Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Игелек декадасы старт алды! 01.12.2025

1-10 декабрьдә гимназиядә инвалидлар декадасына багышланган Игелек декадасы узачак! Шул уңайдан гимназия укучылары сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар укучы интернат-мәктәпләргә, ятим балалар йортларына очрашуларга, гимназиядә узачак игелек ярминкәсенә һәм башка кызыклы чараларга әзерләнә. Игелек декадасында безнең белән булыгыз!
-
"Җыр керсен күңелгә" Фестиваленда җырлыйбыз әниләр турында! 28.11.2025

Бүген Ана декадасына зур өндәү (!) куеп, 5-8 сыйныф укучылары гаҗәеп чыгышлары белән сокландырды! Гимназиянең Актлар залында "Җыр керсен күңелгә" Фестиваленең "Җырлыйм әнием турында" хорлар бәйгесе узды! 6 А, 8 А сыйныфларының театральләштерелгән "Бишек җырлары"на хозурлансак, 6 А, 6 Б, 7 А сыйныфларының технология дәресендә теккән бердәм костюм - образларына таң калдык. Бәйрәмнән әниләргә хас җылылык бөркелеп торды. Нәтиҗәләр дә озак көттермәде: Гран-При - 8 А сыйныфы, 1 урын - 6 А, 2 урын - 6 Б, 3 урын - 5 А, 7 А. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Әниләребезне Әниләр көне белән тәбриклибез! Һәрчак булыгыз, көндә уңып торыгыз, игелекле дәвамчылар сезгә, Әниләр!
-
Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт, Остазлар! 28.11.2025

Бүген Җыр фестиваленең күркәм бер өлеше - гимназия укытучыларына министрлык дипломнарын тапшыру булды. Күпъеллык фидакарь хезмәтләре өчен гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Крутовских Динара Ирфановнага - медаль, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, музыка укытучысы Хәбибуллина Лилия Дамир кызына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы тапшырылды. Котлыйбыз! Алга - яңа җиңүләргә!
-
"Аитова остаханәсе"ндә - Дания Нурлы! 25.11.2025

67 кабатланмас рольле, 61 ел сәхнә тотучы зәвыклы актриса булыр өчен нишләргә кирәк? Һичшиксез, "Аитова остаханәсе" тв-тапшыруын карарга! 25 ноябрьдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Камал театрының әйдәп баручы, затлы актрисасы Дания Нургаяз кызы Нуруллина "Фатиха Аитова остаханәсе" тапшыруының өченче кунагы булды. Тапшыру 2022 елдан "ГТРК-Татарстан" телеканалы белән берлектә төшерелә. Проект шартлары буенча, кунакка чакырылган танылган хатын-кыз белән гимназия укучылары "Түгәрәк өстәл"дә әңгәмә кора, чараның кульминациясе - чакырылган шәхес укучыларга үз һөнәре буенча мастер-класс тәкъдим итә. Дания ханым белән очрашуда гимназиянең 7, 8, 11 сыйныф укучылары катнашты. Мастер-класста Дания Нурлы укучыларга сөйләм күнекмәләре бирде, Фатиха Аитова музеенда Мөхлисә Бубый образын "җанландырды". Киләсе елда кабатланмас героинябызның 80 яшьлек юбилее якынлаша. Дания Нурлы исеме татар театры тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Әле озак еллар йолдыз булып балкыгыз, яныгыз, дөньяны нурландырыгыз, Дания ханым! Горурланабыз!
-
Спортчы әниләр - стартта! 22.11.2025

22 ноябрьдә гимназиянең спорт залында "Ягез әле, әниләр!" спорт бәйрәме узды! Чарада 1-8 сыйныф укучылары әниләре белән катнашты. Физик тәрбия укытучылары Шаһимарданова Раилә Рамилевна белән Фазылҗанова Инзилә Рәисовна үткәргән кызыклы эстафета, тынгысыз җанатарлар, әзерлекле спортчы әниләр, истәлекле бүләкләр - барысы да Ана декадасының бизәге булды! Алда безне яңа очрашулар көтә!
-
Ана декадасы: Әниләр өчен I гимназия семинары узды! 21.11.2025

