Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 457 учащихся |
У нас учат: | 38 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
7 Б сыйныфы укучылары акциядә катнашты! 20.12.2021
Ел саен уздырыла торган "Количество свечек зависит от тебя" республика онлайн акциясенең муниципаль этабында гимназиябез командасы 1 урын яулады! Биредә 7 Б сыйныфы укучылары биюле флешмоб башкарды! Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!
-
Ралина Әхмәтшина - "АРТ Мандарин - 2021" дипломанты! 18.12.2021
5 Б сыйныфы укучысы Ралина Әхмәтшина (җитәкчесе - А.Ф. Сәйфуллина) "АРТ Мандарин" бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә 1 дәрәҗә дипломант булды! Котлыйбыз!
-
Аделия Сәгъдиева - "Прокуратура канун сагында" бәйгесе җиңүчесе! 17.12.2021
6 Б сыйныфы укучысы Сәгъдиева Аделия "Прокуратура на страже закона" I шәһәр бәйгесендә 1 урын яулады! Афәрин!
-
Бикташева Сафия - "Супермодель - 2021"! 16.12.2021
2 Б сыйныфы укучысы Бикташева Сафия "Супермодель - 2021" ачык шәһәр бәйгесендә "Супермодель" титулына ия булды! Гүзәллеккә тиңнәр юк! Яңа уңышлар!
-
ЯҢА ҖИҢҮЛӘР! 13.12.2021
Гимназиянең 10 сыйныф укучылары Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында узган онлайн олимпиадада югары нәтиҗәләргә иреште! Нәҗмиева Лилия рус һәм инглиз телләреннән - 1 урын, Сәгъдиева Диана инглиз теленнән 3 урын яулады! Афәрин!
-
"Алишевский камертон"да яңа җиңүләр! 10.12.2021
Композитор Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багашланган "Алишевский камертон" республика бәйгесендә Зарипова Зилә - 1 дәрәҗә лауреат, Мәрданова Мәликә 1 дәрәҗә дипломант булды! Кызларны һәм җитәкчеләре Сәйфуллина Айгөл Фәннүровнаны котлыйбыз! Яңа җиңүләр сезгә!
-
"Сабантуй" журналына иң күп язылучы класс ачыкланды! 08.12.2021
7 декабрьдә республикабызның популяр балалар журналы "Сабантуй"га иң күп язылучы классны бүләкләделәр! Җиңүчеләребез - 4 Б классы! "Әлеге класста укучылар барысы да "Сабантуй"га язылды. Бүген җиңүчеләрне журнал редакциясе тәбрикләде", - дип уртаклашты китапханәчебез Ләйлә Ягудовна Гайфуллина. "Сабантуй"лы булыйк!
-
ЙОЛАФЕСТ - 2021 07.12.2021
7 декабрьдә Гимназия көне кысаларында "Кызлы йорт - нурлы йорт" җырлы-биюле Аулак өй кичәсе гөрләде! Аулак өйләр татар халкында борынгыдан үткәрелгән. Аның күбесе кызлы йортта уздырылуы да күркәм, тирән мәгънәгә ия бер гадәткә әверелә. Кызлар төрле булган кебек, гимназиябезнең һәр сыйныф гаиләсе дә кабатланмас, гаҗәеп чыгышлар белән сокландырды! "ЙолаФест - 2021" нәтиҗәләре:
Башлангыч мәктәп: Гран-При - 3 Б сыйныфы, 1 урын - 3 А сыйныфы, 2 урын - 2 А, 2 Б сыйныфлары, 3 урын - 4 А, 4 Б сыйныфлары! Афәрин!
5-10 сыйныфлар: 1 урын - 7 А, 7 Б сыйныфлар, 2 урын - 6 Б, 8 А сыйныфлар, 3 урын - 5 А, 5 Б, 6 А, 8 Б сыйныфлары, "Киләчәккә өмет" номинациясе - 10 сыйныф! Котлыйбыз!
-
Айсылу Гайнанова - Әнвәр Хәйри укулары җиңүчесе! 06.12.2021
4-5 декабрьдә республикабызның Биләр каласында VI Республикакүләм "Әнвәр Хәйри укулары" фәнни-гамәли конференциясе узды. Биредә 9 сыйныф укучысы Айсылу Гайнанова 1 урынга лаек булды! Тәбриклибез!
-
Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы"нда - башлангыч мәктәп укучылары! 06.12.2021
Гимназия көненә багышланган декада кысаларында башлангыч мәктәп укучыларына Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы"нда мавыктыргыч экскурсияләр оештырылды! 5 сыйныф укучылары Гыйльметдинова Алисә, Ашит Диләрә, Зарипова Зилә, Нигъмәтҗанова Раида укучыларны драматургның тормыш юлы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, гимназия тормышына бәйле хатирәләре белән таныштырды. Гимназистларның "Музейга тагын киләбез!" дип, куанып китүләре сөендерде. Эстафетаны гимназиябезнең калган 3 музеена тапшырабыз! Музейлар комплексына рәхим итегез, дуслар!