Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Туфан мәктәбе" телевизион проектында - Ркаил Зәйдулла! 21.10.2025

21 октябрьдә "ГТРК-Татарстан" телевидениесе белән берлектә төшерелеп килүче "Туфан мәктәбе" тапшыруының 4 нче чыгарылышы оештырылды. Проект шартлары буенча, чарага Туфан аганы яхшы белгән кешеләр - язучының якыннары, дуслары, чордашлары чакырыла. Тапшыру героена 12 нче гимназия укучыларыннан 12 сорау бирелә, ахырда ул алдагы тапшыруга киләчәк шәхесне игълан итә. Шулай итеп, "Туфан мәктәбе"ндә - Разил Вәлиев, Әлфия Миңнуллина-Юнысова, Данил Салиховтан соң, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, прозаик, шагыйрь Ркаил Зәйдулла кунак булды. Тапшыру ахырында яраткан әдибебез гимназия укучыларына үз китапларын тапшырды. Алдагы тапшыруның кунагы, Ркаил абый әйткәнчә, язучы Марсель Галиев булачак. "Туфан мәктәбе"ндә очрашканга кадәр!
-
Әтиләр көнендә - спорт бәйрәме! 18.10.2025

Бүген гимназия спортзалы алкышлардан, җанатарлар тавышыннан кайнап торды! Кадерле әтиләргә багышланган спорт бәйрәмендә 1-4, 6, 7 сыйныф укучылары әтиләре белән ярышты. Нәтиҗәдә беренчелекне Гайфуллиннар гаиләсе яулады! Һәр гаилә дә медаль, грамоталар белән бүләкләнде. Рәхмәт сезгә, кадерле Әтиләребез!
-
Башлангычта - "Җыр керсен күңелгә" фестивале! 17.10.2025

17 октябрьдә гимназиябездә башлангыч сыйныфлар арасында "Җыр керсен күңелгә" фестивале узды! Быел Фестиваль Уңыш бәйрәменә багышланды. Зөвыклы көзге "Уңыш күргәзмәләре", укучыларыбыз башкаруында күренекле татар композиторлары, шагыйрьләре язган татар җырлары, кабатланмас чыгышлар, күркәм костюмнар - барысы да Фестивальнең онытылмас бизәкләре! Чараның иң мәртәбәле бүләге - Гран-Прига 4 А сыйныфы укучылары (җитәкчесе: А.М.Сәмитова) лаек булды. Афәрин! Уңышлы булыгыз, укучылар!
-
Гимназиядә - шәхесләр көне! 16.10.2025

16 октябрьдә, шәхесләр көне уңаеннан, гимназиябез кунаклар кабул итте. Бүген гимназия укытучылары, укучылары һәм махсус кунакка чакырылган ветеран укытучылар алдында ТР Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады. Ахырда кабатланмас моң, дәртле биюләр белән әсирләнгән ветеран укытучыларыбыз - беренче директор Илһамия Абдулхаевна, уку-укыту эшләре буенча урынбасар Венера Эльфировна, башлангыч сыйныфлар укытучысы Флюра Абдулловна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Зәкәриевна, математика укытучысы Рузилә Гарифулловна һ.б. чәй табыны янында гимназия тормышы хатирәләрен яңартты. Рәхмәт сезгә, кадерле кунакларыбыз!
-
"Хәят"ләр бергә җыелды! 14.10.2025

14 октябрьдә гимназиябездә 10 ел "Хәят" театр студиясен җитәкләүче - Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗановның шәкертләре Эльза Кәримова белән Айсылу Гайнанова гимназия укучыларына актерлык осталыгы буенча мастер-класс бирде. Бүген кызлар Казан театр училищесында белем алса, тормышын шулай ук театр белән бәйләүче Диләрә Сәләхиева Мәскәүдән хәбәргә чыкты. Ул укучыларыбызга Мәскәү театр институтында Россиянең халык артисты И.В.Агапов остаханәсендә 2 курста укуы, булачак актриса көндәлеге белән таныштырды. Сез сайлаган театр дөньясы мавыктыргыч һәм уңышлы булсын, кызлар!
-
Туфан Миңнуллин декадасы старт алды! 13.10.2025

13-23 октябрьдә гимназиябездә драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган декада старт алды! Алдагы ункөнлектә Казан театр училищесы студентлары - гимназиябезнең чыгарылыш укучылары Эльза Кәримова белән Айсылу Гайнановадан мастер-класс, Татарстан Язучылар Берлеге рәисе, шагыйрь, прозаик, депутат Ркаил Зәйдулла белән "Туфан мәктәбе" телевизион тапшыруында әңгәмә, башлангычларда Уңыш бәйрәменә багышланган "Җыр керсен күңелгә" фестивале, беренче сыйныфларны гимназистлыкка багышлау һ.б. кызыклы чаралар көтелә. Туфан ага дөньясына рәхим итегез!
-
Бер шигырь син, Укытучым! 05.10.2025

4 октябрьдә гимназиябез укытучылары "Йөрәккә чигеп язылган бер шигырь син, Укытучым..." шигъри-музыкаль тамашасы белән хозурланды. "Фатиха.FM" радиосы хәбәрчеләре тәбрикләүләре, кабатланмас җыр-бию, укучылардан чәчәк бәйләмнәре, "тере коридор" һәм башка күңелле сюрпризлар остазлар күңелендә уелып калды. Укытучылар көне белән, хөрмәтлеләребез!
-
Бездә кунак бар: офтальмолог! 04.10.2025

Бүген профориентация кысаларында 6 А сыйныфы укучылары офтальмолог профессиясе белән танышты. Күз табибы Розалия Азатовна укучыларга күз төзелешен аңлатты, күзләр өчен дөрес гимнастика ясарга өйрәтте, истәлеккә файдалы буклетлар бүләк итте. Күзләрегезне яшьтән саклагыз, дуслар!
-
Китапка икенче тормыш бүләк иттеләр! 02.10.2025

"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясендә 2Б, 3А, 3Б, 5А, 8А, 10А сыйныф укучылары актив катнашты. Гимназиябез китапханәсен эчтәлекле китаплар белән баеттылар. Яңа китаплар сезне көтә, гимназистлар!
-
Зирәкләр көне белән! 01.10.2025

1 октябрьдә гимназиянең "Фатиха.FM" радиосы хәбәрчеләре өлкән буын вәкилләрен - ветеран укытучыларны, лаеклы ялдагы гимназия хезмәткәрләрен Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбрикләде. Эфирда "Шигъри манзара" сәхифәсендә әби-бабайларыбыз турында шигырьләр, алдагы ун көндә дәвам итәчәк "Остазлар декадасы" программасы яңгырады. Зирәкләр көне белән, кадерлеләребез!








