЕРЫ 29.05.2023

Мәктәп яны "Кояшкай" лагере кабаттан үзенә жыйды. Бүген балалар А.М. Горкий һәм Ф.И. Шаляпин музеенда булдылар. Экскурсия ипи пешерү остаханәсеннән башланып китте, аннары барлык экспонатлар белән таныштылар, үз куллары белән ясаган клиндерләрен үзләре белән алдылар, балалар экскурсиядән бик канәгать калды.
