21 нче ноябрьдән гимназиядә Ана декадасы старт алды! Бүген гимназия тарихында беренче тапкыр Әниләр өчен "Туган тел, югары әхлак, милли зәвык белән киләчәккә!" гимназия (белем бирү, фикер алышу, остаханәләр) семинары оештырылды. 1-11 сыйныф укучылары әниләре гимназиядәге шартлар - йөзү, музей комплекслары, мода, хореография, технология, кулинария остаханәләре эшчәнлеге белән танышты. Китапханә комплексында чараның иң эмоциональ өлеше узды. Биредә кунаклар "Әни кирәк!" рәсем-иллюстрацияләр күргәзмәсен ачты, "Фатиха Аитова һәм татар мөгаллимәләре" җанландырылган экспозициясе белән хозурланды, сугыш чорында Әниләр батырлыгына багышланган хәрби макет эшләнешенә карап сокланды, рус теле һәм әдәбияты укытучылары А.З.Нурмөхәммәтова белән С.В.Шагеева оештырган кабатланмас дәрестә укучы кызларның әниләренә язган хатларыннан тәэсирләнде. Көтеп алынган семинар кулинария кабинетында чәй табыны янында фикер алышу белән тәмамланды. Алда безне Ана декадасының башка кызыклы чаралары көтә!
-
Замана Сөмбеләсе - Дәрия Гасыймова! 12.11.2025

12 ноябрьдә Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә "Көз сылуы - Сөмбелә" шәһәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгенең район этабында гимназиябез данын ике кыз - 5 А сыйныфы укучысы Амелия Ганьятуллина һәм 6 А сыйныфы укучысы Дәрия Гасыймова яклап, 2 урын һәм Гран-Прига лаек булдылар. Дәрия Гасыймова шәһәр этабында "Визитка", "Алтын куллар", "Иҗади номер", "Сөмбелә костюмы. Дефиле" номинацияләрендә берүзе чыгыш ясап, 2 урын яулады. Афәрин! Мәртәбәле жюри Сөмбеләләргә истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырды. Киләсе Сөмбелә бәйрәм-бәйгесендә очрашканга кадәр, дуслар!
-
Туфан декадасы тәмам, алда - Ана декадасы! 24.10.2025

Бүген гимназиябездә беренче чиреккә, Туфан декадасына йомгак ясауга багышланган тантаналы линейкалар узды. Җиңүче класслар һәм аерым укучылар дипломнар белән бүләкләнде. Тагын бер яхшы яңалык: бүгеннән Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы"нда экскурсоводларның яңа төркеме эшли башлады. Әлеге төркем - 6 нчы сыйныфта, үзләре теккән милли өс киеменнән, экскурсияне татар һәм рус телләрендә алып бара. Беренче тыңлаучыларыбыз - 1 Б сыйныфы укучылары булды. Гимназиябез музейларына рәхим итегез!
-
Беренчеләрне гимназистлыкка кабул иттек! 23.10.2025

23 октябрьдә гимназиябездә беренче сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итү бәйрәме узды. Чарада укучыларның әти-әниләре, Миллибикә, Кама Тамагыннан килгән Акбай, Күбәләкләр рольләрендә гимназиянең урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты. Беренче сыйныф укучылары тамашачыларны яңа һөнәрләр - нәфис сүз осталыгы, җыр-бию, мода күнекмәләре белән сөендерде. Бәйрәм тамашасы, шулай ук Туфан Миңнуллин декадасы Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Бәйрәм белән, кадерле гимназистлар!
-
Без Тукай белән бер дулкында! 22.10.2025

22 октябрьдә, Туфан Миңнуллин декадасы кысаларында, гимназиядә - Театр көне! Бүген гимназиябез укучылары алдында Казан театр училищесы студентлары "Тукайлы балачак" спектакле белән чыгыш ясады. Студентлар арасында үзебезнең "Хәят" театр студиясендә һәм "Апуш" татар балалар театры студиясендә чыныгу алган чыгарылыш укучыбыз Сөмбел Фатыйхованы күрү дә горурлык хисләрен уятты. Тамаша 5 өлештән тора. Тукай тормышы бер композиция булып бер тында карала. Күрмичә калмагыз!








