Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ - 2023! 25.05.2023

Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә...
-
ЧЫГАРЫЛЫШ. 4 нче сыйныфлар 23.05.2023

Әле генә гимназия бусагасын атлап, беренче сыйныфка укырга килгән кечкенә кызлар, бүген укытучылары, әти-әниләр алдында зурларча чын бәйрәм ясадылар. Сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, жыр-биюләре, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре күпкә аерыла. 4 ел вакыт сизелми дә узып киткән.
Бүген соңгы кыңгырау аларны 5нче сыйныфка озатты. Хәерле сәгатьтә!
-
АК КАНАТ ИҢНӘРДӘ 22.05.2023

Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Жыр-биюләр, матур котлау сүзләре белән үрелеп барды бәйрәм. Күпләрне ул зур тормыш юлына чакырып яңгырады.
-
ГИМНАЗИЯ ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫЗА 19.05.2023

Бүген гимназиябездә зур бәйрәм үтте. Уку елына йомгак ясап, алдынгы укучыларны котладык. Гимназиянең һәр укучысы диярлек сәхнәгә күтәрелде.
"Иң яхшы укучы" исеменә 45 укучы лаек булды
-
"ЧЕМОДАНДА МУЗЕЙ" 9 майга багышланган чаралар 05.05.2023

Шушы уңайдан гимназиябездә төрледән-төрле чаралар үтте. Шуларың берсе "Олы бәрелешләр" дип исемләнгән, Бөек Ватан сугышының төрле бәрелешләрен чагылдырган макетлар күргәзмәсе булса, икенчесе - "Чемоданда музей" проекты. Сугыш еларыннан калган эспонатлар, әби-бабаларының шәхси әйберләре белән тулган иде чемоданнар. Һәр сыйныф бик теләп, зурдан кубып әзерләнгән, эчтәлекле чыгышлар, башка укучылар алдында иркен тотулары - шул турыда сөйли. Күргәзмәне барлык укучылар да, укытучылар да тамаша кылды, тарих белән якыннанрак танышты, хәтирәләрне барлады.
-
БӨЕК ЖИҢҮ КАЙТАВАЗЫ 05.05.2023

Бүген "Бөек Жиңү кайтавазы" дип исемләнгән бәйрәм-концерты урамда үтте. Чараны укучыларыбызның жыр-биюләре, күңелгә үтеп керә торган шигырьләре бизәде. "Смотр строя и песни" бәйгесендә жиңү яулаган сыйныфлар чыгышы, мәйданга кызыл байрак кадаган хәрби машина белән керү аерым ихътибарга лаек иде. Бәйрәм бер тында узды, ахырдан һәр укучы машина янында сурәткә төшәргә ашыкты.
Илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын! Без хәтерләгәндә батырларыбызның даны әле яшәр! -
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУУЫНА 137 ЕЛ! 26.04.2023

Шул уңайдан гимназиябездә төрле чаралар үтте. Фатиха FM радиосы аша Габдулла Тукайның тууына 137 ел икәнне искә алдык. Рәсемнәр күргәзмәсендә аеручы башлангыч сыйныфлар теләп катнашты. Чара дәресләрдән сон Шигырь бәйрәме белән дәвам итте.
Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә!
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә! -
Психология атналыгы 25.04.2023

Психология атналыгы кысаларында белем бирү процессында катнашучылар үзләренең шәхси иҗади сәләтләрен, үз-үзләренә ярдәм итү һәм психологик сәламәтлекне саклау күнекмәләрен үзләштерделәр. Жаваплылыкны үз өстеңә алу, мөстәкыйльлекне үстерү һәм күрсәтү юнәлешендә дә эш алып барылды. «Эмоцияләр белән ничек дуслашырга?», «Бергә булырга», «Үзебез белән идарә итәргә өйрәнәбез» дигән темага класс сәгатьләре, мастер-класслар, релакс-дәресләр үткәрелде.
В рамках Недели психологии участники образовательного процесса получили возможность развивать и проявлять свои индивидуальные творческие способности, инициативу и самостоятельность в освоении навыком самопомощи и сохранения психологического здоровья. Были проведены классные часы, мастер-классы, релакс-занятия : «Как подружиться с эмоциями?», «Быть вместе», «Учимся управлять собой».
-
Бездә кунак бар 20.04.2023

Семинар кысаларында гимназиябездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары кунак булды. Алар башлангыч сыйныфларда ачык дәрес карадылар, музейларыбыз белән таныштылар һәм китапханәдә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашуда булдылар. Очрашуның шагыйрәне гомер бәйрәменә туры килүе чараны тагын да ямьләндерде.
-
Ел укучысы - 2023 19.04.2023

Бүген «Ел укучысы - 2023» бәйгесенең шәһәр этабы узды. Безнең Камилә «Ел ачышы» юнәлешендә җиңүче булды. Котлыйбыз, Камилә, алга таба да уңышлар телибез!








