Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 449 учащихся |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
ЯҢА ҖИҢҮЛӘР! 17.02.2022
Фәнис Яруллин иҗатына багышланган II республика фәнни-гамәли конференциясендә гимназиябез укытучылары һәм укучылары актив катнашты. Туган тел укытучылары Насыйбуллина Гөлнур Зәкәриевна, Сәмитова Альмира Миңнуровна укучылары - Ашит Диләрә (5 А), Саттарова Әминә (4 А), башлангыч сыйныфлар укытучысы Миңнехуҗина Рәсимә Мидхәтовна югары нәтиҗәләргә ирешеп, лауреат булдылар! Котлыйбыз! Яңа җиңүләр!
-
"Туфан мәктәбе" тапшыруының икенче чыгарылышы дөнья күрәчәк! 15.02.2022
Бүген гимназиядә ике танылган шәхес - фронтовик-шагыйрь Муса Җәлилгә һәм татар моңы легендасы Илһам Шакировка багышланган туган тел дәресләре, сыйныф сәгатьләре узды! Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы"нда "Туфан мәктәбе" проектының икенче чыгарылышы төшерелде. Чакырылган кунак - Туфан аганың кызы Әлфия Туфановна Миңнуллина-Юнысова. Бик тиздән тапшыру гимназиянең Инстаграм аккаунтында дөнья күрәчәк! Безнең дулкында булыгыз!
-
Республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле! 02.02.2022
Республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары билгеле! Алар - 8 укучы: төрек теле - Калафат Йалын Су, Йылдырым Зәйнәп, Сиври Элиф, Байрашева Азиза; гарәп теле - Джебрил Ранья; Татарстан тарихы - Фролова Мәрьям, Исламова Дилбәр; татар теле - Сәләхиева Диләрә. Афәрин, кызлар! Укучыларыбызга һәм укытучылар Акташ Хусейин бейга, Ямбулатова Алсу Әнвәровнага, Вәлиева Мәйсәрә Насртдиновнага яңа уңышлар телибез!
-
"Блокада икмәге" - "Блокадный хлеб" акциясе узды! 27.01.2022
Гимназия укучылары "Блокада икмәге" бөтенроссия акциясенә кушылды! Бүген сыйныф сәгатьләре Ленинград блокадасы истәлекләренә багышланды. Белик! Хәтерлик!
-
Без Яңа елга әзер! Мы готовы к Новому году! 25.12.2021
Гимназиядә Яңа ел кәефе: һәр этажда бәйрәм символы - чыршылар белән бизәлгән гаҗәеп фотозоналар урын алды! Киләчәк ел бары уңышлар гына китерсен! Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар! Могҗизаларга ышаныйк!
-
Казанда "Без - 41 нче ел балалары" фильмын тәкъдир иттеләр! 24.12.2021
Бүген Казанның "Мир" кинотеатрында Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә нигезләнеп төшерелгән "Без - 41 нче ел балалары" фильмын иҗат төркеменә - фильмда катнашучыларга күрсәттеләр. Әлеге тарихи чарада гимназиябезнең 10 сыйныф укучысы, фильмда Зөлхия ролен башкарган Эльза Кәримова да катнашты! Яңа рольләр сиңа, Эльза!
-
"Көз сылуы Сөмбелә" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр! 23.12.2021
23 декабрьдә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә "Көз сылуы Сөмбелә" шәһәр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр! Биредә гимназиянең 5 А сыйныфы укучысы Алисә Гыйльметдинова "Тырыш кыз" номинациясе җиңүчесе булды! Котлыйбыз! Бәйгенең төп оештыручысы - "Ак калфак" оешмасының Казан бүлеген әйдәп баручыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Кабат очрашканга кадәр!
-
Кышкы "Игелекле Казан" - зимняя "Добрая Казань"! 23.12.2021
Бүген гимназиядә 1-11 сыйныф укучылары катнашында "Игелекле Казан" хәйрия ярминкәсе узды! Игелекле чарадан кергән матди ярдәм (якынча 18 000 сум) гимназиябезнең инвалид укучыларына Яңа ел бүләкләре алуга тотылачак. Игелекне бергәләп өләшик!
-
"Казан сандугачы"нда - "Ак калфак" ансамбле! 23.12.2021
Гимназиянең "Ак калфак" ансамбле "Казан сандугачы" шәһәр бәйгесендә 1 дәрәҗә лауреат булды! Кызларны һәм җитәкчеләре Л.Д. Хәбибуллинаны яңа җиңүләре белән тәбриклибез! Бары АЛГА!
-
Бүген Театр була! Тра-та-та! Тра-та-та! 22.12.2021
1906 елның 22 декабренда Казанда беренче рәсми татар спектакле куелган, татар театрына нигез салынган. Бүген гимназиябезнең "Хәят" театр студиясе кызларына "Шәрык клубы" мультимедиа комплексында татар театрының 115 еллыгына багышланган гаҗәеп чарада катнашырга насыйп булды! Мавыктыргыч экскурсиядән соң, беренче татар драматургы Габдрахман Ильясиның "Бичара кыз" спектаклен тамаша кылдык! Чор үзенчәлеге, кызлар ролен егетләр, егетләрнекен кызлар башкаруы да көтелмәгәнчә кызык, җиңел кабул ителде. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән 25 минутлык тарихи спектакльне күрми калмагыз, дуслар! Бәйрәмең белән, ТАТАР ТЕАТРЫ!