Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Соңгы кыңгырау - 2022! 24.05.2022
Бүген гимназиядә 11 сыйныф укучыларының Соңгы кыңгырау бәйрәме узды! Бәйрәм тантанасы күңелле тәбрикләүләр, җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле гимназия ишегалдында егетләр белән вальс бию белән тәмамланды. Уңышлы ак юллар сезгә, кадерле укучылар! Бәйрәм белән!
-
Гимназия йолдызлар кабызды! 20.05.2022
20 майда төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңү яулаган иң яхшы укучыларны бүләкләү тантанасы узды! Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чарада Туфан Миңнуллин премиясенең 9 иясе, елның иң яхшы класслары һәм иң күп макулатура җыйган укучылар ачыкланды! Котлыйбыз, гимназистлар! Һәр көнегез җиңү булсын!
20 мая в актовом зале гимназии состоялось торжественное награждение лучших учениц гимназии - победителей предметных олимпиад, конференций, различных конкурсов и соревнований! Учащиеся получили дипломы и памятные подарки. На церемонии награждения стали известны имена обладателей премий Туфана Миннуллина, лучшие классы в номинации "Лучший класс года", гимназистки, собравшие макулатуру! Поздравляем, гимназистки! Пусть каждый ваш день будет Победой!
-
"Нур" командасы Пионерия Фестиваленда катнашты! 18.05.2022
18 майда "Елга арьягы" Үзәгендә Пионериягә 100 ел тулуга багышланган Фестиваль узды! Биредә укучылар чемодандагы Пионерия музеен тәкъдир итте, актлар залында узган күркәм бәйрәм тантанасында катнашты! Кензина Сәлимә белән Шәфигуллина Айгөл Пионериягә багышланган видеороликлар бәйгесендә 3 урынга лаек булды. Тәбриклибез!
-
9 нчы сыйныфларның Соңгы кыңгырау кичәсе узды! 17.05.2022
Бүген 40 тугызынчы сыйныф укучысына Соңгы кыңгырау яңгырады! Бәйрәмне гимназия укытучылары, әти-әниләр тамаша кылды. Чара җыр-бию, көтелмәгән пародияләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды! Укучыларга имтиханнарда уңышлар телибез! Бәйрәм белән!
-
Гимназиядә "Хәтер" хәрби-патриотик бәйрәме узды! 13.05.2022
13 майда гимназия спортзалында беренче тапкыр "Хәтер" хәрби-патриотик бәйрәме узды! Чара программасында 5-7 сыйныф укучыларының хәрби маршировкасы, мастер-класслар, "Музей в чемодане", хәрби макетлар күргәзмәсе, күңелле бәйрәм концерты, игелек ярминкәсе, сугыш еллары истәлеге буларак хәрби машинаны тәкъдир итү оештырылды! Әлеге бәйрәм Гимназиябез гаиләсенә куәт өстәде! Ура!
-
Волейбол командасы - шәһәр туры призеры! 12.05.2022
Сөенче! Гимназия тарихында беренче тапкыр гимназиянең волейбол командасы шәһәр турында 3 урын яулады! Котлыйбыз! Бары АЛГА!
Команда гимназии по волеболу заняла 3 место на городском этапе соревнований! Поздравляем! Только ВПЕРЁД!
-
"Шаги Победы"-"Җиңү адымнары" - 2022! 06.05.2022
В спортзале гимназии состоялся ежегодный конкурс песни и строя "Шаги Победы", посвященный 77-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне! Участниками конкурса стали учащиеся 5-8 классов! Результаты конкурса: 1 место - 6 А, 7 Б, 2 место - 6 Б, 7 А, 3 место - 5 А, 5 Б классы! Поздравляем! Котлыйбыз!
-
"Фатиха Аитова остаханәсе" эшли башлады! 05.05.2022
Бүген гимназия музейларында оештырылучы икенче өрь-яңа "Фатиха Аитова остаханәсе" проекты төшерелде! Әлеге чараның беренче кунагы - галимә, тарих фәннәре кандидаты, гимназиядә Фатиха Аитова музеена нигез салучы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова булды. Укучылар галимә белән әңгәмә корды, кызыксындырган сорауларга җавап алды. Башлаган эшебез дәвамлы булсын!
-
"Хәтер" декадасы дәвам итә! 04.05.2022
4 майда гимназиянең Актлар залында башлангыч сыйныфларның Бөек Җиңүгә багышланган хәрби-патриотик кичәсе узды! Укучыларның чыгышы патриотик җырлар, нәфис сүз, сәхнә бизәлешләре белән үрелеп барды. Гимназиядә бәйрәм рухы! Һәр катны рәсем, открыткалар, макетлар күргәзмәсе, фотозоналар бизәп тора! 6 майда 5-8 сыйныфларның "Җиңү адымнары" хәрби җыр һәм маршировка бәйгесе көтелә. Уңышлар!
-
Эшлекле май көтелә! 03.05.2022
3 майдан гимназиядә май аена эшлекле программа игълан ителде! Укучыларны маршировка һәм хәрби җырлар, открытка, рәсем ясау бәйгеләре, гимназия ишегалдында беренче тапкыр узачак "Хәтер" хәрби-патриотик бәйрәме, күңелле сәяхәтләр, "Гимназия йолдызлар кабыза" уку алдынгыларын бүләкләү тантанасы, чыгарылыш сыйныфларның "Соңгы кыңгырау" бәйрәме һ.б. мавыктыргыч чаралар көтә! Эшлекле май хәрәкәттә узсын! Бергә булыйк!