Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
БИЮФЕСТ - 2021! 27.04.2021
Бүген гимназия тарихында беренче мәртәбә Бию Фестивале гөрләде! Әлеге чара 29 мартта узачак Бөтендөнья Бию көненә багышлана! "Биюфест - 2021" проекты авторы һәм оештыручысы - "Энҗекәй" бию ансамбле җитәкчесе, күренекле хореограф Биктаһиров Илдус Исмәгыйль улы! "Энҗекәй"гә матур биюләр һәм яңа җиңүләр телибез! Уңышлар!
-
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген! 26.04.2021
Бүген гимназиядә Г.Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган чаралар узды! 7 А, 10 сыйныфлар Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Гимназия командасы "Татар Дозор" квест-уенында 3 урын яулады! "А.Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгында" республика бәйгесенең нәтиҗәләре килде: Таҗиева Нәргизә (1 А), Мәхмүтова Камилә, Номанжанова Робиябану (3 Б), Низамутдинова Лина (8 А) - 3 дәрәҗә лауреат! Афәрин! Тукай бәйрәме белән, дуслар!
-
Музейлар комплексы гидлары кунаклар кабул итте! 23.04.2021
Бүген гимназиягә "Күпмилләтле Казан" мәктәп музейлары бәйгесенең жюри әгъзалары - күренекле музей белгечләре килде. Гимназиянең музей төркеме гидлары кунакларга Милли мәгариф, Фатиха Аитова музейлары, Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы", ТАССРның 100 еллыгына багышланган Халык мәгарифе залы буенча эчтәлекле экскурсия сөйләде. Бәйге комиссиясе гимназиянең музей эшчәнлегенә югары бәя бирде. 4 майда укучыларыбыз музейлар бәйгесенең шәһәр турында катнашачак! Уңышлар!
-
"НУР" командасы - "TATAR DOZOR"да! 19.04.2021
17 апрельдә Казан үзәгендә күркәм хәрәкәткә әверелгән "Татар Дозор" квест-уены оештырылды! Әлеге чара 13 нче тапкыр уздырылды! Уенда 24 команда, 150 укучы катнашты! Безнең "Нур" командасы 6 сәгать дәвамында 26 ноктадан үзенчәлекле "квест-кросс" хәрефләрен эзләде. Иҗади биремдә кызлар экология темасына видеоязма әзерләде. Туган телле булыйк!
-
БЕЛЕМ ЯРМИНКӘСЕ "ЯЗ"! 17.04.2021
17 апрельдә гимназиядә укучыларның ел саен көтеп ала торган масштаблы чарасы БЕЛЕМ ЯРМИНКӘСЕ гөрләде! 100% гыйлем эстәү, яңадан-яңа остаханәләр, укытучылар, укучылар, әти-әниләр өчен иҗади мохит - һәммәсе дә әлеге проектның һәр ел камилләшә баруын, актуальлеген, мөһимлеген бәян итә! Гимназия гаиләсенә яңа иҗади үрләр!
17 апреля в гимназии состоялось ежегодное масштабное мероприятие ЯРМАРКА ЗНАНИЙ! "ЯЗ" - это 100 % получение знаний, новые мастер-классы, творческая атмосфера для учителей, учащихся и родителей! Новых творческих высот!
-
Алга! Җиңүгә! 13.04.2021
Бүген гимназиядә "АЛГА!" строй һәм җыр бәйгесе узды! Әлеге чара Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланды! Нәтиҗәләр билгеле!
1 урын - 6 Б, 8 Б
2 урын - 6 А, 7 А
3 урын - 5 А, 5 Б, 7 Б, 8 А
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга! Яңа җиңүләргә, кызлар!
-
Ел укучысы - 2021! Ученик года - 2021! 08.04.2021
8 апрельдә "Елга аръягы" балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә мәктәп укучыларының мәртәбәле "Ел укучысы - 2021" шәһәр бәйгесе узды! Биредә гимназиянең 4 Б сыйныфы укучысы Зилә Зарипова "Художественная виртузность" номинациясе җиңүчесе булды! Зиләне һәм укытучысы Шагиәхмәтова Минзилә Ниязовнаны тәбрик итәбез! Яңа җиңүләр!
8 апреля в ЦДОД "Заречье" состоялся городской конкурс "Ученик года - 2021"! Ученица 4 Б класса Зиля Зарипова стала победителем в номинации "Художественная виртуозность"! Поздравляем Зилю и педагога Шагиахметову Минзилю Ниязовну! Вы - лучшие! Новых Побед!
-
Ел укучысы - 2021! Район туры! 07.04.2021
Ниһаять, бәйге нәтиҗәләре билгеле! "Ел укучысы - 2021" бәйгесенең район турында 4 Б сыйныфы укучысы Зарипова Зилә - 1 урын, 9 А сыйныфы укучысы Хәбибуллина Зилә 2 урын яуладылар! Афәрин, кызлар! Бары АЛГА!
Известны результаты районного тура городского конкурса "Ученик года - 2021": ученица 4 Б класса Зарипова Зиля - 1 место, ученица 9 А класса Зиля Хабибуллина - 2 место! Вы - молодцы! Только ВПЕРЕД!
-
"Сәйяр"дә - ГРАН-ПРИ! 06.04.2021
5 апрельдә гимназиянең "Хәят" театр студиясе Кариев театрында узган "Сәйяр" мәктәп театр коллективлары фестиваленда инде 2 нче мәртәбә ГРАН-ПРИ яулады! Кызларны һәм студия җитәкчесе Алмаз Сабирҗановны котлыйбыз! Яңа җиңүләр өстәлсен!
-
Бадминтонда - беренче! 06.04.2021
Гимназиянең бадминтон командасы районда беренче урын яулап, шәһәр этабына чыкты! Команданы һәм физик тәрбия укытучылары И.Р.Мәһдиев белән А.А.Каюмовны җиңүләре белән тәбрик итәбез! Яңа уңышлар сезгә!