Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
ГИМНАЗИЯ ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫЗА 19.05.2023
Бүген гимназиябездә зур бәйрәм үтте. Уку елына йомгак ясап, алдынгы укучыларны котладык. Гимназиянең һәр укучысы диярлек сәхнәгә күтәрелде.
"Иң яхшы укучы" исеменә 45 укучы лаек булды
-
"ЧЕМОДАНДА МУЗЕЙ" 9 майга багышланган чаралар 05.05.2023
Шушы уңайдан гимназиябездә төрледән-төрле чаралар үтте. Шуларың берсе "Олы бәрелешләр" дип исемләнгән, Бөек Ватан сугышының төрле бәрелешләрен чагылдырган макетлар күргәзмәсе булса, икенчесе - "Чемоданда музей" проекты. Сугыш еларыннан калган эспонатлар, әби-бабаларының шәхси әйберләре белән тулган иде чемоданнар. Һәр сыйныф бик теләп, зурдан кубып әзерләнгән, эчтәлекле чыгышлар, башка укучылар алдында иркен тотулары - шул турыда сөйли. Күргәзмәне барлык укучылар да, укытучылар да тамаша кылды, тарих белән якыннанрак танышты, хәтирәләрне барлады.
-
БӨЕК ЖИҢҮ КАЙТАВАЗЫ 05.05.2023
Бүген "Бөек Жиңү кайтавазы" дип исемләнгән бәйрәм-концерты урамда үтте. Чараны укучыларыбызның жыр-биюләре, күңелгә үтеп керә торган шигырьләре бизәде. "Смотр строя и песни" бәйгесендә жиңү яулаган сыйныфлар чыгышы, мәйданга кызыл байрак кадаган хәрби машина белән керү аерым ихътибарга лаек иде. Бәйрәм бер тында узды, ахырдан һәр укучы машина янында сурәткә төшәргә ашыкты.
Илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын! Без хәтерләгәндә батырларыбызның даны әле яшәр! -
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУУЫНА 137 ЕЛ! 26.04.2023
Шул уңайдан гимназиябездә төрле чаралар үтте. Фатиха FM радиосы аша Габдулла Тукайның тууына 137 ел икәнне искә алдык. Рәсемнәр күргәзмәсендә аеручы башлангыч сыйныфлар теләп катнашты. Чара дәресләрдән сон Шигырь бәйрәме белән дәвам итте.
Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә!
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә! -
Психология атналыгы 25.04.2023
Психология атналыгы кысаларында белем бирү процессында катнашучылар үзләренең шәхси иҗади сәләтләрен, үз-үзләренә ярдәм итү һәм психологик сәламәтлекне саклау күнекмәләрен үзләштерделәр. Жаваплылыкны үз өстеңә алу, мөстәкыйльлекне үстерү һәм күрсәтү юнәлешендә дә эш алып барылды. «Эмоцияләр белән ничек дуслашырга?», «Бергә булырга», «Үзебез белән идарә итәргә өйрәнәбез» дигән темага класс сәгатьләре, мастер-класслар, релакс-дәресләр үткәрелде.
В рамках Недели психологии участники образовательного процесса получили возможность развивать и проявлять свои индивидуальные творческие способности, инициативу и самостоятельность в освоении навыком самопомощи и сохранения психологического здоровья. Были проведены классные часы, мастер-классы, релакс-занятия : «Как подружиться с эмоциями?», «Быть вместе», «Учимся управлять собой».
-
Бездә кунак бар 20.04.2023
Семинар кысаларында гимназиябездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары кунак булды. Алар башлангыч сыйныфларда ачык дәрес карадылар, музейларыбыз белән таныштылар һәм китапханәдә шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашуда булдылар. Очрашуның шагыйрәне гомер бәйрәменә туры килүе чараны тагын да ямьләндерде.
-
Ел укучысы - 2023 19.04.2023
Бүген «Ел укучысы - 2023» бәйгесенең шәһәр этабы узды. Безнең Камилә «Ел ачышы» юнәлешендә җиңүче булды. Котлыйбыз, Камилә, алга таба да уңышлар телибез!
-
"Галәмгә бер адым" космонавтлар көне 12.04.2023
1961 елның 12 апрелендә Совет космонавты Юрий Гагарин Восток-1 космик корабында Байконур космодромыннан старт ала һәм дөньяда беренче тапкыр Җир планетасын орбиталь әйләнеп чыга. Җир тирәсендәге космик киңлектә очыш 108 минут дәвам итә. Аның төшү урынында Һарытау өлкәсендә Юрий Гагарин исемендәге космосны яулаучылар паркы булдырылган.
Шул уңадан гимназиябездә "Нур" балалар оешмасы активистлары башлангыч сыйныфлар өчен "Галәмгә бер адым" дигән квест үткәрде, чара саф һавада үзды һәм истә калырлык булды.
Рәсемнәр бәйгесенең күргәзмәсе белән беренче катта танышырга мөмкин иде.
-
Халыклар дуслыгы фестивале 07.04.2023
Без бүген милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек җепләрен ныгыттык. Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул!
"Халыклар дуслыгы" фестивале гимназиябездә VII тапкыр үткәрелә. Һәр сыйныф фестивальга иҗади якын килеп әзерләнгән. Һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, милли ризыклары - бар да исәпкә алынган. Һәр милләт вәкиле безне үзенең җыр-моңнары, дәртле биюләре белән сөендерде.
Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска, хөрмәт итәргә һәм төрле милләт кешеләре – барыбыз да тыныч, ямьле Татарстаныбызда дус-тату яшәргә тиеш!
-
Мәктәп яны "Кояшкай" лагеры тәмам 01.04.2023
Бүгенге көн һәрвакыттагыча иртәнге зарядкадан башланып китте. Программаның төрле чараларга бай булуы, һәр минутның файдалы һәм мавыктыргыч үтүе кызларга бик ошый. Аеручы да "Лагерь гүзәле" бәйгесенә яратып әзерләнделәр. Бәйге бик матур узды, бүләкләү, кызларыбызга төрле исемнәр бирү белән тәмамланды, ябылу тантанасында да балалар төрле бүләкләр, күчтәнәчләр, истәлеккә фото белән кайтып киттеләр.
Сегодня в пришкольном лагере " Кояшкай " были организованы мероприятия:
Закрытие пришкольного лагеря " Кояшкай". В актовом зале гимназии было мероприятие "Мисс Лагерь-2023".